Заря
  • Рус Тат
  • Батырлар эзеннән – Германиягә

    Фәрит Баттал - райондашларыбыз өчен билгеле шәхес. Танылган якташларыбыз Салих, Абдулла Батталларның ир туганы Фуат Батталов улы ул. Абдулла һәм аның яшерен оешма буенча көрәштәшләренең тоткынлык биографияләрендәге томанлы пәрдә артында калган өлешенә ачыклык кертергә омтылучы фидакарь кеше ул Фәрит. Быел июль аенда шул максат белән янә Германиягә юл тоткан ул...

    - Фәрит әфәнде, яңадан Германиягә, Берлинга юл тотуыгызның сәбәбен әй-теп китегез әле.
    - Шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән кызыксынучылар аның әдәби мирасын гына түгел, ә тормыш юлы турында да белергә телиләрдер, дип уйладым. Шуңа күрә, Бөек Ватан сугышы елларында Җәлил дә кергән яшерен оешманың (монда - «төркем») тарихы турында немецларның үзләреннән сорашып була бит, дигән фикерем дә бу сәяхәткә этәргәндер.
    - Бу катлаулы эштә Сезгә кемнәр ярдәм итте соң?
    - Мин Берлиндагы Германия Каршылык музееның 2009 елдан бирле безгә таныш хезмәткәре Андреас Хэрбст (Andreas Herbst) әфәндегә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттем: "Бу темадан «Geschichtes Stunde» - «тарих дәресе»н алыр өчен нинди булса да белгечләр белән очрашып буламы?". Хэрбст әфәнде безгә Бернд Флорат (Bernd Florath) исемле хезмәткәрнең электрон адресын бирде, аның нәкъ шул төркем тарихы буенча эксперт булуын әйтте.
    - Сәяхәтегезнең юлбашы нәрсәдән башланды соң?
    - Ниһаять, быел 23 июльдә мин кызым белән икенче мәртәбә Берлинга килдем. Икенче көнне без баштан Хэрбст әфәндегә кереп, аннан алган адрес буенча Флорат әфәнденең эш урынына киттек. Ул - «элеккеге ГДРның хөкүмәт куркынычсызлыгы хезмәте белән элемтә буенча федераль вәкаләтле вәкиле». («Der Bundesbeauftragte für die Unterlagen des Staatssicherheitsdienstes der ehemaligen DDR». Моның тәрҗемәсенә төгәллек кертергә теләүчеләргә рәхмәтле булыр идем).
    - Немецлар белән аралашу авыр булмадымы?
    - Кызым Наилә инглизчә иркен сөйләшә, немец телен дә аңлый. Бераз мактанып та алыйм әле. Үзлегемнән немец телен дә өйрәнеп киләм. Шуңа күрә әңгәмәдәшләрем белән аралашу авыр булмады.
    - Фәрит әфәнде, яшерен оешма, ягъни Җәлил-Кормаш төркеменең эшчәнлеге турында яңа мәгълүматлар ишетә алдыгызмы соң?
    - Бернд Флорат сөйләгәннең асылы шул. 2002 елда Прага архивында Кормаш төркеме әгъзалары «рейх дошманнары» булганнарын исбатлый торган мәгълүмат табылганнан бирле, бүтән яңалык юк әле. Бу төркемгә кагылышлы бердәнбер документлар булып (ассызыклап әйтәм - сүз нәкъ документлар турында бара) әлегә тоткындагы кешеләрнең теркәү карточкалары гына кала. Герр Флоратның эш урыны - федераль архивның бер өлеше, ә хәрби архив Фрайбургта урнашкан. Хәрби суд архивы сугыштан соң Прагага күчерелгән, ләкин аның зуррак өлеше югалган, төркем әгъзаларыннан сорау алу беркетмәләре дә сакланмаган. Легион солдатлары өчен төркем чыгарган газеталар да Фрайбургта булырга тиеш, тик алар хәзер дә укылмаган, чөнки рус, татар, гарәп хәрефләре белән бастырылган текстларны аңлаучы Германиядә табылмаган. Бу газеталар белән Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Абдулхан Әхтәмҗан танышырга җыенуы турында да билгеле булды.
    - Бернд Флорат белән әңгәмә барышында төр-кемнәре фаш ителүдә кем-неңдер гаебен күрсәтә торган фактлар әйтелмәдеме?
    - «Идел-Урал» легионындагы төркем немецларның пропаганда ячейкасы булып саналган. Ләкин татар-башкортлардан төзелгән беренче батальон Кызыл Армия ягына күчкәннән соң, гестапо бу оешма немецларга каршы агитация алып бара, дип шикләнә башлый, һәм төркем әгъзаларын кулга алырга шул шик җитә дә. Гестапо өчен алар арасында аерма булмаган, барысы «хыянәт» өчен хөкем ителгән. Төркемнәре фаш ите-лүендә дә кемнеңдер гаебен күрсәтә торган фактлар юк. Җәзалап үтерү алдыннан барысын да коточкыч рәвештә газаплаганнар, бигрәк тә алар көнчыгыш кешеләре булганга.
    - Төркем җитәкчесенең кем булуы турында өстәмә мәгълүматлар булмадымы соң?
    - Төркем җитәкчесе Гайнан Кормаш булуын Флорат әфәнде төгәл әйтә алмаса да, күп билгеләр буенча җитәкче ул булырга тиеш, Җәлил генә түгел.
    - Германиядә Икенче бөтендөнья сугышына бәйле Хәтер көннәре үткә-реләме икән?
    - Германиядә бу сугыш белән бәйле ике дата билгеләп үтелә: 27 гыйнвар - Освенцимны азат итү һәм Холоко корбаннары Халыкара хәтер көне, 20 июль - Гитлерга һөҗүм ителгән көн. Җәлилне җирле татарлардан теләге булганнар гына искә алалар булса кирәк. Шулай ук Плетцензее төрмәсенең мемориаль өлешендә урнаштырылган стендларда текстларны Флорат әфәнденең үзе язуы билгеле булды.
    - Сез ничек уйлыйсыз, үзебезнең архивларда өйрә-нелмәгән мәгълүматлар күпме икән?
    - Күрәмсең, Кормаш төркеме турында мәгълүматның күбрә-ге нәкъ совет (хәзер Россия) архивларында яшереп тотыла. "Менә әйткән тагын!" - диячәкләр күбесе. Подпольеда катнашканнарның сөйлә-гәннәре, элекке әсирләрдән сорау алу беркетмәләре калган; җитмәсә, шул ук Рафаэль Мостафинның ничә китабы язылган... Бу каршылыклы фикергә мин алдарак чыккан мәкаләмдә җавап бирдем инде, дип саныйм («Абдулла Баттал: отстоять доброе имя» - Казанның Бөек Ватан сугышы музее сайтында, http: //kremnik.ru, һәм «Право и жизнь в Татарстане» журналының 2013 ел, 3 сан, 47 бит). Мәсәлән, подпольщик М. Иконниковның Җәлилне «уңайсызрак» бәялә-гән хатының Р. Мостафинда егерме алты ел беркемгә күрсәтелмичә ятканын телгә алган идем мин. Ә Р. Мостафин легионерлардан алган хатлардан нәрсә калган? Ә кайбер шаһитларның күрсәтмәләре Татарстан АССРның хөкүмәт куркынычсызлыгы министры тарафыннан кире кагылгач, алардан ни мәгънә? (Р. Мос-тафин, «Вечный огонь памяти против угля клеветы»; «Татарстан» журналының 2009 ел, 10нчы сан, 88нче бит).
    - Германиядән әйләнеп кайтканнан соң нинди уй-кичерешләр белән яшисез?
    - Без Германиягә беренче тапкыр барганнан соң ишет-кән фикерләрне бу юлы да әйтүчеләр булды: имеш, анда музей белән төрмәгә кереп чыгар өчен вакыт, акча әрәм итәсе идеме? Ачыграк әйткәндә, бу: «Үткәннәрне искә төшерүнең кирәге юк», - дип яңгырый. Ник соң кешеләр үз туганнарының каберләре янына барып, аларны чистартып кайталар? Сугыш ветераннарының оныклары, туруннары үз бабаларының һәлак булган урыннарын беләселәре килеп, эзләп йөриләр? Сугыш кырларында ятып калганнарның сөякләрен эзләүчеләр экспедицияләргә китәләр? Нәрсә өчен архивлар эшли? Мәктәпләрдә дә һәр тарих дәресе үткәннәрне искә төшерә бит; җитмәсә, җинаять буенча һәрьяклап, тәфсилләп тикшерү үткәрү - бу бит инде үзе үк тарихта профессиональ казыну була. (Хәрби җинаятьләрнең еллар узып та карау сроклары бөтенләй юк, дип санала). Ә кемгәдер булмаган гаеп тагылса һәм бу гаепләнүче сезнең туганыгыз булса?...
    - Фәрит әфәнде, Герма-ниягә беренче баруыгызда Плетцензее төрмәсенең мемориаль өлешен видеоязмага төшереп кайткан идегез. Бу бик тәэсирле язманы мин укучыларым белән еш карыйм. Тетрәндергеч вакыйгаларның шаһиты булган бу төрмәнең мемориаль өлеше төркем әгъзалары турында яңа материаллар белән тулыландырылмаганмы соң?
    - Әлбәттә, Берлинда без Плетцензее төрмәсенең мемориаль өлешен тагын күреп кайттык. Мин анда ике төрле тойгы кичердем. Компьютерлы стендта абыебызның биографиясен күрү күңелле булды - аны белгечләр тарафыннан немец теленә тәрҗемә иттереп, 2009 елда мин Берлинга җибәргән идем. Ләкин тагын Җәлилдән башка бүтән иптәшләренең биографияләре булмау күңелсез хәлдә калдырды. Төркем әгъзаларын үзләре күреп белгәннәре хәзер калмаган диярлек, шуңа күрә аларның биографияләре мәңгегә югалган, минемчә. Кайбер китапларда китерелгән, анкета җавапларына охшаган сай мәгълүматны биография дип санап буламы соң?!
    - Киләчәктә эзләнүләре-гезне дәвам иттерәчәксезме?
    - Флорат әфәнде белән әңгәмәдән соң, легионерлар өчен газеталар күчермәләре 2011 елда Казанга тапшырылган икәне исемә төште. Моның турында хәбәр шулай яңгырый иде: «20 июня 2011 г. в Полномочном представительстве Республики Татарстан в Российской Федерации (Москва) прошла церемония передачи профессором МГИМО А. Ахтамзяном государственной архивной службе Республики Татарстан фотокопий газеты «Идел-Урал...» Димәк, бу газеталар белән якыннанрак танышып булу мөмкинлегенә өметләнергә ныклы нигез бар, дип уйлыйм.
    - Димәк, бу темага без әлегә нокта куймыйбыз?
    - Әлбәттә. Киләчәк буыннарга без чын дөрес тарихны язып калдырырга тиеш. Ватан өчен көрәштә үз гомерләрен биргән батырлар исемлегендә 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән 11 патриотның исеме дә бер рәткә куелып искә алынырга тиеш.

    Әңгәмәдәш - Р.М. КУТУЕВА,
    Г.С.Боровиков исемендәге Алексеевск
    3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: