Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Теркәлмәгән җир берәмлекләре кадастр исәбеннән төшерелә!

Йорт-җир, аларны рәсмиләштерү һәм теркәтү-гаять катлаулы эш. Бу өлкәдәге иң мөһим саналган сорауларны Федераль бюджет оешмасының Татарстан Республикасы буенча "Кадастр палатасы" директор урынбасары Алинә Камартдиновага юлладык. -Башта ачыклап узыйк әле, хезмәтегез нидән гыйбарәт? -Йорт-җирләрен теркәтергә теләүчеләрдән гаризалар алып, документларын туплыйбыз. Болардан тыш, җирне кадастр исәбенә кую, аңа үзгәрешләр кертү, йорт...

Йорт-җир, аларны рәсмиләштерү һәм теркәтү-гаять катлаулы эш. Бу өлкәдәге иң мөһим саналган сорауларны Федераль бюджет оешмасының Татарстан Республикасы буенча "Кадастр палатасы" директор урынбасары Алинә Камартдиновага юлладык.

-Башта ачыклап узыйк әле, хезмәтегез нидән гыйбарәт?
-Йорт-җирләрен теркәтергә теләүчеләрдән гаризалар алып, документларын туплыйбыз. Болардан тыш, җирне кадастр исәбенә кую, аңа үзгәрешләр кертү, йорт һәм җиргә кагылышлы мәгълүматлар бирү өлкәсендә гаризалар кабул итәбез.
-Хәзер йортны да сездә теркәп була диләр?
-Әйе, 2011 елның 3 июленнән безнең оешма Росреестр белән параллель рәвештә күчемсез милеккә дә хокук теркәүгә гаризалар кабул итә.
-Җирне кадастр исәбенә кую өчен нишләргә?
-Кадастр исәбенә кую гаризасы, "Межевой план" һәм хокукларны дәлилләүче документлар белән кадастр палатасына мөрәҗәгать итү кирәк. Межевой планны кадастр инженерлары әзерлиләр.
Игътибар итәргә кирәк, 2007 елның 24 июлендә кабул ителгән "Дәүләт күчемсез милек кадастры турындагы" Федераль закон буенча 221-ФЗ санлы 2008 елның 1 мартыннан соң кадастр исәбенә куелган һәм шуннан соң ике ел эчендә хокуклары яки арендасын теркәүче оешма-Росреестрда теркәлмәгән җир берәмлекләре кадастр исәбеннән төшерелә. Димәк, өр-яңадан кадастр исәбенә кую кирәк булачак.
-Гаризаларны ничә көн эчендә карыйсыз?
-Кадастр исәбенә кую һәм кадастрдагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү гаризалары 20 эш көнендә карала, йорт-җир турында мәгълүмат 5 эш көне эчендә бирелә.
-Әгәр дә кеше Алексеевск районында яшәп, аның башка районда җире булса, шул җирне кадастр исәбенә ничек куярга?
-Бу очракта да сез Алексеевск районы кадастр палатасына мөрәҗәгать итә аласыз. Йорт-җир буенча барлык мәгълүматларны, шул исәптән ул башка районда булса да, Алексеевск районы кадастр палатасында алып була.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Халыкта йорт-җир белән бәйле сораулар бик күп. Укучыларны кызыксындырган сорауларны туплап, кабат сезгә мөрәҗәгать итәрбез.
ТРның Алексеевск районы буенча Федераль бюджет учреждениесе "Кадастр палатасы" бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев