Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!

Республикада чираттагы "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе башланды, ул ел саен Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү идарәсе тарафыннан 2007 елдан алып үткәрелә.

Бу елның азагына кадәр Татарстан кешеләреннән наркополицийскийларның адресына гына түгел, ә бәлки төбәк министрлыклары һәм ведомстволары белгечләренекенә дә телефоннан шалтыратулар кабул ителәчәк. Шул рәвешчә, бердәм "ышаныч телефоны" номерын (8(843)273-43-45) җыеп, Яшьләр эшләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыклары белгечләренә мөрәҗәгать итәргә (бушлай һәм аноним) мөмкин. Моннан тыш, татарстанлыларга наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау, тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләренә кагылып, дини һәм коммерциянеке булмаган җәмәгать оешмалары белән аралашу мөмкинлеге бирелде. Акция кысаларында шулай ук наркотикка бәйле җинаятьләр һәм наркотик матдәләр кулланучылар турында да хәбәр итәргә мөмкин. "Ышаныч телефоны"ннан тыш, хәбәрләрне Идарәнең Интернет-кабул итү бүлмәсендә ведомствоның (http://ufskn.tatar.ru) сайтында да калдырырга була. Җентекле мәгълүмат Идарәнең (http//ufskn.tatarstan.ru/rus/index.htm/ news/279531.htm) сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев