Безнең белән хатын-кызлар дип санашып тормадылар, бездән теләсә кайсы солдаттан кебек таләп иттеләр. Аякларыбыз канга батканчы кырыла иде. Миңа аппендицит өянәге булды, операция ясарга кирәк иде, ләкин мин баш тарттым. Даими бомбага тотулар астында элемтәне ялгарга туры килә иде, тимерчыбыкларны җил очырып китмәсен өчен үлгән кешеләргә кыстырып куя идек.
Берзаман чолганышка эләктек, барысы да буталып бетте, безнекеләр кайда да, немецлар кайда икәнлеген дә аңларлык түгел иде. Ул чакта чолганыштан ничек чыктык икән – һаман да аңлый алмыйм: бомбага тотулар һәм шартлаулардан бөтен җир тетрәп торды. Ерак та түгел шартлаган бомбадан контузия алдым, Аллага шөкер, җиңелчә генә.
Анна Тимофеевна менә мондый эпизодны да искә төшерә:
– Сугышлар туктап торган аз гына арада мин медсанчасть урнашкан палаткага килдем. Шәфкать туташлары белән утырып сөйләшкәннән соң мин китеп бардым. Берничә минуттан палаткага медсанчастьнең начальнигы килгән.
Бераз гына ял итеп алырга патроннар тутырылган әрҗәгә утырган. Шул вакытта якында гына снаряд шартлаган, аның кыйпылчыгы палатканы тишеп узган һәм начальникны үтергән. Аллаһы Тәгалә мине бу юлы да үлемнән саклап калды.
Нет комментариев