Заря
  • Рус Тат
  • Бәхетле картлык

    Урта Тигәнәле авылында яшәүче пенсиядәге укытучылар Камилә апа белән Кадыйр абый Бакировлар - гомерләрен мәктәпкә, балалар укытуга багышлаган укытучылар. Алар - бик бәхетле кешеләр. Ник дисәң, бергә матур гына картаеп, бер-берсенә терәк, таяныч булып, бер-берсен хөрмәт итеп, булышып, бер-берсен ярты сүздән аңлап, балаларының рәхәтен, оныкларының шатлыгын күреп тормыштан канәгать булып,...

    Урта Тигәнәле авылында яшәүче пенсиядәге укытучылар Камилә апа белән Кадыйр абый Бакировлар - гомерләрен мәктәпкә, балалар укытуга багышлаган укытучылар. Алар - бик бәхетле кешеләр. Ник дисәң, бергә матур гына картаеп, бер-берсенә терәк, таяныч булып, бер-берсен хөрмәт итеп, булышып, бер-берсен ярты сүздән аңлап, балаларының рәхәтен, оныкларының шатлыгын күреп тормыштан канәгать булып, ямь табып гомер кичерәләр.

    Авыр балачак

    Камилә апа Арча районының Сөрде авылында 1933 елда икенче бала булып дөньяга килә. "Исемне миңа Камилә дип әти сайлаган. Мин тугач, иртүк торып, Яңа Кенәр авылына барып яздырып кайткан. Бүләккә 4 метр ситсы биргәннәр үзенә. Әти бик шатланган. Ләкин шатлыгы озакка бармаган - сугыш башланган", - ди Камилә апа. Әтисен дә, аның энесен дә сугышка алалар, икесе дә фронтта һәлак була, икесе дә бер җирдә күмелгән. "Әти 1941 елның декабрендә үк Мәскәү янында һәлак булган. Калинин өлкәсенең бер авылында җирләнгән. Мин туган елда бик корылык булган. Ачлык хөкем сөргән. Сугыш вакытында өйдә бер ир-ат та калмаганлыктан, тормыш итүләре бик авыр булды, шул сәбәпле әби янына кайттык, - дип сүзен дәвам иттерә ул. - Әби авырый иде. Мин шунда 1нче сыйныфка укырга кердем. Ике ай мәктәпкә йөреп укыдык, салкыннар җиткәч, кияргә кием булмаганлыктан, читтән торып укырга күчтек. Ручка урынына каз каурыен кыеклап кисә һәм зирек агачыннан кара ясый идек, кара савытлары пыяла иде. Кыш көннәрендә ул туңа һәм язмый башлый иде. Язарга дәфтәрләр юк, иске китап араларына яза идек".

    Өйдә дә авыр була. Әбисенә - 62 яшь, аның янында кеше, ягъни Камилә апа торганлыктан, әнисен төрле эшләргә: окоп казырга Апас районына җибәрәләр. Әбисе белән генә яшиләр, ягарга утын юк. "Күршедә яшүсмер малай бар иде, әби шул малайга ияреп барып, чанага салып бер ягарлык утын алып кайта иде, - дип искә ала Камилә апа. - Тәрәзәләр өскә кадәр туңа, урамга чыгып булмый, салкын, мич башында ашый да, шунда ук йоклый да идек".

    Әнисен җәй көне Лениногорск янына ат белән нефть чыгаручыларга булышырга - урманнан утын ташырга җибәрәләр. Ашау ягы такы-токы гына. "Бервакыт бәрәңге өлгерә башлауга әби бакчадан тавык йомыркасы кадәрле 5-6 бәрәңге алып кереп пешерде. Бәрәңге пешеп чыгып, әби өстәлгә чыгарып кына куйган иде, күрше апа килеп керде. Пешкән бәрәңгене күргәч, и, шатланды инде. "Бер бәрәңгегезне генә ашап карыйм әле", - ди бу. Берне капты, икене, шулвакыт мин: "Әби, ашап бетерә бит инде!" - дип кычкырганымны сизмичә дә калдым. Әби: "И, чукынчык", - дип кенә куйды".

    Әнисен 1943 елда бер яшь кыз белән ат караучы итеп куялар. Ул елда да бик авыр була. Ирләр юк, бөтенесе сугышта, атлар күтәрәмдә. Кыш бик озын, язга таба атларның ризыклары бөтенләй бетә. Ятсалар, тора алмыйлар. Ә инде җәй җитсә, кырда әнисе белән печән чабып, аннары аны арба белән ташып, атларга ашаталар. 10 көнләп ашатканнан соң, алар аякка басалар. Печән чабарга да, ат көтүе көтәргә дә туры килә Камилә апага.

    Арчада уку

    5нче сыйныфта биш чакрым ераклыкта урнашкан күрше авыл мәктәбенә йөреп укый башлый. Җиденчегә күчкәч, гел "5"легә генә укырга, дип үз-үзенә сүз бирә ул. "5"легә генә бетереп, Арча педучилищесына укырга китә. Аякта чабата, җәяүләп 40 чакрым барасы. Чабаталары тишелеп бетә:

    - Икенче катка мендем дә, директор дип язылган ишеккә килдем. Аның янына кергәндә чабатамны салыйм микән, дип тә уйлаган идем, салсам, культурасызлык була, дип уйлап, салып тормадым. Идәнгә кып-кызыл паласлар җәелгән, урындыклары да кып-кызыл. Идәнгә басарга куркып торам. Директор: "Кер, әйдә, кер, курыкма", - ди. Бик матур кеше иде, бер ел эшләде дә, Куйбышев педучилищесына җибәрделәр үзен. Директор, документларымны күрде дә, укый алырсыңмы соң? дип сорап куйды. Мин инде өс-башым начар, ярлы булганга күрә шулай соравыдыр, дип куркып киттем. Абый, укыйм-укыйм, безнең әле сыерыбыз да, бозавыбыз да бар, бәрәңге бакчабыз да зур, дип, үземнең ярлы түгел икәнлегемне күрсәтмәкче булдым. Бик матур итеп көлде дә: "Сиңа стипендия һәр айны 140 сум булачак, бөтен дәреслекләрне китапханәдән алырсың, тулай торактан урын бирелер, стипендиядән аена ике сум алып калырлар", - диде. Монда инде чабата киеп йөрергә рөхсәт итмәделәр, карда өйдә кия торган чүәк өстеннән галош киеп йөрдем. Укып бетергәч, без, 40 кешене, Казанга математиклар әзерләү курсларына җибәрделәр. Анда 1 ай булдык. Шушмага рус теле укытучысы булып билгеләндем. Ике сыйныфны укыттым. Алтынчы сыйныфны укытканда төрле фәннәр бирделәр. Аннары белемем җитмәүне сизеп, бер ел эшләдем дә, Казан пединститутының рус-татар бүлегенә укырга кердем.

    Гаилә тормышы

    Шунда Камилә апа ире Кадыйр абый белән таныша, һәм 1956 елның 23 февралендә кышкы сессиядән соң өйләнешәләр. Кыш көне йөк машинасы кузовында брезент астында аны Кадыйр абый үзенең туган авылы Коры Көрнәлегә алып кайта. Шулай итеп, Кадыйр абыйны Зур Кызылъяр авылы җидееллык мәктәбенә директор итеп куялар. Ике балалары: Мәдинә белән Марат шунда туа. Анда ничек яши алуларына Камилә апа һаман да шакката: бернинди шартлар юк, укытучылар әз, кайбер сыйныфларда 2-3әр генә бала. Кадыйр абый, башка укытучыларга күбрәк калсын, дип, үзенә тиешле дәресләрне дә алмый, хатынына да дәресләрне бик әз бирә, бик тә эшчән, намуслы, эшен җиренә җиткереп башкара торган, мәктәп мәнфәгатьләрен үз мәнфәгатьләреннән өстенрәк куя торган гадел кеше була шул ул.

    Мәктәптән мәктәпкә күчеп йөрү

    1959 елда мәктәпләр кыскара башлагач, Зур Кызылъяр мәктәбен дә башлангыч мәктәп итеп калдыралар, һәм Кадыйр абыйны райком Сахаровка җидееллык мәктәбенә күчерә. Анда ике ел гына эшләгәннән соң бу мәктәпне дә башлангыч мәктәп итәләр, ә аларны Кыр Шунталысына күчерәләр. Рус сыйныфлары ачалар, Сахаровка балалары җидееллык Кыр Шунталысы мәктәбенә килеп укый башлыйлар. Күп тә үтми, аны урта мәктәп итеп ясыйлар. Ул авылга төрле авыл укучылары килеп укый. Укытучылар да Сахаровкадан йөреп эшли. Шунда эшләгәндә Кадыйр абыйны тагын райкомга чакырып алалар һәм Левашевога күчәргә димлиләр. Күчәселәре килми. Хастаханәгә барып белешмә дә алалар. Ләкин аларны тыңларга да теләмиләр. Шулай итеп, күчәргә туры килә. Анда мәктәпнең бер сыйныф бүлмәсендә яшиләр, мичләре янмый, күмерләре начар, торбалар салкын. Өч бала. "Балалар алай салкын тиеп авырмадылар, утын яга идек. Яхшы киендерә идем. Аннары Шутраевны районга эшкә алгач, аның фатирын безгә бирделәр, - ди Камилә апа. - Анда җылы, уңайлы иде. Безнең өчен инде бу бер җәннәт булып тоелды. Бакчасы да бар иде, шундый тәмле помидорлар үстердек. Анда әйбәт яшәдек".

    Урта Тигәнәледә яшәү

    Олыгаеп килгәндә ул чакта КПСС райкомының беренче секретаре Равил Хәким улы Шаһиморатовның хатыны Лидия ханым Белугина аларны, картайган көнегездә татар авылында гомер итегез, кая җибәрсәләр, шунда йөрдегез, дип, Урта Тигәнәле мәктәбенә күчерә. Элеккеге директор Хәмит абый Сәләхиев белән бер өйдә яшиләр. Бик тату-дус гомер кичерәләр.

    Кадыйр Галимҗан улының 80 еллыгы җиткәч, юбилейны бик зурлап район хакимияте кушуы буенча мәктәпнең актлар залында үткәрәләр. Бик әйбәт уза ул. Ветераннар, Алексей Иванович Демидов, районнан 5-6 кеше, колхоз рәисе Мансур Хәлилов һ.б.лар килә юбилейга. Аңа анда "Районның мактаулы гражданины" дигән исем бирелә.

    ...Кадыйр абый белән Камилә апаның гомерләре бушка узмаган. Алар 5 бала: 2 малай һәм өч кыз үстергәннәр. Барысы да тәртипле булып үсеп, тормышта һәркайсы үз урынын тапкан. Хәзер дә алар әти-әниләренә рәхмәт әйтәләр, хәлләрен белешеп, авыр эшләрен бергәләп эшләп китәләр.

    Без дә аларга исәнлек-саулык, бәхет телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: