Заря
  • Рус Тат
  • Беркайчан да тормышыңнан зарланма!

    Аллаһ ишетеп: "Синең әле авыр тормыш күргәнең юк" - дип, күпкә авыррагын бирер. Ни генә булса да "Аллага шөкер, тормышым шәп", дип яшәргә кирәк. Шунда Аллаһ: "Әле синең әйбәт тормыш күргәнең юк", дип, тагын да әйбәтрәген бирер. Бүгенге җомга вәгазен Рөстәм хәзрәт тормыштан канәгать булмаучы, һәрчак зарланырга яратучылар өчен гыйбрәт...

    - Иң элек бер риваять китереп китәм. Кечкенә генә шәһәр читендә әнисе белән бер малай яшәгән. Әлеге бичара хатынның ире дә булмаган, улы белән бик тыйнак кына яшәгәннәр. Тормышлары бер дә җиңелләрдән булмаган, тик алар Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкер кылып яшәгәннәр. Бары тик кыш көне генә, яисә яңгырлар яуганда гына бераз уңайсызлык кичергәннәр. Чөнки аларның йортлары дүрт стена һәм ишектән генә торган, түбәсе юк. Бу малайга дүрт яшьләр булганда бик каты болыт килеп, шәһәр читендә көчле яңгыр ява башлый. Бөтен кешеләр яңгырдан качып, үзләренең җылы өйләренә чаба-чаба таралышалар, ә бу хатын улы белән икәү әлеге кыен хәлдә калалар. Малай хәлнең нәрсәдә икәнен аңлап, моңсу күзләре белән әнисенең кочагына сыена. Тик малайның да, хатынның да киемнәре лычма юеш. Шул чак хатын ишекләрен каерып ала да, стенага сөяп куя һәм улы белән яңгырдан ышыкланып шуның астына кереп утыра. Сабый үзенең эчкерсез, тик бик бәхетле күзләре белән әнисенә карап: "Әни, ишекләре булмаган кешеләр бу яңгырда нишлиләр икән, без, Аллага шөкер, ышыкта", - ди. Бу малай шул мизгелдә үзен бик бәхетле, бай итеп хис итә. Әлеге риваять пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. хәдисен искә төшерә: Аллаһы Тәгалә биргән һәр нәрсәдән канәгать булырга кирәк - шул чакта иң бай кеше булырсың.
    Аллаһ бәндәләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәбез, гөнаһларыбыздан Аңа кайтабыз. Ул ялгызы, юк аның тиңдәше. Мөхәммәт - Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын.


    Кешелек дөньясы диннән ерагайган саен, җәмгыятебездә тискәре сыйфатлар артканнан-арта бара. Аллаһы Тәгалә мул, чиста итеп биргән суларның балы бетә, корсаклар тулы булса да, ризыкның бәрәкәте бетә. Карыннан үткән ризык та, оят җирләрен яшерүче кием дә, утыртып йөрүче ат та ул авыруны канәгатьләндерә алмый. Канәгатьсезлек, ризасызлык авыруы белән агуланган бәндә тотып карардай ризык белән туя алмый, киеп карардай кием белән канәгатьләнә алмый, утырып йөрердәй ат, машинадан канәгать була алмый. Ихтыяҗы үтәлә, машинасы да бар, йорты яңгыр-давылдан саклый, ләкин кешегә ул җитми. Ләкин күбрәк булса, яхшы булыр иде ди. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итми, булганына шөкер итәргә кирәк дип үз-үзен вәгазьләми. Күп булса да, ул бәндәгә җитми. Нинди генә нигъмәтләре булса да, Аллаһ нинди генә мул тормыш бирсә дә, ул бәндәгә барыбер җитми, чөнки ул авыру бәндә, сәламәт бәндә түгел. Аның тәне сәламәттер, ләкин күңеле авыру. Шушы канәгатьсезлек авыруы белән чирләү сәбәпле, аңа күп булса да, җитми. Җитәр дип уйлаган халәтенә ирешә икән, аннары барыбер җитми икән. Ни өчен җитми? Чөнки авыру, аның күзе һаман да өскә таба карый, "Әлхәмдүлилләһ, кайчандыр ул нигъмәтем дә юк иде, хәзер бар", - дими. Өскә карый да: "Кара. Ул миннән дә яхшырак", - ди. Ялангач йөрми, киеме бар, "Аның киеме тагын да затлырак", - ди. Аты бар, "Аның аты затлырак", - дип, һаман өскә карый. Үзеннән түбән дәрәҗәдә, яманрак халәттә булучыларга күзен төшерә алмый. Табигатькә карасак, һәрбер нәрсәне төшерүгә караганда күтәрү авыррак. Күтәргәндә, җир тартып тора, шуңа күрә, күтәрү авыррак. Кулны күтәрү төшерүгә караганда авыррак. Ятактан тору авыррак. Күз байлык эзләсә, киресенчә, төшерергә авыр икән.


    Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Үзеңнән баеракларга карама, ә ярлыракларга карап шөкер ит". Ризасызлык белән авыручы үзеннән өстенрәкләрне карый. Аңа җитмәгәч, бервакытта да бәхетле була алмый. Кешенең 10 байлыгы булса да, барыбер үзеннән өстен кешене табар. Аллаһның гадел үлчәве дә бар. Бер яктан камиллеккә ирешсә, икенче яктан кимчелеккә төшә. Гыйлем алып, кемнеңдер иманы куәтләнергә мөмкин, ләкин сәүдәсе кимеп китәргә мөмкин. Кемнеңдер сәүдәсе артып, гыйбадәте кимергә мөмкин. Шуңа күрә, кеше бервакытта да төгәл камиллеккә ирешә алмый. Ризасызлык белән агуланган бәндә бер вакытта да үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый, чөнки Аллаһ аңа бу хәлне бирми. Әгәр дә ризасызлык белән яшәгән кешегә шушы Җир шарының яртысын кисеп бирсәң, валлаһи, ул беренче төнне үк йоклый алмаячак, чөнки икенче яртысы кемгә икән дип борчылачак. Адәм баласының канәгатьсезлек авыруы зур бер сынау. Бу чирдән дәваланырга кирәк. Аллаһның биргән нигъмәтләрен күрә белергә, алар өчен шөкер итәргә кирәк. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә киемнең дә, ризыкның да бәрәкәтен бирер. Ризык калориясе күп булганга туйдырмый. Ризыкта бәрәкәт булса, тамак туя. Шуңа күрә, Хандак сугышында сәхабәләр пәйгамбәребез (с.г.в.) белән ач булганда, хәтта, ачлыкны аз гына булса да басып торсын дип, корсакларына ташлар бәйләп куйдылар. Пәйгамбәребезнең күлмәге астында ике таш бәйләнгән иде, ул да сыналды. Бер сәхабә, пәйгамбәребезне кайгыртып, өенә кайтып, бер бәрәнне чалдырды. Хатынына: "Әзерлә әле бәрәнне, хәзер Аллаһның илчесенә алып кайтып ашатыйк", - диде. Кечкенә генә бәрәнне чалып, хәләл җефете шулпа пешерде. Бу сәхабә Пәйгамбәребез янына килеп, "Әй, Аллаһның илчесе", - дип, колагына гына пышылдады. Сәхабәләр бик күп иде. Ә бәрән кечкенә булды. "Кечкенә генә ризык әзерләгән идек, әйдә, кайтып ризыклан", - диде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) чокыр эченнән чыкты да: "Кардәшебез безгә ризык әзерләгән. Әйдәгез, ашыйбыз", - диде. Теге ризык әзерләүче сәхабә, хатыны янына кайтып болай диде: "Һәлак булдык, Аллаһның илчесе барлык сәхабәләр белән безгә кайта". Чөнки ит шулкадәр кечкенә булса да, сәхабәләр бик күп һәм ач иделәр. Шул вакытта теге сәхабә әйтә: "Барлык сәхабәләр дә туйганчы ашадылар, соңыннан Аллаһ илчесе белән бергә утырып ашадык". Аллаһ бәрәкәт бирә икән.


    Әгәр күпме генә ризык булса да, Аллаһ бәрәкәт бирми икән, кеше шул ризыктан бәхет күрә алмаячак. Канәгать булу ул зур нигъмәт. Аллаһ аны кемгә бирде, шөкер итсен, шатлансын. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дога кылды: "Әй Аллаһ, биргән ризыкларыңда миңа канәгатьлелек бирсәң иде", - диде. Аллаһтан муллык кына түгел, канәгатьлелек тә сорарга кирәк. Җир өстендә иң канәгать кеше Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) булды. Зур-зур патшалар, кәрваннар белән алтынга күмелсәләр дә, пәйгамбәребез кебек разый булып яшәмәделәр. Пәйгамбәребезнең берничә көн мичендә уты янмаса да, аның кебек канәгать кеше булмады. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: "Беркөнне Аллаһ Мәккә үзәнлекләрен алтынга тутырырга тәкъдим итте. Ләкин мин юк, кирәкмәс, Раббым, дип әйттем. "Бер көн ач булыйм, бер көн тук булыйм. Әгәр тамагым ачса, Сине зикер итәрмен, әгәр тамагым тук булса, Сине шөкер итәрмен". Әлхәмдүллилләһ, мөселман муллыкка ирешсә, Аллаһны мактый, сынаулар килсә, Аллаһны зикер итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыштан канәгать булып, Аллаһ биргән сынауларны гайрәт белән кабул итүчеләргә шатлыклы хәбәр әйтте: "Түбә агачы җәннәттә кемгә булыр? Кемнең тормышы җитәрлек кенә булып, ислам динендә булса. Очын-очка ялгап, тормышын алып баручы кешегә булыр", - диде.


    Раббым һәрберебезгә канәгатьлелек насыйп итсен. Бик күпләр авырый торган ризасызлык дигән авырулардан безгә шифа бирсен.

    Фалия ХӘСӘНШИНА әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: