Заря
  • Рус Тат
  • И, язмыш, язмыш...

    (Дәвамы. Башы газетабызның 18, 27 март һәм 8 апрель саннарында) Кадерле укучыларыбыз, әлеге мәкалә сезгә ошагандыр, сез аны көтеп аласыздыр, дип уйлап, Зәки абый Нәбиуллинның "И, язмыш,язмыш..." хикәясенең дәвамын озын-озакка сузмыйча бирүне дәвам иттерәбез.

    Аферист

    Ә эштә ул минем кабинетка кергәли, анда кереп йөрергә ярамаса да, ул кергәнгә мин дә, башкалар да әллә ни игътибар итми идек. Мин бүлек мөдире булгач, анда күп документлар һәм төрле кирәкле дарулар саклана иде. Бервакыт мин кайбер ирекле сатуда булмаган даруларның югалуын сизә башладым. Шәфкать туташыннан сорыйм. "Юк, белмим, мин санап, кул куеп алам бит", - дип ант итә. Баштан бу турыда беркемгә дә белгертмәдек, чөнки минем үземне гаепләрләр иде. Кем шундый җинаятькә бара икән? Ул кабинетны саклап бетереп тә булмый бит инде. Йозакларны алмаштырдык, бераз вакыттан янәдән югала башладылар. Андый даруларны алмас идек, ләкин алар безгә кирәк була.

    Кызым сөяркә?!

    Аннары өйдә дә ниндидер аңлашылмый торган хәлләр күренә башлады. Беренчедән, теге адәм һаман безгә килеп йөри, балалар белән аралаша. Кыз аның яныннан китми дә, китсә дә, көзге алдына гына, аңа теге төрле помадалар һ.б. алып килә. Малай да үзгәрде: тәртибе начарайды, кайчан көлә, кайчан күңелсезләнеп китә. Мин әйткәнне тыңламый, игътибарсыз, мәктәптә укуы "аксый" башлады. Ә мин аңламыйм, нәрсә бу, нинди шаукым суккан боларны?! Сорашып карыйм, ә алар үзләренең үзгәрүләрен берничек тә аңлата алмыйлар. "Күчеш чоры",- дип кенә җавап бирәләр. Кызга: "Кызым, син ят кешеләр белән алай бик якын аралашма, син бит әле яшь, аңламыйсың, - дип тә әйтеп карыйм. - Бәлки, ул начар кешедер, усал ният белән йөридер, сезне дә акрынлап начарлыкка өйрәтәдер", - дим. Ә кызым: "Син миннән көнләшәсең. Мин яшь, матур, ул мине ярата", - ди. Мин егылып китә яздым. "Кызым, гүзәлем минем, син нәрсә сөйләгәнеңне ишетәсеңме? Нинди мәхәббәт? Әле сиңа 15 яшь кенә бит, зинһар, елатма, рәнҗетмә мине. Күреп торасың, мин нинди бәхетсезлекләр, стресслар кичердем. Әле дә мине елатасыз, йә Раббым! Нинди хәл бу, нигә мине газаплыйсыз? Бирче миңа сабырлык, түземлек", - дим.

    Малаем

    наркоман?!

    Минем бәхетсезлегемә тагын бер проблема! Малаемның киемнәрен элеп куярга дип кулыма алсам, кесәсеннән берничә таблетка тәгәрәп төште. Алып карасам, ул - бездә югалган даруларның берсе. Мин баштан җайлап кына, йомшак итеп: "Улым, кадерлем, аларны кайдан алдың, нәрсә, син наркоманмы әллә?" - дим. Ә ул курку катыш: "Таблеткаларны бир, алар минеке түгел, алар бик кирәк", - дип миңа кычкырып, чын наркоманнар кебек бәйләнде. "Йә, Раббым! Нишләргә миңа, мине газиз балаларым елатып үтерәләр!" - дип кычкырып елыйм. Аннары минем башка суккандай булды, исемә төште: "Бу бит теге аферист эше. Кызымны - бозыклыкка, ә малаемны урларга, наркотикларга өйрәткән. Мин моны болай гына калдырмыйм, үлгәнче көрәшәчәкмен җинаятьчеләр белән", - дип елыйм. Малай әйтә: "Син кайдан беләсең ул икәнен, синең дәлилең юк", - ди. "Улым, - дим, - мин хәзер барам да, аның турында барысын да сөйләп бирәм. Аны төрмәгә ябачаклар, ә сине балалар колониясенә озатачаклар. Син аңа булышкансың, менә ни өчен ул синең белән дус булган. Син аңа минем беренче ачкычны да, икенчесен дә биргәнсең, ә ул дубликатын ясаткан да, кирәк вакытта ачып, дарулар урлаган. Ә син ул таблеткаларны мәктәптә, урамда малай-шалайга саткансың, аның өчен сиңа срок бирәчәкләр, син шул турыда уйлый беләсеңме?!"

    Икенче көнне теге "медик"ны күреп, барын да әйттем. Ул миңа кычкыра, куркыта башлады: "Син кем соң, сиңа кем ышансын, син бит хыянәтче хатыны. Үзең урлагансың да, кызың белән йөргәнгә көнләшеп мине гаеплисең!" - дип минем авызны томалады. Шуннан соң мин йозакларны тагын алмаштырдым да, беркемгә берни әйтмичә, шулай калдырдым. Чөнки, дөрестән дә, нигә ул турыда элегрәк әйтмәдең, дип, мине гаепләрләр иде. Әгәр дә ревизия ясап тикшерсәләр, ул югалган дарулар ачыкланыр иде. Ә монда бөтен гаеп миндә генә булып чыга, теге адәм барын да белеп, уйлап эшләгән, оятсыз! Шактый вакыт узды, теге эшкә дә, өйгә дә килеп йөрми, дарулар да югалмый, Аллага шөкер!

    Шул вакыйгалардан соң бераз тынычланып, эшләп йөри башладым. Малаем укый, үзен бик яманламыйлар иде әлегә. Ләкин кызым мине елатты. Ул миңа: "Әллә син үзеңне җиңдең, дип уйлыйсыңмы? Ул монда йөрми, ләкин без башка җирдә очрашабыз", - дип әйтеп салмасынмы. Мин телсез калдым, берни дә әйтә алмадым."Йә, Ходаем, ник мине шулай сыныйсың икән? Нинди генә ярамаган гамәлләр кылдым, нинди генә гөнаһларым бар икән?" - дип елыйм. Шунда искә төшә: мин бит Аллаһка ышансам да, намаз укымыйм, сәдака бирмим, өемдә Коръәнем дә юк, аны бит укый белмәсәң дә, өеңдә чиста урында кадерләп сакларга кирәк, диләр. Моны истән чыгарырга ярамый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: