Заря
  • Рус Тат
  • Дога кыла беләбезме?

    Аллаһы Тәгалә мөэмин кешеләргә бер нигъмәт насыйп итте. Бу нигъмәт - догадыр. Югары Татар Майнасы авылы имам-хатыйбы Әдип ШАКИРОВның җомга вәгазе шул турыда иде.

    - Ләкин үзләрен мөселман дип санаган күп кенә кешеләр доганың бик тәэсирле булуына ышанмыйлар, аңа бик игътибар итмичә башларына төшкән төрле авырлыклардан бәлаләрдән чыгу юлын күрәзәче әби-бабайлардан, им-томчылардан, фал китабын ачучылардан, карта салып алдаучылардан эзлиләр, үтенәләр, акча яки кыйммәтле әйберләр биреп үзләренә ярдәм итүләрен сорап ялваралар, төрле юллар белән төрле кешеләргә барып баш ияләр. Үзләренә кирәкле ярдәмне алгач, рәхмәтләр яудырып, ул кешене җир йөзендә иң бөек дәрәҗәгә ия дип мактыйлар.


    Ләкин туганнар, бу ярдәм белән генә бәлаләр бетте, бүтән бәла килмәс дип кем әйтә ала? Берсе артыннан берсе килеп кенә тора бит ул, тагын китәбез күрәзәче әбиләрне эзләп, авылларга чабабыз, нинди диндәге кеше дип тормыйбыз, шул кешегә бөтен моң-зарыбызны сөйләп акчасыз калабыз. Кеше азаплана, чыгу юлын эзләп Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтен, малын бай кешеләргә ташый, ясалма диннәр тозагына эләккәнен сизми дә кала. Ясалма диннең үз эшеннән ләззәт, канәгатьләнү хисе ала торган фанатик затлары кешеләрне теләсә кайда сагалап тора. Җир асты юлы, трамвай-автобус тукталышы, башка җирдә дә андый шикле кешеләр аеруча күп чуала. Узып баручыларның диннәре, Аллаһы Тәгаләгә ышанулары, кайгы-хәсрәтләре белән кызыксынуны алар үзләренең максатлары дип саный.


    Әгәр кеше сөйләшеп китә икән, сезгә махсус китаплар бирә, җыелышларына чакыра. Туганнар, бу инде секта тозагына эләктем дигән сүз. Секталар бик күп төрле. Менә берсе - "Свидетели Иеговы" - дигәне, ул ясалма диннәрнең иң эресе. Җирдәге тормыш чүп, теге дөньяда барыбыз да яңадан яратылачакбыз, кебек сүзләр белән кешенең баш миен чистартып тора, малын-байлыгын алып тора, ә анда эләккән кеше минем догаларым кабул булды, кайгы-хәсрәттән котылдым дип уйлый. Шулай итеп, очы да, кырые да күренмәгән бу дөньяви мәшәкатьләрне кешеләр шул юл белән җайларга азапланып көннәрен, гомерләрен үз куллары белән үзләре юк итәләр. Инде вакытлар үтеп, бу бәлаләрдән арыган кеше гаепләр өчен кемне дә булса эзли башлый. Әлбәттә, инде гаепле итеп Аллаһы Тәгаләне сайлый. Тәкъдиремне Аллаһы Тәгалә шулай ясаган дип уйлый. Ләкин бу мөселман кешесе беренче адымын ясаганда ук ялгыш юлдан китүен иң беренче кешеләргә түгел, ә Аллаһыга гына мөрәҗәгать итәргә, дога укып ярдәм сорарга тиешлеген, мәчеттә җомга намазында гына булса да катнашырга кирәк икәнен аңларга да теләми.


    Без матур итеп рәхәттә, шатлыкта, мул тормышта яшәгәндә, чирләгәндә дә Аллаһы Тәгаләне искә алырга уйлап та карамыйбыз. Менә бер вакыт Раббыбыз безгә кайгы-хәсрәтен җибәреп, колларым мине искә төшермәсләрме, дип кисәтә башлый. Кеше беләме белмиме үз сүзләре белән ялвара башлый, иң беренче сүзе: "Әй, Раббым!"
    Туганнар! Бу инде безнең Аллаһы Тәгаләнең коллары икәнлегебезне күрсәтеп, буйсынып яшәргә кирәк икәнлегебезне ишарә итә, кыямәт көнне дә шулай Аның каршысында җавап тотачагыбызны әйтеп тора.


    Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: "Кем дә кем фәкыйрьлеккә төшеп аннан чыгу юлын кешеләрдән эзләсә, бу кеше, әлбәттә, фәкыйрь булып калыр. Ә инде бер Аллаһы Тәгаләгә генә мөрәҗәгать итеп ярдәм сораса, Аллаһы Тәгалә аңа хәерле ризыгын бирер". Аллаһы Тәгалә укыган догаларыбыз өчен дөньяда яки ахирәттә барыбер җавабын бирәчәк. Безгә бары тик чын күңелдән, эчебездән чыккан үз сүзләребез белән Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорарга гына, ихтыяр көчебезне җыеп бер Аллаһы Тәгаләгә буйсынып яшәргә кирәк.


    Ислам кануннарын исләренә төшерергә тырышып мин вәгазь сөйләгәндә алар: "Заманасы шундый, башкача яшәргә мөмкин түгел", - дип тиз генә бар гаепне заманага аударып, үзләрен аклап калалар. Туганнар! Замана үзгәрсә дә, ислам кануннары үзгәрми һәм үзгәрмәячәк тә, чөнки бу Аллаһы Тәгаләнең әмере. Бар шундый хәйләкәр кешеләр замана үзгәргән саен, яшәү рәвеше дә, кануннар да үзгәрергә тиеш дип уйлыйлар. Мондый ялгыш уйлары белән алар Аллаһы Тәгалә китабына каршы барганнарын сизми дә калалар. Замана үзгәрде дип Коръән Кәримдәге бер сүз дә үзгәрмәде бит.
    Туганнар! Без Коръәнне бик матур итеп укырга тырышабыз, әмма Коръән әйткәнчә эшләмибез. Мөхәммәт пәйгамбәребез с.г.в.не сөябез, ул күрсәткән юлдан читләтеп йөрибез. Шайтан безнең юлдан яздыручы дибез, ә эшләгән эшләребезне, кылган гамәлләребезне карасак, ул безнең иң якын дустыбыз икәнен күрәбез. Үлемнең тиздән килеп җиткәнен дә беләбез, әмма үлемгә бер дә әзерләнмибез, намазга йөрмибез, садакалар бирмибез, уразаны калдырабыз.


    Догаларыбызның кабул булуын теләсәк, күңелләребезне терелтеп, мәет булып яшәүдән котылыйк, без бит иртә белән Бисмилла әйтмичә торабыз, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын берсен дә үтәмичә, Бисмилла әйтмичә йокларга ятабыз. Мондый кешеләрне, туган да үлгән диләр. Пәйгамбәребез с.г.в.: "Дога кылу - гыйбадәтнең җедеге", - дип әйткән. Доганың кабул булуы һәм кабул булмавы мөһим түгел, иң мөһиме - догалы, намазлы булып яшәүдә. Әгәр дә кешенең сораган соравы аның өчен хәерле булмаса, кабул булмыйча, Аллаһы Тәгалә аны хәерлерәк бер әйбер белән алмаштырып куюы бик тә ихтимал. Шуңа күрә без догалы булып яшәргә тиеш. Сораган теләкләребез нинди генә булса да, Аллаһы Тәгалә аны колларына яраклы итеп кабул итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: