Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Законсыз ау өчен – җинаять җаваплылыгы

Законсыз ау өчен район прокуратурасы район кешесе Н.Герасимовка карата судка җинаять эше юллады. Узган елның декабрендә әлеге ир-ат кар автомобилендә Горка урманы тирәсендә табыш үзләштерә. Өч куянны атып, ул имин генә өенә әйләнеп кайтырга уйлый, тик урманнарны карап йөргән аучы А. Белов тарафыннан тоткарлана. Закон көченә кергән дәүләт гаепләнүчесе таләбе...

Законсыз ау өчен район прокуратурасы район кешесе Н.Герасимовка карата судка җинаять эше юллады.

Узган елның декабрендә әлеге ир-ат кар автомобилендә Горка урманы тирәсендә табыш үзләштерә. Өч куянны атып, ул имин генә өенә әйләнеп кайтырга уйлый, тик урманнарны карап йөргән аучы А. Белов тарафыннан тоткарлана. Закон көченә кергән дәүләт гаепләнүчесе таләбе буенча Н. Герасимов законсыз аучылыкта гаепле, дип табыла. Ул ТР аучылык фондына 17550 сумлык зыян китергән. Аңа 5000 сум күләмендә штраф билгеләнгән. Моннан тыш, гаепләнүчедән китерелгән зыян түләттереләчәк.
Браконьерлык фактларын булдырмау максатыннан аучылар урманнарны даими тикшереп тора. РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсе нигезендә законсыз аучылык өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев