Заря
  • Рус Тат
  • “Бер ананың күкрәк сөтен имеп...”

    - Исәнмесез, кадерле редакция хезмәткәрләре! Сезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы теләп Кыр Шунталысы авылыннан Рәхилә Вәлиуллина хат яза. Әлеге язмамны апам Имамиева Гөлчирәгә багышлыйсым килә. Быел апама, әгәр ул исән-сау булса, 70 яшь тулган булыр иде. Бер карасаң, бу яшь күп тә кебек, икенче яктан, әле рәхәтләнеп яшәргә дә, яшәргә иде....

    Гөлчирә апам сабыр, ачык күңелле иде. 14 яшьтән эшли башлап, лаеклы ялга киткәнче гел хезмәттә булды. Аның сыер савучы булуы безне дә шунда тартты. Апа бер эштән дә куркып тормады, кемгә ярдәм кирәк, ул шунда булды. Кияүгә чыгып, башлы-күзле булгач та, уңган килен, булган ир хатыны, балаларына яраткан әни була белде.

    Апам элек кайнанасын, аннан эшләп торган җиреннән авырый башлаган җизнәбезне кадерләп соңгы юлга озатты. Аннан кан басымы уйнаклап, апабыз үзе дә табиблар ярдәменә мохтаҗ була башлады. Тормыш юлындагы сикәлтәләр, берничә операция кичерүе, үлем белән күзгә-күз очрашулары аның сәламәтлеген нык какшатты. Нинди генә кыен хәлләрдә калмасын, Гөлчирә апа Ходайга шөкер кылып яшәде, канәгать була белде. Ул: "Бервакытта да Алладан гомер сорамыйм, биргән гомеремдә аягымда йөри алсам иде", - дия иде. Аның теләкләре чын йөрәктән булган. Иң яраткан оныгы Илназ белән Алинәбезнең никахы аның өчен соңгы бәйрәме булган икән. Әллә: "Шушы баламның никахын күрергә насыйп ит, Ходаем!" - диде микән? Ә ике көннән апабыз балаларны, туганнарны борчымый гына арабыздан китеп барды.

    Гөлчирә апа Ходайга шөкер итеп яшәде, булган малыгызга, шул булган исәнлегегезгә риза булып яшәгез, дөнья шулкадәр матур, кадерен белегез, сабыр булыгыз, дип, безгә дә гел әйтә килде. Апама багышланган бәет юлларын сезгә дә укытасым килә:

    Оныгыңның никахында булдың,
    Моңсу иде синең йөзләрең.
    Сизендеме әллә күңелләрең.
    Бу бит минем соңгы көннәрем.
    Апа-җаным, нигә инде болай,
    Бик тиз киттең безне калдырып.
    Йөргән юлларыңа сагынып карыйм,
    Яшьле күзләремне талдырып.
    Гомер үрләренә җитә алмадың,
    Туктап калды синең юлларың.
    Тормыш арбаларың авыр булды,
    Арыгандыр шул, апам, кулларың.
    Авылдашлар, кода-кодагыйлар,
    Кайгыбызны уртак иттегез.
    Авырмыйча, тынычлыкта яшәп,
    Гомер үрләренә җитегез.
    Рәхмәтебез чиксез сезгә,
    Чын йөрәктән кабул итегез!

    ... Гөлчирә апамны сезнең газета аша юбилее белән тәбрик итәрбез дигән идек. Ул "Таң" газетасын һәрвакыт бик яратып укыды. Апам рухи кыйммәтләрне бик якын итә иде. Хаталарын төзәтеп, әгәр мөмкин булса, шул язганнарымны газета битләрендә бастырып чыгарсагыз, апамның рухы шат булыр иде, дип уйлыйм.

    ***

    Әйе, тормыш гел шатлык һәм куанычтан гына тормый шул. Аның кайгылы һәм хәсрәтле мизгелләре бихисап. "Хәсрәт хәсрәткә ошамый, хәсрәт урыны бушамый", дип борынгылар белми әйтмәгәндер. Бәла һич уйламаганда, көтмәгәндә һәрберебезнең ишеген шакый, иң якын кешеләребезне арабыздан йолкып ала, йөрәкләргә мәңгелек яра салып, кайгылы итә, үз җаена гына, матур итеп аккан тормыш үзәнендә күпме ятимнәр, ялгызлар, күпме толлар кала! Олы кайгыдан соң бер генә минут, көн яисә атналар үтмәслек булып тоелса да, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, аның чиксез ярдәме белән генә кешеләр үзләрендә алга таба яшәрлек көч һәм сабырлык табалар. Бүген әлеге хат авторы Рәхилә апа, сезгә дә, гомумән, тирән кайгы кичергән һәркемгә фәкать сабырлык, нык сәламәтлек һәм чыдамлык телисе килә. Аллаһы Тәгалә беребезне дә рәхмәтеннән ташламасын иде! Уңышлар сезгә!

    Суфия Хөснетдинова әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: