Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Фаҗига урыныннан качкан

Узган якшәмбедә "Алексеевск-Биләр" автоюлының 32нче километрында үлем белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы булды. Тәүлекнең караңгы вакыты булуга карамастан, фаҗига урынында кара төстәге "иномарка"ның йөри торган юлдан барган ир-атны бәрдерүен күрүчеләр була. Машина йөртүче вакыйга урыныннан кача, ә 38 яшьлек Зур Полянка авылы кешесе алган җәрәхәтләрдән Алексеевск районы хастаханәсендә вафат була. Хәзерге...

Узган якшәмбедә "Алексеевск-Биләр" автоюлының 32нче километрында үлем белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы булды.

Тәүлекнең караңгы вакыты булуга карамастан, фаҗига урынында кара төстәге "иномарка"ның йөри торган юлдан барган ир-атны бәрдерүен күрүчеләр була. Машина йөртүче вакыйга урыныннан кача, ә 38 яшьлек Зур Полянка авылы кешесе алган җәрәхәтләрдән Алексеевск районы хастаханәсендә вафат була.
Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары алып баралар. Юл-транспорт фаҗигасе булган участокта алар алгы бампер фрагментларын һәм "Киа Спортейдж" автомобиленнән арткы көзгене табып алалар. Ә һәлак булучының җәрәхәтләре җәяүлене бәрдергән машина югары тизлектә барганлыкны күрсәтә. Юл хәрәкәте инспекторлары качкан машина йөртүчене эзләүдә шаһитларның ярдәменә ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев