Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Кредитларга үз-үзеңә тыю кую: яклаумы, әллә киртәме?

Елдан-ел мошенниклар акча урлауның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба.

Җинаятьчеләр корбанына төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге кешеләр әверелә. 

Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә телефон һәм интернет мошенниклары гамәлләреннән зыян күргән гражданнардан атна саен диярлек гаризалар кереп тора.

Саклану чарала-рының берсе булып кредитлар һәм займнар рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю кую тора. Аның ничек эшләвен, нинди өстенлекләре булуын һәм нинди үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәклеген карап чыгыйк.

Үз-үзеңә тыю кую – ул гражданин тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөс-тәкыйль рәвештә урнаштырыла торган ирекле чикләү. Шуннан соң банклар һәм микрофинанс оешмалары кредит тарихында мондый тыю булуын тикшерергә тиеш. Әгәр тыю гамәлдә булса, яңа куллану кредиты яки займ рәсмиләштерү мөмкин булмаячак. Бу тыюны урнаштырган кешенең үзенә дә, урланган мәгълүматлар ярдәмендә акча алырга омтылучы мошенникларга да кагыла.

Үз-үзеңә тыю куюның төп өстенлеге ачык: ул кеше белмичә генә кредит рәсмиләштерү куркынычын сизелерлек киметә. Җинаятьчеләр шәхси мәгълүматларга ия булсалар да, банк гамәлдәге чикләүне күрәчәк һәм акча бирүдән баш тартачак. Шуңа күрә белгечләр үз-үзеңә тыю куюны кредит мошенниклыгыннан саклануның иң нәтиҗәле чара-ларының берсе дип атый.

Шулай да кайбер уңайсызлыклар да бар. Әгәр кешегә көтмәгәндә кредит кирәк булса, аны шунда ук рәсмиләштереп булмаячак. Башта урнаштырылган тыюны бетерергә, аннары кредит тарихлары бюросында мәгълүматлар яңартылуын көтәргә кирәк булачак. Моңа билгеле бер вакыт кирәк, шуңа күрә кредит алырга ниятләүчеләргә чикләүне алдан гамәлдән чыгару турында кайгыртырга киңәш ителә.

Моннан тыш, үз-үзеңә тыюны бетерү процедурасы аны урнаштыруга караганда катлаулырак. Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирү өчен электрон имза кирәк булачак. Гаризаны «Госключ» кушымтасы ярдәмендә имзалап була. Аны куллану өчен Дәүләт хезмәтләрендә расланган шәхси кабинет булырга тиеш. Кайбер очракларда имза рәсмиләштерү өчен шәхесне раслау, шул исәптән биометрик мәгълүматлар кулланып та, таләп ителергә мөмкин.

Әгәр электрон имзаны мөстә-кыйль рәвештә рәсмиләш-тереп булмый икән, альтернатив вариант бар – паспорт белән күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итеп, шунда гариза тапшырырга мөмкин.

Тагын бер мөһим үзенчәлекне истә тотарга кирәк. Үз-үзеңә тыюны гамәлдән чыгару турында гариза биргәннән соң да кредитны шунда ук рәсмиләштереп булмый. Законда «суыну чоры» дип аталган вакыт каралган. Ул кешегә займның кирәклеген тыныч кына бәяләргә мөмкинлек бирә һәм мошенниклар басымыннан саклый. Кредит тарихындагы мәгълүматлар яңартылганнан соң гына банклар яңа кредит гаризасын карый алачак. (Россия Үзәк банкы).

Шулай итеп, кредитларга үз-үзеңә тыю куюны барлык проблемаларны хәл итә торган универсаль чара дип атап булмый. Әмма заем акчаларын сирәк кулланучы һәм үзен мошенниклардан өстәмә рәвештә сакларга теләгән гражданнар өчен бу чара җинаятьчеләр юлында ышанычлы киртә була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев