Заря
  • Рус Тат
  • Еллар – аның байлыгы

    Гатауллин Мәгъсүм Габдулла улын Югары Татар Майнасы авылында гына түгел, безнең Алексеевск районында да бик яхшы беләләр. Абруйлы, хөрмәткә лаек кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъсүм бабай 21 гыйнварда үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Аның хакында һөнәре буенча укытучы Гөлия ГАТАУЛЛИНА язып җибәргән. Аны сезгә тәкъдим итәбез.

    Балалык һәм Үсмерлек еллары
    Мәгъсүм бабай ишле гаиләдә үсә - алар 8 бала булалар. Әмма бик иртә әнисез калып, үги әни белән яшиләр. Бала чаклары ничек кенә авыр булмасын, ул җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары авылда эшли.
    ...Мәгъсүм бабай 1941 елның 22 июнь иртәсен бик яхшы хәтерли. Өлкәннәрнең күз яшьләрен һәм такмаклап елаганнары, ир-атларның пышылдап сөйләшкәннәре - барысы да хәтерендә. 1942 елдан башлап, ул өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли: атлар карый, җир сукалый, чәчә, заготконторага ашлык ташый. Шундый вакытта да кешеләрнең күңелләре катмый, йөрәкләре рәхимсезләнми, күңелләрендә рухи азыкка да урын кала. Авылга концерт белән артистлар - күптән инде гүр иясе булган Зифа Басыйрова һәм Гөлсем Сөләйманованың килүе Мәгъсүм бабайның хәзер дә хәтерендә. Яшь егет концерттан соң артистларны үгез җиккән арбага утыртып, күрше авылга -Урманасты Шунталысына илтә. Ул артистлар янында яхшы киеме булмавын, үзенең тышкы кыяфәтеннән унайсызланганын хәзер дә искә алып сөйли.

    Хәрби хезмәт
    Ул вакытта иң каты тапталган юл Биләр хәрби комиссариаты юлы була. Һәр көн аннан фронтка кемнәрнеңдер ирләре, абыйлары һәм уллары китә. Бу юлга аяк басарга Мәгъсүм бабайга да - ул вакытта 17 яшьлек егеткә - чират җитә. 1944 елда Биләр хәрби комиссариаты аларны Нурлат тимер юл станциясенә җибәрә. Аннан булачак сугышчылар терлек ташый торган вагоннарга утырып, Украинага юнәләләр. Берничә көннән ярым җимерек Севастопольгә килеп җитәләр. Палаткаларда яшиләр, көндез эссе, ә төннәрен салкын. Шунда ук янәшәдә снарядлар шартлый, ату тавышлары ишетелә. Яшь солдатлар бер тапкыр да мылтыктан атмыйча һәлак булалар. 1944 елдаМәгъсүм Гатауллинның «Молотов» крейсерында хәрби хезмәте башлана. Башта аны Кара диңгез флотының уку отрядына җибәрәләр. Ул уку отрядында артиллерист булырга укый. Берничә атна укыганнан соң «Молотов» крейсеренда матрос-артиллерист булып хезмәт итә башлый.
    «Молотов» крейсеры данлы сугыш юлын узган. Бөек Ватан сугышы башланган вакытта крейсер, Севастопольдә урнашып, Кара диңгез флотының һава чикләрен саклауны оештыручы хезмәт булып тора. Ул 1944 елда Севастополь оборонасында катнаша. Мәгъсүм Габдулла улы крейсерның гаскәрләрне һәм хәрби йөкләрне Севастопольгә ничек ташыганын, шәһәрдәге сугышчыларга артиллерия ярдәме күрсәткәнен бик яхшы хәтерли. Крейсер камалыштагы шәһәрдән яралы сугышчыларны, хатын-кызларны һәм балаларны алып чыга. Элеккеге матрос немец самолетларының гүләвен, крейсерны бомбага тотуларын, миналар шартлавын, немецларның шәһәргә омтылуларын тетрәнеп искә ала.


    Бүләкләре һәм хезмәтенең дәвам итүе
    Севастополь архивында кыйммәтле документлар арасында шәһәрне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә багышланган документлар аерым урын алып тора. Шул документларга кагылу һәрвакыт тетрәнү уята. 1944 елның 10 маенда бастырылган "Севастополь даны" газетасының беренче саны сакланып калган. Газетаның беренче битендә Севастопольне азат итүдә катнашкан гаскәрләргә Югары Башкомандующийның рәхмәте белдерелгән.
    Бөек Җиңү көнен Мәгъсүм Гатауллин «Молотов» крейсерында Кара диңгез флотының эскадра составында каршы ала. Сугышчан батырлыклары өчен ул орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Араларында Кутузов ордены, «Батырлык өчен», Петр I, Җиңү медальләре бар.
    Әмма сугыш тәмамлану белән Мәгъсүм Гатауллинның хәрби хезмәте тәмамланмый - ул тагын 12 ел Кара диңгез флотында хезмәт итә. Хезмәтен зенит җайланмасының вертикаль наводчигы булып дәвам иттерә. Ул намуслы хезмәте өчен бүләкләр һәм командованиенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Башта Украина комсомолы Үзәк Комитеты аны Мактау грамотасы белән бүләкли. Карточкасының «Поощрения» битендә бик күп язулар… Барлыгы - ундүртәү! Мәгъсүм Гатауллин хәрби бурычын үрнәк төстә үтәгәне өчен барлыгы ундүрт тапкыр билгеләп үтелгән. Арасында аеруча кадерлесе - Хәрби-Диңгез көчләре Башкомандующиеның рәхмәте. Кыскача язма: «Ялта-Сочи походында яхшы хезмәте өчен рәхмәт белдерелә. 19.08.1947 ел». 1947 елның 19 августында данлыклы вакыйга була. Кырымда ял итүче И.В. Сталин Кара диңгез флотының «Молотов» крейсерында Ялтадан Сочига кайта. "Ә бит бу минем тормышымда иң якты көн: мин ул чакта Иосиф Виссарионович Сталинны күрдем", - дип искә ала Мәгъсүм бабай.
    Бу хакта Кара диңгез флотының «Ватан флагы» газетасында язма бар. «Игелекле дан» дип аталган мәкаләдә хәбәрче В. Логвиненко, старшина Гатауллин М. үзенең үҗәтлеге, ихтыяр көче, диңгез хезмәтенә тугрылыклылыгы, үз-үзен камилләштерүгә омтылышы ярдәмендә мондый нәтиҗәләргә иреште, дип яза.

    Туган якка кайту
    Туган якка, туган туфракка мәхәббәте хәрби карьерадан көчлерәк булып чыга. 1957 елда Мәгъсүм Гатауллин туган якларына әйләнеп кайта. Бу вакытта аның гаиләсе була инде. Күп сынаулар аша узарга туры килә Мәгъсүм Габдулла улына һәм аның тормыш иптәше Лера Сәхап кызына. Алар дүрт бала табып үстерәләр. Һәрберсен тормышлы итәләр, үз урыннарын табарга булышып, мөстәкыйль юлга чыгаралар. Югалтуларсыз да булмый бу тормышта. Әмма бер-берсенә булган ышаныч, мәхәббәт, ихтирам барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итә. Авыл җирендә төрле хезмәттә сынала Мәгъсүм Габдулла улы. Кайда гына эшләсә дә, үзен намуслы, уңган, булдыклы кеше итеп таныта.
    Лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый. Югары Майна авылында мәчет төзүгә иң зур өлеш кертүче кешеләрнең берсе була. 1999 елда авылда мәчет ачылганнан соң авыл халкы аны бертавыштан имам-хатыйб итеп сайлап куя. Шул вакыттан бирле Мәгъсүм бабай Дин йортында халыкка хезмәт итә башлый. Майна авылы халкы гына түгел, ә тирә-юньнән, шәһәрләрдән кайтучылар да Мәгъсүм бабайга хәер-дога, киңәш сорап киләләр. Беркемне дә кире бормый ул. Хәзерге вакытта исәнлеге какшау сәбәпле, ул инде мәчеттә хезмәт итә алмый. Әмма аларның йортыннан кеше өзелми. Аның догасы, акыллы сүзе хәзер дә үтемле.
    Мәгъсүм Габдулла улын 90 яшьлеге белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары гына түгел, район җитәкчеләре дә килде. Алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, Алексеевск муниципаль районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Николай Глазунов, Майна авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гафиятуллин, районыбызның имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Михаил Константинов та бар иде. Һәркайсы Мәгъсүм бабайга җылы сүз, матур теләкләр, кайгысыз картлык теләде. Чынлап та, ул әле хәзер дә яшәгән көненә Ходайга шөкер итеп, бала-чагалар белән мәш килеп, тормышка мәхәббәтен югалтмыйча, авырлыкларга бирешмичә яши. Аның янында 60 елдан артык икесенә бер язмыш белән яшәүче тормыш иптәше Лера Сәхап кызы. Ул гаиләдә җылылык һәм мәхәббәт, иминлек һәм тынычлык атмосферасын булдыручы кеше. Авылда Гатауллиннар гаиләсе үзенең ныклыгы, бер-берсенә булган тугрылыгы, үзара хөрмәте белән билгеле. Аларның хезмәткә мөнәсәбәте, тормыш рәвеше, үзара аңлашу, балаларга һәм кешеләргә игътибарлы карашы һәркемгә үрнәк булып тора. Шуңа күрә алар хөрмәткә һәм абруйга лаек кешеләр.
    Районыбыз мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Мәгъсүм бабай турында болай ди:
    - Мәгъсүм бабай - районыбызның төпле аксакалы. Ул максатчан, яшәү ямен тоеп, авылдашларына, тирә-күрше авыллар кешеләренә, ераклардан Биләргә килгән кешеләргә шушы төбәкнең ак йөрәкле бабае булып 26 ел дини хезмәт күрсәтте. Тәүлекнең кайсы гына вакытында килсәләр дә, үзенең төпле киңәшләрен биреп, үзендә булган тормыш тәҗрибәсеннән чыгып та һәрвакыт кешеләргә ярдәм кулын сузды ул. Эшендәге төгәллеге, җаваплылыгы башкаларга да үрнәк булып торды. Гошер сәдакаларын җыеп, картлар, ятим балалар йортларына, шәкертләргә тапшырды, зират өсләрен җыештырганда үзе башлап йөрде. Ул бүген дә үз өстендә эшли. Аны котларга барган көнне аның Коръән укып утыруын күргәч, ифрат та шатландым. 94 яшьлек апасы белән чәй эчкәндә аларның тәмле телле, зирәк фикерле, тормышны яратып яшәргә омтылулары мине бик сөендерде. Хәзрәтебезгә Алексеевск мөселманнары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән киләчәктә дә матур гомер итүен, бетмәс-төкәнмәс энергия, телендә - Аллаһы Тәгалә сүзе, кулында Аллаһы Тәгалә китабы - Коръән булуын телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: