Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Легаль булмаган алкогольне сата алмадылар

Районыбызның полиция хезмәткәрләре "Казан-Оренбург" автоюлында "ГАЗ-322132-224" маркалы автомобильне туктатып, анда Казахстан Республикасында җитештерелгән тиешле үрнәктәге маркасы булмаган "Кристалл" аракысын таптылар.

Шул рәвешчә, 89,5 литр легаль булмаган алкоголь продукциясе алынды. Хәзерге вакытта ялган аракы ташыган өчен Казахстан кешесенә карата Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре административ хокук бозулар турында беркетмә төзеделәр. Эш материаллары ведомстволар буенча баштан Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәреләчәк, ә аннары судка тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев