Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Коррупциягә каршы сәясәт

2007 елда районда коррупциягә каршы комиссия төзелде. Бүген без укучыларыбыз игътибарына 2011 елда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру чаралары турында хисап тәкъдим итәбез. Былтыр коррупция юнәлешендәге җинаятьләрнең ачылмавын билгеләп үтү куанычлы. Ләкин комиссия әгъзалары үзләренең нәтиҗәләре белән генә чикләнмәделәр һәм җәмәгатьчелек фикерен сорашып белү максатында район сайтына анкета урнаштырдылар, аның...

2007 елда районда коррупциягә каршы комиссия төзелде. Бүген без укучыларыбыз игътибарына 2011 елда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру чаралары турында хисап тәкъдим итәбез.

Былтыр коррупция юнәлешендәге җинаятьләрнең ачылмавын билгеләп үтү куанычлы. Ләкин комиссия әгъзалары үзләренең нәтиҗәләре белән генә чикләнмәделәр һәм җәмәгатьчелек фикерен сорашып белү максатында район сайтына анкета урнаштырдылар, аның сорауларына теләге булган бөтен кеше җавап бирә алды. Шул ук максатта район кешеләреннән социаль сораштыру үткәрелде.
Прокуратура мәгълүматлары буенча 2011 елда милициянең "Кама" контроль пункты инспекторларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрнең ришвәт бирергә маташулары турында гаепләү нәтиҗәсе белән 4 җинаять эше теркәлде, кузгатылды һәм судка җибәрелде.
Ел дәвамында комиссия утырышларында бюджет учреждениеләрендә сатып алуларны оештыру өлкәсендә коррупциягә каршы эш; товарлар белән тәэмин итүгә заказлар урнаштыру, эшләр башкару, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен хезмәтләр күрсәтү турындагы мәсьәләләр каралды. ТР Контроль-хисап палатасының тикшерү нәтиҗәләре буенча былтыр килешүләрне бозу теркәлмәде.
2011 елда коррупция факторларын киметү һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый яктан регламентлаштыру өчен 93 хокук акты эшләнде һәм расланды. Болар-район Советы карарлары, муниципалитет башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе карарлары, күрсәтмәләре: "Район мәҗбүри медицина иминиятенең муниципаль норматив хокук актлары һәм муниципаль норматив хокук актлары проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибе турында" район башлыгы карары, "Коррупция мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре өчен" махсус хәбәрдарлык әрҗәләре турында" башкарма комитет җитәкчесе карары; "2012-2014 елларга Комплекслы коррупциягә каршы программаны раслау турында" Совет карары һ.б.лар. 2009-2011 елларга 47 программа чараларының 45е үтәлде. Күп функцияле үзәк ачу белән бәйләнгән башка ике чара 2012 елга күчерелде.
Бәйсез экспертиза үткәрү максатында былтыр район сайтына 73 норматив-хокук акты урнаштырылды. Моннан тыш, 562 акт ведомство экспертизасы узды, шулай ук коррупция фактлары ачыкланмады. Шул ук вакытта башкарма комитет җитәкчесенең 58 карарына (алар белән административ нормативлар расланды) район прокуратурасы тарафыннан протест белдерелде. Протестларны карау нәтиҗәләрен исәпкә алып, "Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы РФ Федераль законына каршы килүче административ регламентлар нормаларына тиешле үзгәрешләр кертелде.
Коррупциягә каршы эш белем бирү учреждениеләрендә дә максатка ярашлы алып барыла. Шул максатта мәктәпләрдә "Закон һәм без", "Коррупция һәм коррупциягә каршы" мәгълүмати стендлар бизәлде. Мәктәп хезмәткәрләре белән Россиядә һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы стратегия темасына производство киңәшмәләре, шулай ук "Хокук тәрбиясе: уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек бердәмлеге", "Коррупциягә каршы Россия законнары" семинарлары үткәрелде.
Ел дәвамында "Ришвәт бирергә кирәкме?", "Хокук һәм закон", "Намус һәм вөҗдан кушканча яшәргә" һ.б. темаларга сыйныф сәгатьләре, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар, ә аның кысаларында мәктәп укучылары арасында "Илнең киләчәге-минем кулларда" исемле республика иншалар конкурсы оештырылды. Бер үк вакытта "Гражданнарның хәзерге хакимияткә ышанулары турында", "Мин коррупция турында нәрсә беләм?" сораулары буенча югары сыйныф укучыларының анкеталары үткәрелде. "Нәрсә ул әхлак-хокук мәдәнияте?" темасына әңгәмәләр, "Тәртипле кеше булу җиңелме?", " Коррупция кешеләрнең кайсы якларына тәэсир итә?" дигән түгәрәк өстәлләр, "Коррупциягә каршы көрәшергә кирәкме?", "Ышанам-ышанмыйм" дебатлары, "Намуслы яшәргә кирәк" дигән плакатлар конкурслары да балалар һәм өлкәннәр өчен эзсез генә узмагандыр.
Җәмәгатьчелекне активлаштыру, урын алып торучы тискәре күренешләргә халыкта коррупциягә каршы мөнәсәбәт формалаштыру, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында халыкка хәбәр итүне тәэмин итү өчен район газетасы белән хезмәттәшлек җайга салынды. Район Советы һәм башкарма комитеты юристы өстәмә рәвештә гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Район сайтында "Прокуратура хәбәр итә" бүлегендә аңлату материаллары, аеруча актуаль дәүләт (муниципаль) функцияләре һәм хезмәтләре буенча сорауларга җаваплар урнаштырылды. Район үзәге урамнарына "Коррупциягә-көрәш!", "Мин коррупциягә каршы!" дип язылган баннерлар куелды.
Районның 12 муниципаль хезмәткәренә прокуратурадан язма мәгълүмат керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү өчен сәбәп булып торды. Районның 70 муниципаль хезмәткәрен эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча 1 тикшерү үткәрелде, аның барышында 3 муниципаль хезмәткәрнең эшмәкәрлек эшчәнлегендә катнашуы беленде. 15 муниципаль хезмәткәргә керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр хакындагы мәгълүматларның дөреслеге һәм тулылыгы турындагы таләпләрне үтәмәүләре өчен шелтәләр ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев