Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тормыш хакына тикшерүләр

Беренче яртыеллык дәвамында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары шәһәр һәм авыл җирлекләре объектларында һәм кешеләр күп була торган территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларның ничек бетерелүен тикшерделәр.

Барлыгы шундый сигез тикшерү үткәрелде. Чара барышында аерым игътибар тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итүнең булуына һәм төзеклегенә бирелде, су алу шартлары, биналарга, корылмаларга һәм янгын гидрантларына килү-китү юлларының карап тотылышы, шулай ук кешеләргә гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү буенча чаралар тикшерелде. Моннан тыш, электр үткәргечләрнең һәм кабельләрнең торышы, гомуми файдалану территорияләренең беренче янгын сүндерү чаралары һәм янгын сүндерү кирәк-яраклары белән җиһазланышы, автомат янгын сүндерү җайланмалары, сигнализацияләр, кешеләргә янгын турында хәбәр итү системалары карап чыгылды.


Мәсәлән, 2013 елда Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә күп кенә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозулар ачыкланды. Мәктәп директорына аларны билгеле бер вакыт дәвамында бетерү турында күрсәтмә бирелде.


- Быел тикшерүләр вакытында, - дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге сорау алучысы Садиг Алескеров, - хәзер күрсәтмә нигезендә мәктәп бинасының яшеннән саклануы, автомат сигнализациянең эшләве турындагы сигналның радиоканал буенча үзәк элемтә узелына чыгарылуы, янгынга каршы эчке суүткәргеч янгын краннарының һәм тышкы янгын гидрантларының ремонтланулары һәм төзек хәлдә торулары билгеле булды. Хәзер сәнгать мәктәбе бинасы тиешле таләпләргә һәм янгын куркынычсызлыгы нормаларына җавап бирә, дип ышанып әйтергә була.


Игътибар:
Бозулар ачыкланган барлык тикшерелә торган объектлар җитәкчеләренә кисәтүләр ясалды һәм аларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде. Кайбер очракларда штрафлар салынды.


Күп кенә җитәкчеләр, күрсәтмәләрдән риза булмыйча, судка шикаять бирделәр, ләкин суд органнары күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре эшенең законлы булуын расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев