Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Казанда яшәүче бер ханым мошенникларга миллион сумнан артык акча күчергән

Акылсызлык өчен җәза

Өч сәгать эчендә миллион

 

Казанда яшәүче бер ханым мошенникларга миллион сумнан артык акча күчергән. Җинаятьче өч сәгать дәвамында зыян күрүче белән элемтәдә тора һәм башка килгән шалтыратуларга җавап бирергә комачаулый. Хокук сакчыларга гариза белән җирле 35 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Ханым бер банкның тавыш ярдәмчесе шалтыратуын һәм аның исәп-хисап счеты белән мошенник гамәлләре башкарылуын хәбәр итте. Соңрак шул ук номердан янә шалтыраталар. Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган таныш булмаган кеше әлеге ханымга кредит рәсмиләштерелүе турында хәбәр итә. Акчалар мошенниклар файдалана торган башка исәп-хисап счетына күчмәсен өчен кредитны мөмкин кадәр тизрәк яңадан рәсмиләштерергә кирәк булуы турында әйтә. Зыян күрүче шалтыратучыга ышанмый. Ул чакта мошенник үз мәгълүматларын бирә һәм банкның куркынычсызлык хезмәтенә шалтыратырга киңәш итә, анда аның банк хезмәткәре булуын раслаячаклар ди. Соңрак ханымга үзен куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата һәм әлеге мәгълүматлары булган хезмәткәр эшләвен раслый. Җинаятьче ханымны бер миллион сумнан артык суммага кредит рәсмиләштерергә күндерә. Ул өч сәгать дәвамында зыян күрүче белән элемтәдә тора һәм башка килгән шалтыратуларга җавап бирергә комачаулый. Кредитны каплау өчен һәр акча күчергән саен мошенник төрле карта реквизитларын әйтә. Зыян күрүче берничә операция башкарып, мошенникка миллион сумнан артык акча күчерә. Соңрак, алданганын аңлап, ул полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция бүлегендә җинаять кылган затларны ачыклау максатыннан тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Җинаятьчеләрнең корбанына әверелмәс өчен таныш булмаган затлардан килгән барлык мәгълүматны да тикшерегез; таныш булмаган кешеләргә үз банк карталарыгыз һәм счетларыгыз турындагы мәгълүматны хәбәр итмәгез; уяу булыгыз һәм мошенникларның хәйләсенә ышанмагыз; мошенникларны тыңлап, билгесез счетларга акча күчермәгез.

Әгәр сез мошенникларның корбанына әверелсәгез, кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары аша хәбәр итегез.

 

Түлә яки утыр

 

Районыбызда яшәүче 29 яшьлек ханым алимент түләмәгән өчен 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Алексеевск районы прокуратурасы җирле 29 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны җинаять кылуда – балаларны карауга акча түләмәгән өчен гаепле дип тапкан. Ана кеше тиешле түләүләрне 2018 елның гыйнварыннан 2019 елның июленә кадәр түләмәве ачыкланган. Алиментлар буенча гомуми бурыч 210 мең сумнан артып киткән. Шул ук вакытта хөкем ителүче элек шул ук маддә буенча административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. Әмма ул үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган. Суд җәза итеп аны 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X