Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Паспортлар алдылар

Узган җомгада районның 20 укучысы үзләренең беренче паспортларын алдылар.

Балаларга мөһим документларын тапшыру тантаналы шартларда полициянең җирле бүлегенең киңәшмәләр залында узды. Аларны әлеге истәлекле даталары белән Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль пункты начальнигы Светлана Скворцова, шулай ук чакырылган кунаклар: ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ривкат Сөләйманов һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Владимир Иванов котлады. Котлаулардан тыш, малайлар һәм кызлар адресына күп кенә үгет-нәсихәт сүзләре әйтелде. Ә бу көн озак хәтердә калсын өчен балалар тагын район хакимиятеннән истәлекле бүләкләр дә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев