Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Торак” операциясе старт алды

Район территориясендә янгын куркынычы яшәп килү аркасында янгыннарны булдырмау операциясе үткәрелә.

Шул уңайдан барлык район җитәкчеләренә, дип хәбәр ителә күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән, кешеләрне көнкүрештә һәм эш урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәүгә чакырырга кирәк. Шәһәр һәм авыл башкарма комитетлары җитәкчеләренә торак фондта һәм торак пунктларда янгыннарны булдырмауны күздә тотучы тиешле норматив актлар кабул итәргә, ялгыз карт гражданнарның, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрнең яшәү урыннарын, притоннарны контрольгә алырга, кешеләрне янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтергә, мичләрне һәм электр үткәргечләрне ремонтлау буенча аз тәэмин ителгән гражданнарга ярдәм күрсәтергә кирәк. Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге начальнигына полициянең участок вәкилләренең операциядә катнашуын тәэмин итәргә, халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләргә һәм социаль яктан җайлашмаган гражданнарның, исерткеч эчемлекләр һәм наркотик чараларны артык кулланучы кешеләрнең яшәү урыннарын тикшерүне оештырырга. Янгын часте начальнигы эшләүчеләр составын һәм аерым постларны янгыннарны булдырмас өчен эшкә җигәргә тиеш. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигына ялгыз карт гражданнарга хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән белешмәлекләр таратуда эшләвен тәэмин итәргә. "Чистопольгаз" файдалану-җитештерү идарәсенең Алексеевск газдан файдалану станциясе начальнигына газ приборларын тикшерү эшен оештырырга, Идарәче компания җитәкчесенә һәм торак милекчеләре ширкәте рәисләренә күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләрнең гомуми җыелышларында капиталь һәм агымдагы ремонт кысаларында янгынга каршы чараларны үтәүгә өстәмә акча җыю мәсьәләсен карарга.
Янгыннарның 90 процентка якынының кеше гаебе белән: төзек булмаган газ плитәләреннән файдаланудан, ташлап калдырылган тәмәке төпчегеннән, юри ут төртүдән һәм башкалардан килеп чыгуы ачыкланды. Шуңа күрә янгыннарны булдырмау кагыйдәләрен белү, кешеләрнең дөрес эш итүе янгынны кисәтергә яки ул килеп чыккан очракта югалтуларны шактый киметергә мөмкин булуын исәпкә алу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев