Заря
  • Рус Тат
  • Актаныш сылуы

    Актаныш районының күз явын алырлык табигате - чылтырап аккан тау чишмәләре, сер-тылсым тулы куе урманнары уртасында урнашкан Байсар авылында туа Фирдания ханым Шәйхетдинова.

    Балачак хыялы

    Балачакта табибә булырга хыяллана. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлый һәм Казан дәүләт медицина институтына юл тота. Анда керә алмагач, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына керергә була. Анда укыганда үзенең булачак ире Фәретдин белән танышып, укып бетергәч, өйләнешәләр һәм районыбызның Кече Кызылъяр авылына эшкә кайталар.
    Бер-бер артлы ике кызлары һәм бер уллары дөньяга килә. Балалары үзләренә шатлык кына китерә торган бик акыллы булып үсәләр. Әти-әниләренең барлык өй эшләрендә булышалар, компьютер, телевизор каршында утырып, вакытларын заяга сарыф итмиләр.

    Бәхете ташып тора Фирдания ханымның. Ире Фәретдин әфәнде дә бик акыллы, аның өчен җан атардай, гаилә, балалар дип яши торган кеше булып чыга. "Мин кечкенә вакытымда ук Аллаһы Тәгаләдән миңа яхшы бәндә насыйп ит, дип сорый идем. Әти-әни гел авырды. Кайгылы чагымда да, шатлыклы вакытымда да ирем минем ышанычлы, игелекле таянычым булды. Авырлыкларны, тормыш сынауларын аның белән бергә җиңеп чыга бардык. Аллаһыма яхшы ир, шәфкатьле балалар биргәне өчен рәхмәтем чиксез, мине ишетте ул", - ди Фирдания ханым.

    Кече Кызылъярда уналты ел математика укыта. Искиткеч зирәк, тирән белемле, көчле укытучы, мәктәптә бердәнбер яхшы математик була ул. Гомердә дә балаларга тавышын күтәреп дәшми. Балалар да аңа шуның белән үк җавап кайтаралар. Алар аны шулкадәр яраталар, тыңлыйлар, дәресләрендә чебен очкан тавыш та ишетелми торган була. Алар ире белән дә шулкадәр пар килгәннәр, аларның үзара мөнәсәбәтенә укытучылар да, авыл халкы да соклана, алардан үрнәк ала. Ни дисәң дә, авылда укытучылар күз өстендәге каш кебек бит, аларның абруе зур, аларны хөрмәт итәләр. Эшенә дә зур җаваплылык белән карый ул. Аның тырышлыгын күреп, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен район мәгариф бүлеге аны Мактау грамоталары белән бүләкли. Ләкин гаилә хәлләре буенча аңа мәктәптән китәргә туры килә, һәм ул авыл клубына мөдирә итеп билгеләнә.

    Яңа эш

    Клубта да җиң сызганып эшкә керешә. Башкача булдыра да алмый. Ул эшләгән вакытта Кече Кызылъяр авылы клубы "Җиңү салюты" республика халык иҗаты фестивале дипломанты була, "Җиңү салюты" сценарийларының район конкурсында Мактау грамотасы һәм төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнә. Клуб эшен җанландырып җибәрә, авылга ямь кертә. Клубта төрле чаралар оештыра. Биредә унике ел эшли. Авырып китүе сәбәпле, аңа яраткан эшеннән китәргә туры килә.

    Гөл-чәчәкләр, бакча эшләрен, табигатьне ярата

    Фирдания ханым бакчада эшләргә бик ярата. Аның бакчасы җәй көннәрендә гөлбакчага әйләнә. Эшен җиренә җиткереп, булсын дип башкара. Нинди генә сортлы помидорлар, кыярлар үстерми ул. Алардан төрле салатлар, маринадланган кыяр-помидорлар, әллә нәрсәләр ясый. Яшелчәләрне, җиләк-җимешне туңдырып та саклый.

    Аның бакчасы чисталыгы, матурлыгы белән күпләрнекеннән аерылып тора. Аннан килеп, табигатьне бик ярата. Табигатькә чыгып, төрле дару үләннәре җыя, аларны киптереп, һәр төрен аерып, аларны кирәк вакытта куллана ала. Халык медицинасы өлкәсендә кешеләргә киңәшләр дә бирә. Бик күп мәгълүматлар туплый.

    Өй тутырып гөлләр үстерә. Алар арасында ниндиләре генә юк. Хәтта лимон белән имбир да бар аларда.

    - Аның чисталыгы, пөхтәлеге турында сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Өенә килеп керсәң, бөтен җире балкып, ялт итеп тора. Савыт-сабаны да ул үзенә бертөрле итеп юа, - диләр аның белән аралашучылар.

    Шул уңган-булганлыгын балаларында да тәрбияләгән ул. Кызлары Лилия әти-әнисе юлын сайлаган, Кече Кызылъяр мәктәбендә укыта, Илназ КАИны яхшы билгеләренә тәмамлап, Казанда - инженер, Ләйсән Казанда банк өлкәсендә эшли. Ике оныклары да дәү әти белән дәү әнигә шатлык-сөенеч кенә китерә. "Мин бик бәхетле ир хатыны, әни һәм дәү әни, - ди Фирдания ханым, - ышанычлы терәгем - ирем, тәртипле балаларым һәм оныкларым бар. Бәхетле булу өчен кешегә тагын ни кирәк? Бу Кызылъяр авылында ничек тора аласыз сез? дип сораучыларга, өемдә яхшы булгач, миңа кайда торсам да барыбер, дип җавап бирәм".

