Заря
  • Рус Тат
  • Әбиләр пешергән пироглар бик тәмле иде

    Коры Көрнәле авыл мәдәният йортында бәйрәм саен берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле чаралар үткәрелә. Әле менә 8нче Март - Халыкара хатын-кызлар көненә "Иң кояшлы көн бүген" дип аталган бәйрәм чарасы уздырылган булса, бу көннәрдә мәдәният йортында эшләүче "Тәмле тамак" клубы өлкән әбиләр белән Пирог бәйрәме", аннан соң 22се көнне "Нәүрүз бәйрәме" уздырганнар....

    - Баштан кыскача гына "Нәүрүз" бәйрәме турында сөйләп китим әле. Бу көнне Нәүрүзбикәне каршыладык, коймаклар пешеп, самавырларда чәйләр кайнап торды. Тәмле коймак белән саф һавада чәй эчүнең рәхәтлеге турында әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел. Төрле уеннар: капчык киеп, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү һ.б. уеннар уйналды, авылыбызның үзешчән артистлары бик матур концерт куйдылар, ул бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Концертта катнашырга Зур Тигәнәле авылы мәдәният йорты директоры Дәнис Закиров та килгән иде. Ул да үзенең җырлары белән тамашачыларны әсир итте. Кешеләр канәгать булып таралыштылар.

    Икенче бәйрәм "Пирог бәйрәме" дип аталды. Бәйрәмгә әбиләр берсеннән-берсе тәмле пироглар пешереп алып килгәннәр иде. Гөлзәһәрә апа Мозаффарова ил-көннәрнең тынычлыгын теләп дога укыды. Гөлзәһәрә апа турында берничә сүз әйтеп китәм. Ул - сугыш чоры баласы. Әтиләре сугыш башлангач та, 1941 елда сугышка китә. Әниләре җиде бала белән берүзе кала. Искиткеч хәерчелек, ачлык-ялангачлык хөкем сөрә. Җиде тамак - барысын да ашатырга, киендерергә кирәк. Балаларга кием алырга акча юк, ашарга юк: алабута, бәрәңге яфрагы, балтырган, кыргый суган ашап яшиләр. Гөлзәһәрә апа гаиләдә өлкән бала булганлыктан, өйдәге мәшәкать аның өстенә төшә. Балаларны да караша, өй эшләрен дә башкара. Бераз үсә төшкәч, 13-15 яшьлек кыз бала колхоз эшләренә йөри башлый. Кырда печән җыя. Ат җигеп тә эшли. Матур киенәсе килү теләге Казанга алып килә аны. Анда кирпеч заводына эшкә урнаша. Бик тырышып эшли. Бик уңган, тырыш, тәртипле кыз була. Тырышлыгы аркасында Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Тик Казанда озак яшәргә туры килми аңа. Ялга авылына кайткач, Илдар исемле егет белән танышып китәләр, һәм күп тә үтми өйләнешәләр. Авылда инде ул сыер савучы булып эшли. Бик яхшы эшләгәне өчен аның турында күп тапкырлар газеталарга да язалар, районыбызның элеккеге башлыгы Алексей Демидов аңа үз кулы белән кыйммәтле бүләк, эштә ирешкән уңышлары өчен Диплом тапшыра. Дүрт баласы була, ләкин ике баласы фани дөнья белән алып-бирешен өзә. Бу кайгыларга ничек түзгәндер ана йөрәге. Ләкин бирешми, хәсрәтен эченә йотып, тешен кысып булса да түзә. Әниләре шулай нык булырга өйрәтә аларны. Хәзер инде ире дә юк, үзе генә яши, күршеләре кереп-чыгып, хәл-әхвәлен белеп йөриләр. Түбән Камада яшәүче улы үзе белән алып китәргә теләсә дә, анда барырга теләми.
    Аның турында сеңелесе Наҗия апа Мусина болай ди:

    - Кечкенәдән тырыш бала булып үсте, бала чактан ук дингә бирелгән иде. Хәзер дә авылда Ак әби, абыстай булып Коръән ашларында Коръән укып йөри. Халык үзен ярата, хөрмәт итә. Мәктәптә укыганда гел дин дип яшәде. Үзен, дин таратасың, дип мәктәптән дә куа иделәр. Мәктәп директоры әни янына килә дә: "Галия апа, кызыгызны куабыз, дин тарата бит", - ди. "Кумагыз инде, бүтән таратмас", - ди әни. Шулай берничә тапкыр булды. Аны кумый калдылар, ә математикадан, татар теленнән өйгә бирелгән эшләрен мин эшли идем.

    Гөлзәһәрә апа биш вакыт намазын калдырмый, тормыштан канәгать булып, барына шөкер кылып яшәвен белә...

    Бәйрәмдә әйтелгән мөнәҗәтләр-бәетләр, җырланган җырлар да сугыш чорында туган әбиләрнең күңелләренә хуш килде. Бәйрәм беткәч, "Пирог бәйрәме"нә килүчеләр үзләре пешереп алып килгән тәм-томнар белән сыйлана-сыйлана чәй эчтеләр. Табын янында яшь вакытлары, авыр сугыш еллары турында сөйләделәр. Бәйрәмгә килгән барлык авылдашлар рәхмәт әйтеп таралыштылар. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Аларга иҗади уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим.

    Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: