Заря
  • Рус Тат
  • Кыенлыклар ныгытты араны

    Узган якшәмбедә район ветераннар оешмасы рәисе Шамил Кашшаф улы Мөлеков хатыны Зөлкәрия Хизбулла кызы белән алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның гаиләсе һәрчак тату, хезмәт сөючән һәм нык булуы белән башкалар өчен үрнәк була, ә бит уйлап карасаң, ул катлаулы заманда олы тормыш башлап җибәрү бер дә җиңел булмагандыр. Шамил кече...

    Узган якшәмбедә район ветераннар оешмасы рәисе Шамил Кашшаф улы Мөлеков хатыны Зөлкәрия Хизбулла кызы белән алтын туйларын билгеләп үттеләр.

    Аларның гаиләсе һәрчак тату, хезмәт сөючән һәм нык булуы белән башкалар өчен үрнәк була, ә бит уйлап карасаң, ул катлаулы заманда олы тормыш башлап җибәрү бер дә җиңел булмагандыр.
    Шамил кече яшьтән техникага тартыла, аның бу мавыгуында абыйсы Рәфкатнең йогынтысы зур була, чөнки ул елларда туганы бер цилиндрлы нефть двигателенә хезмәт күрсәтә. Кечкенә двигатель көннәр буе шакылдап эшли: әле тегермән канатларын, әле электродинамоны әйләндерә, еш кына су суырта. Малай көннәр буе абыйсы яныннан китми. Шуңа күрә 14 яше тулуга колхозга эшкә урнашырга ниятли, механизмнарга якынрак булыр өчен үзен ындыр табагына алуны сорый.
    Яшь егеткә армия дә күп нәрсә бирә: хезмәтне яратырга, үзенә йөкләнгән эшне төгәл башкарырга өйрәтә, ихтыяр көчен ныгыта. Ә иң мөһиме-хезмәтенең соңгы елында ул ныклы белем туплый: теләгәннәр өчен югары уку йортына керү мөмкинлеге ачыла.
    Хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы буларак, Шамил армиядән срогыннан алда, 1961 елның июлендә кайта. Шуңа күрә дә Казан авыл хуҗалыгы институтына керергә ниятләгән егет калган аз гына вакыт эчендә бик тырышып имтиханнарга әзерләнә. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге бушка китми, конкурс зур, бер урынга 12 кеше туры килүгә карамастан, беренче омтылыштан ук студент була. Уку аңа авыр бирелми, кызыксынучан егет материалны җиңел үзләштерә. Ә инде икенче курста, ягъни 1962 елда язмышын сөйгәне Зөлкәрия белән бәйли. Вакыйгаларның мондый борылышыннан соң укуы бераз үзгәрә, атнаның өч көнен яраткан хатыны янында үткәрсә, өч көнен лекцияләр тыңлый. Ләкин бернинди кыенлыклар да комачаулык итә алмый: яшь ир хәтта Ленин стипендиаты була. Нәтиҗәдә институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлаучы буларак, аңа киләчәктәге эш урынын сайлап алу хокукы бирелә. Һәм ул үзенә беренче көннәрдән үк өлкән инженер вазыйфасын тәкъдим иткән туган "Разумовский"совхозын өстен күрә. Ул терлекчелек биналарын механикалаштыру өчен җавап бирә, авыл хуҗалыгы машиналары буенча-механик, совхозның баш энергетигы булып та эшли. Ә инде 1971 елда, "Сельхозтехника"ның район берләшмәсе каршында яңа хезмәт-терлекчелек биналарын механикалаштыру хезмәте оештырылгач, аның җитәкчесе итеп күчерелә. Алга таба да, нинди генә постны биләмәсен, Шамил Кашшаф улы һәрчак үз бурычларына намус һәм җаваплылык белән карый.
    Сигез елдан соң ул "Сельхозхимия"нең район берләшмәсе рәисе итеп билгеләнә, ә 1983 елдан башлап-"Автотранс", 1986 елдан 1991 елга кадәр СХТ белән җитәкчелек итә. Шул елдан башлап район җитәкчелеге аны "Агропромэнерго" директоры итеп билгели. Моннан ул 63 яшендә лаеклы ялга китә...
    Зөлкәрия исә 1958 елда Урта Тигәнәле мәктәбен тәмамлаганнан соң туган авылында кала һәм сыер савучы булып эшли башлый. Шулай да инде август ахырында ук сигезьеллык мәктәп директоры аңа көтелмәгән тәкъдим ясый, кадрлар белән кытлык зур булганга, башлангыч сыйныфларда укытырга чакыра.
    Яңа эштә кыз бик күп проблемалар белән очраша. Өстәвенә балалар өчен "икенче әни" булу- бер, ә аларны укырга-язарга, санарга һәм күп кенә башка нәрсәләргә өйрәтү - бөтенләй башка нәрсә. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми һәм үзенә йөкләнгән вазыйфаларны аклау һәм яхшы укытучы булу өчен бар тырышлыгын куя. Акрынлап кына барысы да җайга салына, шуның өстенә әле ул елларда тәҗрибәсез кызны Гайшә Кәрим кызы Зарипова һәм беренче яраткан укытучысы Анна Егоровна Камалова кебек искиткеч остазлары шефлыкка ала. Киңәшләре белән генә түгел, ә бәлки методик материаллары белән дә булышалар. Һәм бик тиз уңышларга ирешә башлый. Хәтта мәктәп директоры һәм башка педагоглар да, Зөлкәриянең эшенә бәя биреп: "Сезнең урыныгыз мәктәптә, эшләвегезне дәвам иттерегез",-дип мактыйлар. Кызның эше үзенең күңеленә дә хуш килә. Ә озакламый ул тиешле белем алырга карар итеп, Казан педагогия училищесына укырга керә. Аны дүрт елда кызыл дипломга тәмамлый.
    Еллар уза тора. 1971 елда гаилә хәле буенча (ирен Алексеевск сельхозтехникасына күчерәләр) Зөлкәрия Хизбулла кызы эш һәм яшәү урынын алмаштырырга мәҗбүр була. Район үзәгенә килгәч, РОНОга башлангыч белем бирү буенча методист булып урнаша. Тагын яңа эш: мәктәпләрне тикшерү, белешмәләр, хисаплар, педсоветлар һәм күп кенә башкалар. Ләкин биредә дә ул үз кыенлыклары белән үзе генә калмый-аеруча авыр баштагы мәлләрдә үзенең бай тәҗрибәсе һәм һөнәри тәҗрибәсе белән мәгариф бүлеге мөдире Мария Григорьевна Андропова бүлешә. Ләкин Зөлкәрия Мөлекованы элеккечә мәктәп үзенә тарта, һәм ике елдан соң үз теләге белән 2нче Алексеевск урта мәктәбенә (ул чакта шулай атала иде) күчерелә, анда 30 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
    Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне, үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен район башлыгы, РОНО, ТР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, башлангыч сыйныфлар арасында кабинетны иң яхшы оформить итүдә һәм җиһазлауда беренче урын өчен Мактау грамотасы, педагогик тәҗрибәне ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату буенча максатка юнәлешле һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен Диплом, фән кабинетлары район смотр-конкурсында өченче урын өчен Диплом белән бүләкләнә. Аңа шулай ук РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, өлкән укытучы, укытучы-методист һәм "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән исемнәр дә бирелә. Ләкин Зөлкәрия Хизбулла кызы өчен санап кителгән бүләкләрнең иң мөһиме-укучыларның, ата-аналарның, мәктәп коллективының һәм адми-нистрациянең мәхәббәте һәм хөрмәте.
    Ирле-хатынлы Мөле-ковлар ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр, аларның барысына да югары белем алырга булыштылар. Ике кызы да әниләре эзеннән китте. Олы кызлары Дәлилә Мамадышта яши һәм эшли, ул-28 еллык стажлы укытучы. Кече кызлары Йолдыз да тормышын мәктәпкә багышлады. Уллары Эдуард республика башкаласында яши һәм эшли.
    Хәзер Шамил Кашшаф улы районның ветераннар советын җитәкли. Зөлкәрия Хизбулла кызы да актив тормыш алып баруын дәвам иттерә. Ул барлык вакыйгаларны белеп тора, аның мәкаләләре район газетасында еш дөнья күрә, шуның өстенә ул уңышлы гына компьютерда эшләргә дә өйрәнгән, бу аңа әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен тагын да күбрәк киңәйтергә булыша.
    Мөлековларның алтын туена иң якын һәм күп санлы туганнары җыелды. Аларның өе якты, ямьле һәм чиста булу өстенә алар кунакларны да ачык йөз белән каршылыйлар. Улы, кызлары, киленнәре, кияүләре һәм оныклары чын күңелдән кадерле кешеләрен бергә яши башлауларына 50 ел тулу белән чын күңелдән котлыйлар, аларга нык сәламәтлек, бары тик якты, шатлыклы көннәр, бәхет һәм иң изге теләкләр телиләр.

    Гөлнара ХӘМИТОВА әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: