Заря
  • Рус Тат
  • Авылдашларын кайгыртып

    21 апрельдә Россия шундый мөһим бәйрәмнәрнең берсе -Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә.

    Республика программаларын тормышка ашыру, ФАПлар, клублар төзү, биналарны ремонтлау, төзекләндерү эшләрен башкару -болар барысы да даими төстә авыл җирлекләре башлыклары контрольлегендә тора. Әлеге кешеләр үзләре өчен яшәмиләр, алар үзләренең якташлары, авылдашлары өчен яши.

    Алар үзләренең җирлекләрендә һәр гаиләне, аларның проблемаларын һәм сөенечләрен беләләр. Эш алар өчен эш түгел, ә тормышларының бер өлеше булып торуын үзләре дә сизми калалар.

    Чирек гасырын җирле үзидарә системасында эшләүгә багышлаган һәм хәзер инде элеккеге Сахаровка авыл җирлеге башлыгы Таисия Баһаветдиновага сүз бирик.

    Эшебез безнең бик авыр иде, тик шул ук вакытта кызык та. Бик дус, тату эшләдек без. Башка авыл җирлекләре башлыклары белән дә нык һәм җылы мөнәсәбәтләрдә идек. Үзара аңлашу һәм ярдәмләшү -безнең өчен гади сүз генә түгел. Без үзебез өчен яшәмәдек, кешеләр, авыл өчен яшәдек. Без белем бирү системасы белән дә, фельдшерлар һәм клуб хезмәткәрләре белән дә бергәләп эшләдек.

    Район җитәкчелеге белән дә уртак тел табып эшләдек, без һәрчак аларның ярдәм итүләренә ышана идек. Ничек инде Николай Чуринга, Галина Беловага, Александр Белкинга, Рәфкат Мифтаховка, Фоат Вәлиевка җылы сүзләр әйтмисең ди...

    Алар һәрчак һәм һәр нәрсәдә ярдәм итеп тордылар. Нинди генә мөрәҗәгатькә дә, ярдәм сорауга да югары җитәкчелек - Алексей Иванович Демидов, Владимир Константинович Козонков һәрчак уңай җавап бирә иде.

    Безнең урыныбыз сазлыклы, тик халык өчен асфальт та җәелде, урамнарга яктырткычлар да куелды.

    Халык та авыл җирлеге идарәсе белән тыгыз элемтәдә, дус эшләде. Шикаятьләр булмады, мәсьәләләрне урыннарда гына хәл итә идек. Минем хезмәт юлымда һәр көнне миңа гаиләм ярдәм итеп торды. Бу теләсә кайсы кеше өчен бик мөһим. Мөһим түгел, ул гади эшчеме, яки җитәкчеме.

    Хәзер мин өч яраткан оныгымның бәхетле дәү әнисе. Барысы да үз чираты белән бара. Җирле үзидарә системасында эшләү елларым - минем өчен иң нәтиҗәле еллар. Ул елларны мин сөенеп искә алам,- ди Таисия Николаевна. Авыл җирлекләре башлыкларының эшләре хәзер дә бик уңышлы.

    Үзарасалым акчаларын куллану мәсьәләләре хәл ителә, алар бөтенләе белән туган ягыбызны төзекләндерүгә тотыла, төзелеш программалары тормышка ашырыла, социаль эшләр оештырыла, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелә. Әлеге гадәти эш көннәреннән тыш - бер өем хисап эшләре, кайгырту, кайгырту, кайгыртулар...

    Көн саен килеп чыга торган проблемалар бар: бу суны туктатып торулар, өй алыннарындагы ябылмаган люклар, балалар мәйданчыклары булмау, урамнарда чүп өемнәре -болар барысы да көн саен килеп чыгып торган сораулар, алар барысы да җирле үзидарә дәрәҗәсендә хәл ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: