Заря
  • Рус Тат
  • Часовня буш тормаячак

    Русьны чукындыруның 1126 еллыгы алдыннан Войкинода авыл кешеләре һәм иганәчеләр акчасына төзелгән часовня изгеләндерелде. Бу вакыйга авыл кешеләрен һәм кунакларны җыйды, алар арасында район башлыгы Владимир Козонков та бар иде.

    Элек бу авылда беркайчан да чиркәү дә, часовня да булмаган, бары тик войкинолылар гына түгел, ә бәлки авыл кешеләре дә килеп йөри торган чишмә генә булган. Былтыр чишмә территориясе төзекләндерелгән: тирә-ягына чәчәкләр утыртканнар, чишмәнең өстенә әвеслек һәм йөзләрчә баскычтан торган төшү юлы ясап куйганнар. Ә менә быел изге кенәз Владимир хөрмәтенә часовня төзелгән.


    Изге су белән гыйбадәт кылганнан һәм часовняны изгеләндергәннән соң протоиерей Павел атакай (Чурашов), авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм бу часовня гөнаһларың өчен тәүбә итү, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү урынына әйләнәчәк, дип билгеләп үтте.


    - Җирдә тагын бер яктырткыч пәйда булды. Часовня апостолга тиң кенәз Владимир хөрмәтенә изгеләндерелде. Моннан мең елдан артык элек ата-бабаларыбыз христиан динен кабул иткәннәр һәм иманнарын саклап, туган илләренең байлыгын арттырып яшәгәннәр. Сезнең белән без Гайсә пәйгамбәребез әйтеп калдырган васыятьләрне истә тотарга һәм үтәргә тиешбез, ул васыятьләрне апостолга тиң кенәз хатыны Ольга, аның Русьны чукындырган оныгы Владимир кабул иткән. Ул шул васыятьләр буенча яшәгән һәм сезнең белән безгә дә алар буенча яшәргә кушып калдырган.


    Аллаһы Тәгалә һәркемгә үзенең хәер-фатихасын бирә, әгәр безнең иманыбыз көчле булса, эшләребез дә нык булачак һәм ниятләребез дә тормышка ашачак. Безнең якларда правослау дине яңадан торгызыла һәм күңелләребездә ныгый. Без теләгәнчә үк тиз дә түгелдер, бәлки, ләкин кешеләрнең чиркәүгә тартылуын, анда балаларын да алып баруларын, тәүбә-игътифар кылуларын күреп торабыз. Чиркәүләр халык белән тула. Бу рухларыбызның әле исән булуы, бездән Аллаһы Тәгаләнең уянуыбызны таләп итүе, хак юлны һәм чын тормышны күрү өчен күңел күзләребезне ачуы турында сөйли. Хәзер без кешеләрнең күңелләре уянуын һәм аларның изге урыннарны торгызу, гыйбадәт йортлары төзү нияте белән януларын күрәбез. Кешеләрнең шундый игелекле эшләренең берсе - шушы часовняны төзү. Бирегә һәркем гыйбадәт кылырга килә һәм күңеленә юаныч таба ала. Шундый изге урын булу - бик зур бәхет. Ходай кушып, күңелләребез шушы изге урыннар аша ныгысын һәм изгеләндерелсен иде, без яхшы эшләр эшләргә ашыксак идек, күңелләребез явызлыктан, усаллыктан арынсын иде. Йөрәкләребездә ачу хисе, тиз ярсып китүчәнлек, көнләшү булмасын, җыелган барлык ачу-ярсуларны тышка чыгарып селкемәсәк идек. Без Аллаһы Тәгалә юлыннан барырга һәм үзебезнең кимчелекләребезгә, җитешсезлекләребезгә, начар гадәтләребезгә каршы көрәшергә тиешбез, шул вакытта бездә тынычлык, дуслык-татулык һәм шатлык булачак.


    Павел атакай район башлыгына ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте һәм аңа мәхәллә кешеләре ясаган кенәз хатыны Ольга образы төшерелгән икона бүләк итте. Шулай ук Казан төзелеш колледжы директоры Михаил Кузьминга да рәхмәтен белдерде, аның аркасында шул часовня пәйда булды да инде. Якташлары алдында чыгыш ясап, Михаил Дмитриевич болай диде:


    - Без Войкино торак пунктындагы кенәз Владимир хөрмәтенә төзелгән часовняны изгеләндергән көнне күптән көттек. Нәкъ менә бер ел элек безнең чишмәне изгеләндергәндә часовня төзү фикере туды. Павел атакай безгә фатыйхасын бирде, һәм без бер ел эчендә студентларыбыз белән бергә часовня төзеп тә куйдык. Район башлыгы Владимир Козонковка рәхмәт әйтәсебез килә, ул безгә барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм итте. Шулай ук төзелештә ярдәм итүләре өчен якташларыбызга һәм тирә-як авылларда яшәүчеләргә зур рәхмәт. Моның белән генә туктап калырга уйламыйбыз, планда - территорияне төзекләндерү һәм чишмәдә купель төзү.


    Район башлыгы төзелештә актив катнашкан Михаил Кузьминга, авыл кешеләре Анастасия Подгорная һәм Мария Паморовага Рәхмәт хатлары тапшырганда, әлеге изге эшнең авыл кешеләре ярдәме белән башкарылуын әйтте:


    - Әгәр бергәләп нәрсә дә булса эшләргә алынабыз икән, бу безнең бик яхшы килеп чыга. Ә анда яшәүчеләр, часовня буш тормас, диләр.


    - Без элек тә якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә чишмә янына җыяла һәм урамда гыйбадәт кыла идек, - ди Анастасия Подгорная. - Үзебезнең часовнябыз булуына бик сөендек.


    - Чишмә яны территориясен гел җыештырып, карын чистартып торабыз, - дип өсти Мария Паморова. - Быел кышын беренче тапкыр Хач мануда анда коендык та әле. Тиздән часовняга койма куячакбыз һәм ул тагын да матураеп китәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: