Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Коррупциягә каршы көрәш

Иң мөһиме - күрү, бетерү һәм без ришвәтчелек дип карамый торган ришвәтчелек күренешләренә юл куймау. Дәүләт органнары җитәкчеләре, район һәм шәһәр башлыклары өчен район Советының утырышлар залында узган шимбәдә видеоконференция режимында узган республика семинарында нәкъ менә шул максат күздә тотылды.

Лектор булып семинарга Россия Юстиция министрлыгы каршындагы фәнни хокукый мәгълүмат үзәгенең фән һәм укыту эше буенча директор урынбасары, профессор Виктор Астанин чакырылган иде.

Виктор Викторович үзенең чыгышында аудиториянең игътибарын кайбер җитәкчеләрнең төрле җинаятьләр кылып һәм тәртип бозып, аларны коррупция дип кабул итмәүләренә юнәлдерде. Ул җәмгыятькә куркыныч әлеге күренешләр турында сөйләүче байтак кына мисаллар китерде. Мәсәлән, күп акча түләнә торган эшкә якын туганыңны кабул итү; шикле әйберләр сатып алу, сатып алу барышында "кирәксез" тәэмин итүчеләр махсус күтәрелгән таләпләр аркасында автоматик рәвештә уеннан чыгарылалар, ә товарлар белән тәэмин итү яки эшләрне башкару хокукын оештыру өчен файдалы партнер ала; контрольлек итүче оешма җитәкчесенең нинди дә булса предприятиене тикшерүдән, аны үзенең улы җитәкләгәнлектән, баш тартуы, җитәкче кешенең шәхси кызыксынучанлык күрсәтүе яки файда алу белән бәйләнгән күп кенә башка шундый очраклар. Коррупциядән тыш, дәүләт һәм муниципаль заказларны урнаштырганда һәм мәнфәгатьләрнең бәхәсләрен җайга салганда, агарту һәм шул ук вакытта хокукый характердагы укыту барышында бүләк итү, бүләк алмашу темасы һәм хакимият вәкилләренең милек яки милек булмаган байлыкларны алу өчен эш урыннарындагы вәкаләтләреннән аңлы рәвештә файдалану белән бәйләнгән күп кенә мәсьәләләр дә тикшерелде.

- Шушы коррупция күренешләренең күбесенә коррупциягә каршы тыюлар турында махсус белемнәрнең булмавы аркасында юл куела, - дип сүзен тәмамлады Виктор Астанин һәм җитәкчеләрнең, шулай ук аларны алмаштыручы кешеләрнең коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә киң мәгълүматлы кеше булырга тиешлекләренә басым ясады.

Семинар тәмамланганнан соң районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе профилактик максатларда район үзәге һәм авыл җирлекләрендәге оешмаларга, учреждениеләргә һәм предприятиеләргә лекция материалы өләшергә карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев