Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Полиция Кыш Бабае

2011 елның 20 декабреннән 2012 елның 14 гыйнварына кадәр тулаем республикада һәм өлешчә безнең районда "Полиция Кыш Бабае" исемле акция үтә. Акция балигъ булмаганнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча нәтиҗәле эшне оештыру, имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга ярдәм итү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм полициянең участок уполномоченныйларының...

2011 елның 20 декабреннән 2012 елның 14 гыйнварына кадәр тулаем республикада һәм өлешчә безнең районда "Полиция Кыш Бабае" исемле акция үтә.

Акция балигъ булмаганнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча нәтиҗәле эшне оештыру, имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга ярдәм итү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм полициянең участок уполномоченныйларының абруен күтәрү максатыннан үткәрелә.
Бу көннәрдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләдә һәм "Кайгырту" приютында тәрбияләнүчеләр өчен киемнәр, уенчыклар җыю оештырылды. Участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хезмәткәрләре имин булмаган гаиләләргә баралар, ата-аналар һәм нәни хокук бозучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, алар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышалар. Полиция Кыш Бабае һәм Кар Кызының приют балаларына Яңа ел бүләкләре, азык-төлек пакетлары һәм эчке эшләр органнары коллективы җыйган киемнәрне тапшыруы бик күңелле мизгел булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев