Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Шипларсыз ышаныч юк

Юл инспекциясе хезмәткәрләре автомобильләрнең техник торышын тикшерү эшен көчәйтәчәкләр. Аерым игътибар шиннарның хәленә юнәлтеләчәк.

Редакциягә Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлекчәсе начальнигы Илфат Җаббаров сөйләгәнчә, көпчәкле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында техник регламент нигезендә җиңел автомобильнең кышкы шиннары протекторының биеклеге кимендә 4 мм тәшкил итәргә тиеш. Аның уңайлы тирәнлеге - 8 мм. Аны 6 мм га кадәр киметкәндә машинаның тормоз юлы - 20 процентка, 4 мм га кадәр киметкәндә - 1,5 тапкыр, протекторның тирәнлеге 2 мм га кадәр булганда 70 процентка арта. Шиплы һәм шипсыз шиннарны бер үк вакытта кую бөтенләй дә тыела - бу машина йөртүченең үз-үзен тотышына автомобильнең көтелмәгән реакциясенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый бозулары булган автомобильләрне файдалануны тыярга һәм машина йөртүчегә 500 сум штраф салып җәза бирергә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев