Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мәктәптә – сыйныф сәгате

Бистәнең 3 нче мәктәбенең 8Б сыйныфында "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" исемле сыйныф сәгате булып узды. Әлеге чарага кунак булып ЮХИДИ хезмәткәре Рөстәм Хөсәенов килде.

Рөстәм Җәүдәт улы, физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Нәфис Фәйзуллин безгә сөйләгәнчә, балалар белән төнлә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең күз күреме зонасы, кичләрен җәяүлеләргә яктылык чагылдыручы элементлары булган ачык төстәге киемнәр кияргә кирәклеге турында сөйләшкән.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре шулай ук укучыларга кечкенә балалар махсус тотып тору җайланмалары булган кәнәфиләргә, ягъни балалар кәнәфиләренә генә утыртып йөртелергә тиешлекләре турында да сөйләгән. Күз алдына китерерлек булсын өчен, катнашучылары юл-транспорт фаҗигаләре вакытында каешларын каптырган һәм каптырмаган авария нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде. Сыйныф сәгате азагында балалар Рөстәм Җәүдәт улына сораулар бирделәр, ә ул аларга тулы җаваплар бирергә тырышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев