Заря
  • Рус Тат
  • Биләрдә шахмат уеннары узды

    2017 елның 2 апрелендә Биләр мәктәбендә шахмат буенча республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Эдуард Миндубаев истәлегенә багышланган IV район турниры булып узды.

    Бу бәйгеләрдә районыбыз укучылары һәм өлкән кешеләре генә түгел, ә бәлки чистайлылар һәм аксубайлылар да ярышты. Мәктәп укучылары өчен турнир өч яшь төркеме: 1-4 нче сыйныфлар, 5-8 нче сыйныфлар һәм 9-11 нче сыйныфлар арасында узды.

    Өлкән катнашучылар исә ике яшь төркеменә бүленде. Бөтен командалар арасында уртак катнашучылар җиде турда Швейцария системасы буенча уйнады, нәкъ менә шундый система, катнашучыларны киң тартып, массакүләм турнир үткәрергә мөмкинлек бирә. Һәр партиягә 10 минут бирелде.

    Төрле яшь категорияләрендә беренче урынны Чистайдан Руслан Әхмәтов, Биләрдән Александр Ильин, Кирилл Елдашев, Александр Ченчик, Алексеевскидан Әминә Сәфдәрова, Аксубайдан Никита Убейкин һәм Юлия Мортазина алды.

    Ярышта җиңүчеләр акчалата призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: