Заря
  • Рус Тат
  • Балаларының бәхете өчен яши ул

    Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кешеләр - әниләр. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып...

    Бүгенге язмабыз - Түбән Тигәнәле авылында гомер кичерүче, ире белән өч бала тәрбияләп үстереп, аларга тормышта үз урыннарын табарлык белем биргән, аларны тәртипле, шәфкатьле булырга өйрәткән Шакирова Асия Нурһада кызы турында булыр.
    15 гыйнварда Асия апага 80 яшь тулды. Әтисе - заманына күрә укымышлы кеше - мал табибы булып эшли. Әнисе, әтисенә пар, тиң булырлык Әминә Габделкадыйр кызы бик чиста-пөхтә, дини кеше була, биш вакыт намазын укып, бөтен дини йолаларны үтәп яши.
    Асия апага 12 яшь тулганда әтисе вафат була, әнисе биш бала - дүрт кыз һәм бер ул белән берүзе торып кала. Шамил исемле уллары биш яшендә авырып, бакыйлыкка күчә. Дүрт кыз гомерләре буена бер-берсенә ярдәмләшеп, туганлык җепләрен өзмичә, гел бергә, бердәм булып яши. Кызлар барысы да укып чыгып, төрле зур эшләрдә эшләде. Кайсы - кибет мөдире булып, кайсы - төзелеш оешмасында һәм башка өлкәләрдә хезмәт куйдылар.
    Бала чагы бик авыр була Асия апаның. Әтисез гаиләнең хәлен аңлыйсыз инде: бөтен ир-ат, хатын-кыз эше дә әниләре һәм кызлар җилкәсенә төшә. Урманга барып, утынын да кисәләр, гаиләнең туендыручысы - сыер да асрыйлар, шуңа күрә печәнен дә әзерләргә, колхоз йөген дә җигелеп тартырга туры килә аларга.
    - Минем яшүсмер чагым "1 нче Май" колхозының аякка басып кына килгән чагына туры килде. Колхозда карбызын да, кавынын да, алмагачларын да без үстердек. Карбыз белән кавын басуы су буенда гына урнашкан иде, без суны аннан көянтәләп ташыдык. Җилкәләребез авыртып бетә иде. Җәйләребез аларны эшкәртеп уза иде, - дип искә ала Асия апа ул михнәтле елларны.
    Үсеп җиткәч, Асия апа колхозда сыер савучы булып эшли башлый, ындыр табагында да эшли. Ул елларда һәр гаиләгә гектарлаган колхоз бәрәңгесен, чөгендерен бүлеп бирәләр иде, ул да балалары белән бәрәңгесен дә алды, чөгендерен дә эшкәртте.
    - Ул бәрәңгеләрне, чөгендерләрне тапшырганчы ноябрь айлары җитә иде. Әле хәзер дә хәтеремдә: чөгендерне кырда кар катыш яңгыр астында чистартып, яфракларын кисеп утыра идек, - ди Асия апа.
    1962 елда авылның типсә тимер өзәрдәй, чибәр, эшкә уңган, булдыклы егете Нургаяз Сәлимҗан улы белән гаилә корып җибәрәләр. Гаиләгә шатлык өстенә шатлык өстәп, өч балалары дөньяга килә.
    Ир белән хатын бер-берсен яратып, бер-берсен хөрмәт итеп, 49 ел гомер кичерәләр. Балалары тәртипле булып үсәләр, биш оныклары да инде кайсы укый, кайсы укып бетереп, тормышта һәркайсы әкренләп үз юлын таба бара.
    - Безнең гаиләдә ызгыш-талаш, тәмсез сүз әйтеп, бер-береңне рәнҗетү кебек нәрсә булмады, - дип сөйли улы Нияз. - Әни бик төгәл, гадел кеше, бала чакта безне кеше әйберенә кызыкмаска, тотынмаска, кешеләрне ихтирам итәргә өйрәтеп үстерде.
    Әгәр кичтән әнигә, мине иртәнге 5 тә уят, дип әйтсәм, ул нәкъ 5 тә уята иде. Элек без гаиләгә газета-журналларны күп яздырып ала идек. Әни аларны хәрефенә кадәр бик яратып укый иде. Алар үз гомерләрендә ике өй төзеп чыктылар. Йорт эшләрен гел икәү башкардылар.
    Әти баштан - бригадир, аннары пенсиягә чыкканчы агроном булып эшләде. Икесе дә уңган, йорт җанлы кеше иделәр. Әти исән чакта умарта тоттылар, йорт тутырып, сыер, үгезләр, сарыклар, кош-корт асрадылар. Балалар таралышып, урнашып беткәч, әтиебез кинәт кенә үлеп китте.
    Әни бу кайгыны бик авыр кичерде. Әнине ялгыз калдырмас өчен без аны үз яныбызга чакырып карадык, ләкин ул, төп нигезне калдырмыйм, әтиегезнең рухын рәнҗетмим, дип, безгә килүдән баш тартты. Бүген дә төп нигезне карап-саклап тота, балаларын, оныкларын каршы алып тора ул. Әлегә кадәр кәҗә, терлекләр тотып, мәш килеп йөри.
    Асия апа аш-суга бик оста, уңган, авызда эри торган тәмле пирогларын балалары кайткан җиргә дә, үзенә дә пешереп кенә тора. Аның тутырмасы һәрвакыт тутырган. Ипигә кадәр үзе сала, кибеттән сатып алмый. Ул күршеләре белән дә бик матур, тату яши. Бер-берсенә керешеп яки телефон аша хәбәрләшеп кенә торалар.
    Асия апа - Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши, биш вакыт намазын калдырмый, Коръән аятьләрен моңлы итеп укый. Балаларына бәхет, исән-сау йөрүләрен теләп, дога кыла.
    Шушы көннәрдә бөтен балалары, оныклары, туганнары бергә җыелып, әниләрен котларга кайтачаклар. Өй шатлыклы авазларга күмеләчәк. Асия апаны алар юбилее белән котлыйлар һәм исәнлек-саулык, бәхетле, бәрәкәтле озын гомер, беркайчан да картаймавын телиләр. Котлауларга без дә кушылабыз һәм мәкаләбезне балалары җибәргән шигъри юллар белән тәмамлыйбыз:
    Әниебез, син безнең өчен
    Бу дөньяда бер генә.
    Елмайганда йөзләреңнән
    Бар өйгә нур бөркелә.
    Иң кадерле кешебез син,
    Сөекле әниебез.
    Син булганга без бәхетле,
    Тыныч, рәхәт яшибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: