Заря
  • Рус Тат
  • Балтырган баса дөньяны

    Россия Федерациясенең күп төбәкләрен үз иткән балтырган (Борщевик Сосновского)Татарстанда да артканнан-арта.

    Урыны-урыны белән буе өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә күрергә була. Бигрәк тә Казан тирәсендәге ышыграк җирләрне үз итә ул. Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан тирәсендәге иңкүлек һәм инеш буйларында балтырган плантацияләре барлыкка килгән.

     

    Хәер, башкалага бара торган олы юл тирәләрендә дә, тимер юл буйларында да артканнан-арта бу әрсез үлән, дип аңлатты безгә Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр”ның Алексеевскидагы филиалы начальнигы Фәнис Хаматгалиев.

     

    Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен көт тә тор.

     

    Бу үләннең кеше организмына никадәрле куркыныч икәнен һәркем белә. Аңа кагылып кына үтү дә тәндә җәрәхәт барлыкка китерергә мөмкин. Кайчагында кычыткан чагуын хәтерләтүче балтырган агуы тәннең тырналган урынына эләксә, авыр җәрәхәткә әйләнергә дә мөмкин.

     

    Мондый вакытта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ел саен дистәләрчә кеше әлеге үләннән зур зыян күреп, хәтта хастаханәләрдә ятып чыга. Балтырган бигрәк тә балалар организмы өчен куркыныч.

     

    Бу афәт белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә икән. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта, диләр.

     

    Тармакланып үскән балтырган тамырларының берсен казып алсаң – икенчесе, анысын алсаң, өченчесе саклана, ди белгечләр. Бәлки шуңадыр, республика оешмалары бу четерекле эш муниципаль район дәрәҗәсендә башкарылырга тиеш, дип саный.

     

    Балтырганга каршы көрәш өчен чыгымнар шактый кирәк. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел бит. Кайчагында берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була, ди белгечләр.

     

    Язын җиргә иң беренчеләрдән булып шытып чыга ул. Яфракларына мөмкин кадәр яшьрәк чагында “Раундап”, “Торнадо” яки “Ураган” препаратлары сиптерергә кирәк. 4 литр суга 100 миллиграмм агу саласы. Оешып үсәргә яратучы үләннең һәр мәйданын аерым эшкәртү сорала. Әле бу очракта да ул тулысынча юкка чыкмаска мөмкин икән.

    Яфраклары яшь, сабагы ныгымаган чагында, биткә-кулга тимәсен өчен махсус кием киеп, балтырганны чабып алып та була. Бу очракта ул орлык бирә алмый калачак. Димәк, таралып китү мөмкинлеге кими. Тик шунысы бар: галимнәр бу үләннең элегрәк коелган орлыкларының тишелеп чыгу сәләте 12 елга сузыла, диләр.

     

    Теләсә нинди һава шартларына да бирешмәүчән, гаҗәеп зур массага ия мондый үсемлекнең илгә таралу тарихы да үзенчәлекле. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда хәле шактый авырайган терлекчелек тармагын күтәрү өчен уйлап чыгарылган ул. Ил җитәкчесе Иосиф Сталинның турыдан-туры катнашы булганга, балтырганны кайберәүләр “Сталин үче” дип тә йөртәләр икән.

     

    Баштагы чорда терлекчелектә файдасы да булмый калмагандыр. Ни генә дисәң дә, табигать шартларына бирешми бит. Азык массасы хәтта кукуруздан да артык. Тик әлеге үлән белән тукланган сыерның сөте әче була икән. Терлекнең тырналган яки сыдырылган җиренә эләгеп, тәнен җәрәхәтләве дә бар.

     

    Үсемлек тармагында эшләүче галимнәребез шундый талымсыз үләннең файдалы якларын арттырып, зыянын киметү турында киләчәктә ныклабрак уйланырлар әле. Ни дисәң дә, аксымнарга ифрат дәрәҗәдә бай, гектарыннан 2000 центнерга кадәр яшел масса бирә алган үсемлекне шулай җиңел генә исемлектән сызып ташлау бик үк дөрес булмас иде.

     

    Хәер, монысы – киләчәк эше. Бүген исә ап-ак кулчатыры белән ерактан балкып торучы балтырганның таралып китүенә киртә куясы бар. Учак яккан урында, гадәттә, берничә ел үлән үсми. Ә балтырган көл астыннан да 3-4 атна дигәндә төртеп чыга. Күпчелек үсемлекләргә ашламаны кирәгеннән артык сипсәң дә үлә, ә балтырган «эһ» тә итми. Аны хәтта сипкәч агачларны да корыта торган раундап дигән агу да алмый.

     

    Утыйм дисәң дә, чалгы белән чабыйм дисәң дә – куркыныч. Сабак сынганда чәчрәгән суы үзәкләргә үтеп әрни торган җәрәхәткә китерә. Балтырган суы чәчрәгән очракта, тәннең ул урынын кояшка күрсәтергә ярамый, берничә кат чүпрәк белән бәйләп куярга, йә ул җирне каплый торган кием кияргә кирәк. Балтырган суы кояш нурлары белән реакциягә кереп, тәндә кабырчыклар барлыкка килә.

     

    Ныклап торып тотынсаң, балтырган бирешми торган үсемлек түгел анысы. Ул орлыктан үрчи. Орлык чәчкәнче утап торсаң (көненә 9 см үскәнен исәпкә алсаң, аны җәй буена кимендә 6 тапкыр утарга кирәк икән) аннан котылып була, ди белгечләр.

     

    Аның өчен балтырганның 10 сантиметр тирәнлектә урнашкан тамырын казып алырга кирәк. Әнә Эстония, Польша һәм тагын кайбер илләрдә балтырганга каршы дәүләт күләмендә көрәш ачканнар. Аларда бу үсемлектән котылу өчен берничә миллион доллар акча бүлеп бирелгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: