Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Юлларда хәлләр

Бу елның беренче ике аенда Татарстанда 55 юл-транспорт фаҗигасе булды, шуларда 1 бала һәлак булды, 63есе төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. Фаҗигаләрнең сәбәпләре булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу тора: авыр метеорологик шартларда куркынычсыз тизлеген арттыру һәм балаларны тоту җайланмасыннан башка йөртү. Менә мартта Казан-Оренбург автоюлының 146нчы километрында "Деу Нексия"...

Бу елның беренче ике аенда Татарстанда 55 юл-транспорт фаҗигасе булды, шуларда 1 бала һәлак булды, 63есе төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды.

Фаҗигаләрнең сәбәпләре булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу тора: авыр метеорологик шартларда куркынычсыз тизлеген арттыру һәм балаларны тоту җайланмасыннан башка йөртү. Менә мартта Казан-Оренбург автоюлының 146нчы километрында "Деу Нексия" көчле кар яуганда, каршы якка чыгып, автобус белән бәрелешә. Бәрелешү нәтиҗәсендә фаҗига урынында җиңел машинадагы сигез яшьлек малай һәлак була, ә автобус шоферы һәм ике пассажир-сигез һәм тугыз яшьлек балалар җәрәхәт ала. Берничә сәгатьтән соң, Азнакай-Актүбә автоюлының беренче километрында фаҗига була, балаларны тоту җайланмасы белән җиһазландырылмаган "ВАЗ-2109", тизлекне арттырып, машина белән идарә итүне югалта һәм "Киа" автомобиле белән бәрелешә. "Тугызлы" пассажиры, унбер яшьлек малай алган җәрәхәтләрдән "Ашыгыч ярдәм" машинасында һәлак була, ә машина йөртүче һәм сигез яшьлек кыз Алексеевск үзәк район хастаханәсенә китерелә.
Әлеге очраклар бердәнбер түгел, машина йөртүчеләр исләрендә тотсыннар иде, сәгатенә 50 километр тизлек белән барган машина бәрелгәндә пассажирның авырлыгы 30 тапкыр арта. Шулай булгач, 10 килограммлы баланың авырлыгы бәрелгәндә 300 килограммга җитә. Юл-транспорт фаҗигасе вакытында зурлар баланы үзләренең гәүдәләре белән кысалар, һәм бала һәлак була. Шуңа күрә 12 яшькә кадәрге баланы транспорт чарасында тоту җайланмасыннан башка йөртү (РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты) тыела. Бу кагыйдә бозылган очракта 500 сум күләмендә штраф каралган.
Тик кеше гомере бәяләп бетергесез, шуңа да Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне куркынычсызлыкка бик җитди карарга чакыра, бигрәк тә сүз үз балаларыгыз турында барганда.

Илфат ҖАББАРОВ, Алексеевск ЮХИДИ идарәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев