Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Коррупциягә каршы комиссия

8 февральдән 12 февральгә кадәр Алексеевск муниципаль районында районның муниципаль берәмлекләренә федераль һәм республика законнарында каралган коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруда практик ярдәм күрсәтү өчен коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшләячәк.

Комиссия составына Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык департаменты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һ. б. керә.

Комиссия вәкилләре комплекслы чаралар планы нигезендә муниципаль сатуларның ничек оештырылуын, бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәргә карый торган муниципаль килешүләрнең төгәллеген һәм вакытында башкарылуын, җирле үзидарә органнары коллективлары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, эчке мохитне, җитәкчеләрнең һәм җитәкче вазыйфасына килергә тиешле затларның эшлекле сыйфатларын, торак-коммуналь хуҗалык тармагында законнарның үтәлешен, "Балалар бакчасына юллама алуга электрон чират" муниципаль хезмәтенең торышын һәм регламентның үтәлешен һ.б.ларны өйрәнәчәк.

Республика эксперт төркеменең комиссия эше кысаларында 2016 елның 8 февралендә иртәнге 10 да башкарма комитет бинасында (Алексеевск штб., Совет мәйданы, 1) коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Воропаева Татьяна Васильевна кабул итәчәк. Контакт телефоны (кабул үтү бүлмәсе) +7(843)267-64-61.

Моннан тыш, 2016 елның 11 февралендә көндезге сәгать 3 тә комиссия әгъзалары эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һәм коррупциягә каршы көрәш буенча ТР Президенты каршындагы совет әгъзасы Мария Горшунова Алексеевск районы муниципаль берәмлекләре территориясендә эшләүче эшмәкәрләр белән очрашачак. Бизнесның муниципаль башкарма хакимияте белән үзара мөнәсәбәтләре, бизнесны үстерүдәге проблемалар, Алексеевск муниципаль районында эшмәкәрлеккә киртәләр, шул исәптән административ киртәләрнең булуы очрашуның төп мәсьәләләре булачак. Очрашу Алексеевск аграр колледжында (Алексеевск штб., Северная урамы, 8нче йорт) узачак.

Бу елның 1 февраленнән "В Контакте" "Поборы в школах и детсадах, НОВОСТИ ШКОЛ" (https://docs.google.com/forms/d/1Wc1TnzkWMowwiR3аоDDOWDbsINyL4S1uBanjHCzgLE/viewform; эл. почта: matveeva-kazan@mail.ru http://my.mail.ru/mail/matveeva-kazan/) төркеме администраторлары Алексеевск районында мәгариф өлкәсендә законнарны бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәкләр. Барлык мөрәҗәгатьләр күчмә эш кысаларында каралачак.

Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең күчмә эше нәтиҗәләре коррупциягә каршы көрәшү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында тикшереләчәк.

Татарстан Республикасы Алексеевск районында коррупциягә каршы эшләр мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел. 903 341 02 31.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев