Юлда сак булыгыз
Кеше һәм закон

Юлда сак булыгыз

Алексеевск районындагы ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Илнур Зиннәтуллин сүзләренә караганда, статистика буенча җәяүлеләрне таптату иң киң таралган юл-транспорт вакыйгаларыннан берсе булып тора. Яктырту элементлары бәладән сакланырга булышалар.

Үлем белән тәмамланучы таптатуларның төп өлеше төнге вакытка туры килә. Бу вакытта машина йөртүче юлга чыккан кешеләрне күрә алмый. Ә яктырту элементлары караңгы юлдан баручы җәяүлеләрне күрүне яхшырта һәм алар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре килеп чыгу куркынычын киметә.

Фараларның якындагы утларын кабызып барганда автомобиль йөртүче юлда җәяүлене 25-30 метр ераклыктан шәйләп ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргычны кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта.

Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: 2015 елның 1 июленнән юлны аркылы чыкканда һәм юл кырыеннан төнлә яки начар күренә торган урыннардан барганда җәяүлеләргә аларны булдырырга кирәк, ә авыллардан читтә алар үзләре белән ут кайтару элементларын булдырырга тиешләр.



Нет комментариев