    Фирдания ханым турында кайбер фикерләрне тыңлап карыйк әле:

    Алексеевск мәдәният йорты методисты Рәфидә Гатина:
    - Аның турында шуны әйтәсем килә: ул мөдирә булып килгәнче Кече Кызылъяр клубында бернинди дә тәртип юк иде, ул килеп, бөтен яктан тәртип урнаштырды.Ул эшләгән чорда кешеләр чараларга йөри, һәр бәйрәмдә, Яңа елмы ул, 8нче Мартмы яки башкасымы, концертлар куела, ветераннарны хөрмәтләп кичәләр оештырыла иде. Аннан соң клуб эше бит ул чаралар үткәрүдән генә тормый, кәгазь эшләре дә күп аның. Шул ук планнар язу, дөрес итеп тутырып хисап бирү, сценарийлар язу һ.б.лар да клуб эшенең бер кисәге булып торалар. Фирданиянең уңышлары да, бәлки, шуннан башланган булгандыр: ул клубта иң беренче язу-сызу эшләрен җайга салды, бизәү эшләрен дә башкарып чыкты. Шулай итеп, эшен тулыландырганнан-тулыландыра, камилләштергәннән-камилләштерә барды. Ул чакларда мәдәният хезмәткәрләренең слетлары үткәрелә иде, аларда һәрдаим катнашып, алдынгы урыннарга чыгып, дипломнар алды, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әле хәзер дә хәтерлим: алар барлык чараларда да беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулап килделәр. Ни кызганыч, ул китте, клуб эше дә яңадан сүнде (ә хәзер анда бер кыз эшли, болай тырыша кебек. Алдагысы нәрсә күрсәтер). Ләкин без аны онытмыйбыз, аны гел искә алып торабыз. Ул эшләгән дәвердә менә шушылай иде дә, хәзер менә болай, дип чагыштырабыз. Ул эшен, кешеләр белән эшләргә ярата иде. Вазыйфасына бик җаваплы карады, аны җиренә җиткереп башкарды. Бик таләпчән, тырыш иде. Эштән китте, китәргә аңа нәрсә комачаулагандыр - монысы безгә билгеле түгел. Без әле һаман да аны юксынабыз һәм юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Балалары, оныклары сөендереп торсын һәм авылларда Фирдания ханым кебек кешеләр күбрәк булсын иде, дигән теләктә калабыз.

    Килендәше Галия апа Шәйхетдинова:
    - Табигать аңа матурлыкны өеп биргән: куе кара чәч, чем-кара күзләр, мөлаем елмаю. Аңа караган саен карыйсы килә. Беренче мәртәбә Фирдания миңа шундый булып кайнанам әни белән Актанышка кыз күрергә баргач күренде. Аннан соң танышулар, кыз сораулар, туйлар... Татар халкының өстенлеге шунда: кияүгә бер тапкыр һәм гомерлеккә чыгарга кирәк, дип әйтәләр. Мин, Фәретдин энебез - хатыннан, Фирдания сеңелебез ирдән уңды, дип уйлыйм. Шулай булмаса, гомердә бер-берсен күрмәгән, бер-берсе белән шундый еракта яшәгән ике яшь йөрәк очрашыр идеме икән? Фирдания бөтен эшкә дә өлгерә. Гомер иткән җиренең таләпләре буенча яшәргә дә, аны яхшыртырга да тырыша. Абзарлары тулы терлек, ишегалларындагы яшел чирәмне тутырып кар-үрдәк, тавык-чебеш, яшелчә, өйтүр бакчасында күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләр, өендә, тәрәзә төбендә гөлләр үстерә. Фирдания килен дә бит әле. Үзенең 94 яшен тутырган каенанасына татлылардан-татлы, тәмлеләрдән-тәмле ризыклар пешереп ашата ул. "Әни" дип өзелеп торуы гына да аның характер үзенчәлеген күрсәтә. Алар гаиләләре белән көн дими, төн дими, яңгыр дими, саз дими, арыдым дими - елның теләсә кайсы фасылында, әни ярдәм сорап шалтыратуга, килеп җитәләр. Бу гаилә бик матур һәм бик бәхетле, дип саныйм мин. Ә инде бәхетнең иң олысы - күкрәгеңә кысып, газиз балаларыңны сөю. Алар өч бала үстерделәр. Сөйкемле, ягымлы хатын-кыз-ана буларак та башкаларга үрнәк ул. Кызы Лилиянең дә Айнур, Илдар исемле ике улы бар. Димәк ки, Фирдания бәхетле ана, бәхетле ир хатыны гына түгел, бәхетле дәү әни дә. Туганнарны үзенекеләргә һәм иренекеләргә бүлми - барысын да бер күрә. Бөтенесен ачык йөз белән каршы ала, үзе дә барып хәлләрен белә. Тормышта очраган авырлыкларны беркемгә дә белгертмәскә тырыша. Гаиләсендәге хәлләрне тышка чәчеп йөрми. Менә шундый ул минем килендәшем. Яшә, сеңелем, бәхетле бул, Ходай Тәгалә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, татулык бирсен. Юбилеең белән сине.

    * * *


    Котлауларга без дә кушылабыз һәм Фирдания ханымга исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: