Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ут бөтен нәрсәне юк итәргә мөмкин

Районда "Торак-2014" янгын-профилактик операциясе дәвам итә.

Операция барышында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре 582 шәхси йортка керделәр, шуларның 72сендә - күп балалы гаилә, 52сендә - ялгыз карт гражданнар һәм 82сендә имин булмаган гражданнар яши. 746 кешегә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктаж үткәрелде, көнкүрештә һәм эштә янгын куркынычсызлыгы чаралары белән 582 белешмәлек таратылды. Операция барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу фактлары ачыкланды, шуның нәтиҗәсендә административ беркетмәләр төзелде һәм бозучылар административ штрафка тартылды. Үткәрелгән анализ буенча, узган ел 26 процент янгын мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан. Шуңа күрә, Алексеевск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тикшерүчесе Садиг Алескеров билгеләп үткәнчә, җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне, казаннарны, башка җылыту приборларын һәм системаларын тикшерергә, кирәк булса ремонтларга кирәк. Беркайчан да янып торган мичләрне караучысыз калдырмаска, аларны күмер, кокс яки газ белән якмаска, кабызу өчен бензин, керосин, дизель ягулыгы, башка җиңел кабынып китүчән яки яна торган сыеклыклар кулланмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев