Заря
  • Рус Тат
  • Гомерләр үтә икән ул...

    Кайгыммы син, бәхетемме? Бәлки, хатам, ялгышым? Ни булса да булган инде - Синдә бөтен язмышым. Зур Тигәнәле авылы мәдәният йортында зөбәрҗәт һәм алтын туйларын бәйрәм итүчеләрне сәламләү матур бер гадәткә әйләнгән. Авыл җирлеге оештырган бүгенге кичәнең менә шундый шигырь юллары белән башланып китүе дә очраклы гына түгел. Бүген бирегә шундый...

    Һәр тату гаилә кабатланмас бер чәчәк бәйләме кебек. Андый гаиләдә игелеклелек, олы хисләр вакыт хөкеменә бирелми. Гел бергә, кулга-кул тотынышып яшәгәндә генә хис-кичерешләр кешене канатлы итә, авыр чакларда сынмас-сыгылмаслык көч бирә. Моңа мисал итеп бәхетле пар - Садыйковлар гаиләсен китерергә мөмкин. Нургаен абый белән Гөлсем апаның язмышы башка яшьтәшләренеке кебек үк. Сугыш чоры балалары буларак, икесе дә хезмәт юлын яшьли башлаган алар. Гөлсем апа 14 яшеннән почтада эшләгән. "Ул вакытларда яңгыр явамы, кар-буран котырынамы - почтаны Биләрдән ат белән ташый идек", - дип искә ала Гөлсем апа. Алны-ялны белми халыкка газета-журналлар белән бергә ул вакытларда бердәнбер аралашу чарасы булган хатларны да вакытында хуҗасына илтеп тапшыру өчен тырыша ул. Шушы авыр да, мактаулы да хезмәтенә бер дә хыянәт итми - лаеклы ялга киткәнче почтада хезмәт куя. Ә инде Нургаен абый - сугыш ветераны. Аңа хәрби хезмәтне Венгриядә 1954-1957 еллардагы чолганышлар вакытында узарга туры килә. Ул күп тапкырлар Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. Армиядән исән-сау әйләнеп кайткач, шофер булып эшли башлый. Гөлсем апа белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Барысына да белем биреп, олы тормыш юлына озаталар. Балалары барысы да үз гаиләләре белән яши. Әби-бабайга җиде онык бүләк иткәннәр. Бүген ике оныкчыклары да үсеп килә.
    Җирлекнең икенче зөбәрҗәт пары Рәхимә апа белән Әхнәф абый Хәлиловлар да - эштән башканы белмәгән, башкаларга үрнәк күрсәтеп гомер иткән авыл уңганнары. Алар илгә өч бөркет үстергән әти-әни, алты оныкка һәм өч оныкчыкка яраткан дәү әти белән дәү әни. Дөньялары җитеш, тормышлары түгәрәк. Инде ике дистә елдан артык уллары Фәритнең гаиләсе белән бер түбә астында тату гомер кичерәләр. Рәхимә апа гомер буе аш пешерүче булып эшләгән. Тәмле ризыклары белән башта - бакча балаларын, ә аннары совхоз эшчеләрен сыйлаган. Әхнәф абыйның язмышы исә юллар белән бәйләнгән. Ул шофер булып эшләгәндә узган юлларның озынлыгы очсыз-кырыйсыз.
    Өченче парыбыз Флүрә апа белән Наил абый бер-берсен бик яратып, хөрмәт итеп һәм аңлашып яшәгәннәр. Флүрә апа - авылның танылган хезмәт алдынгысы. Ул гомере буе сыер савучы булып эшләгән. Һәрвакыт алгы сафта булган. Аларның гаилә архивында бик күп Мактау кәгазьләре саклана. Флүрә апа күп еллар рәттән социалистик ярышта югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен "Разумовский" совхозының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 1974 елда эшендә зур уңышларга ирешкәне өчен Мактау китабына кертелүе турында таныклык алган. Ә 1986 елда "Почет билгесе" орденына лаек булган.
    Ә Наил абый чын ир-егетләргә хас булганча, баштан авыл кулланучылар җәмгыятендә товар белгече булып эшләгән, ә аннары "Разумовский" совхозында механик һәм мастер-көйләүче булып хезмәт куйган.
    Аларның бергә яши башлауларына 50 ел гомер үтеп киткән. Алар күпме юл үткәннәр дә, күпме сулар кичкәннәр. Авырлыкларга бирешмичә, тормышны бер мактап, бер сүгә-сүгә алга барганнар, бер якты көн килер әле, дип өмет итеп яшәгәннәр. Бер-берсенә терәк, бер-берсенә кирәк булып, үзләренең генә түгел, туганнарының да кайгысын һәм шатлыгын уртаклашып, күңел җылыларын биреп гомер кичергәннәр һәм бүген дә шулай яшәүләрен дәвам иттерәләр. Әле тагын Наил абыйның авыру апасын да карап соңгы юлга озатканнар. Энеләре Фәритнең кызы Алсуны да үз балаларыдай карап үстергәннәр. Бүген туганнары да аларның шатлыгын уртаклашалар һәм котлыйлар.
    Дүртенче парыбыз Каудия апа белән Наил абый Мәрдәновлар да 55 еллык юбилейларын бәйрәм итәләр.Алар ике ул үстергәннәр, аларга төпле белем биргәннәр. Оныкларын үстерергә булышып, оныкчыкларының шатлыгын да күрәләр.
    Каудия апа 14 яшеннән урман кисүдә эшләгән. Аннары сыер сауган, 10 ел бозаулар караган, ун ел Чишмә авылында сөт заводында эшләгән. Лаеклы ялга почтадан киткән.
    Наил абыйның төп хезмәт юлы Бутлеров исемендәге совхозда механизатор булып эшләп узган. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган.
    Наил абый социалистик ярышта югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Татарстан өлкә комитетының, район хакимияте башлыгының, КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитетының, Бутлеров исемендәге совхозның күп кенә Мактау грамоталары, СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнгән. ТАССР Министрлар Советы һәм Профсоюзларның Татарстан өлкә комитетының "Социалистик ярышта җиңүче" билгесенә һәм күп кенә медальләргә лаек булган.
    Тату, тәртипле гаилә бу. Баштан Кызыл Чишмә авылында гомер иткәннәр. Аннан 2000 елда Зур Тигәнәледә өй салып, шунда күчеп яши башлаганнар.
    Бөтен бүләкләүләр юбилярларның балалары, оныкларының җыр-шигырь сөйләүләре белән үрелеп барды.
    Соңыннан аларны авыл җирлеге башлыгы Рашат Зарипов котлады:
    Хөрмәтле өлкәннәребез, - диде ул, - бүгенге яшьләргә яшәү маягы, хезмәт үрнәге булып озак еллар сау-сәламәт, парлы булып, бәрәкәтле гомер кичерегез, авылыбызның горурлыгы булып яшәгез.
    Бу сүзләрдән соң авыл мәдәният йорты директоры Дәнис Закиров "Гомерләр бергә үтсен" дигән җыр башкарды.
    Гомерләр үтә икән ул,
    Үтә дә китә икән.
    Күңелләр генә һаман да
    Нәрсәдер көтә икән.
    Кичә шул нотада тәмамланды. Бөтен халык канәгать булып, күп вакытка җитәрлек күңел күтәренкелеге, уңай тәэсирләр алып, өйләренә таралышты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: