Заря
  • Рус Тат
  • «Кыр почтасы» адресы белән Мәскәү яны

    Без совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 23 еллыгына һәм "кайнар нокта"ларда хезмәт иткән якташларыбызга багышланган мәкаләләр бастыруны дәвам иттерәбез. Бүгенге мәкаләбез-"әфганлы" Фәрит Әсәдуллин турында. -1980 елның көзендә армиягә алынган Фәрит Үзбәкстан ССРның Термез шәһәрендәге уку подразделениесенә эләгә, анда ягулык-майлау материалларын ташу машиналарын йөртүчеләрне әзерлиләр. Ләкин Әфганстанга гаскәрләрне керткәннән соң егеткә реактив-артиллерия...

    Без совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 23 еллыгына һәм "кайнар нокта"ларда хезмәт иткән якташларыбызга багышланган мәкаләләр бастыруны дәвам иттерәбез. Бүгенге мәкаләбез-"әфганлы" Фәрит Әсәдуллин турында.

    -1980 елның көзендә армиягә алынган Фәрит Үзбәкстан ССРның Термез шәһәрендәге уку подразделениесенә эләгә, анда ягулык-майлау материалларын ташу машиналарын йөртүчеләрне әзерлиләр. Ләкин Әфганстанга гаскәрләрне керткәннән соң егеткә реактив-артиллерия полкының транспорт-кору машинасы механигы-йөртүчесе һөнәрен үзләштерергә туры килә. Яңадан әзерләү ике атна буена "тәгәрмәч"ләрдә диярлек дәвам итте. Подразделение "Ураган" исемле залп белән ату җайланмалары белән коралланган иде, аларның ату ераклыгы 35 километрдан 75 километрга кадәр җитте. Бер җайланманың залпы берьюлы шахмат тәртибендә 12 километр мәйданны каплап алып, үз юлында бер генә тереклек иясен дә калдырмаган.
    Әфганстан территориясенә полк яңа, 1981 ел алдыннан кертелә. Подразделение Шинданд шәһәре янында Иран чигеннән-20-30, Союз чигеннән 180-200 километр ераклыктагы Герат провинциясендә урнашкан иде. "Иң куркыныч һәм истә калганы сугышның беренче көне булды,-дип искә ала Фәрит Кәрим улы.- Төнлә без самолет белән Кабулга килеп төштек һәм чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган палата лагерена урнаштык. Яңа елда сакчылар уяулыкларын йомшарттылар, күрәсең, һәм дошманнар лагерьга якын ук килеп җиттеләр. Безнең исә җавап уты ачар өчен хәтта автоматларыбыз да юк иде, ә брезент палаткалар пулялардан һәм гранаталардан берничәк тә сакламады. Нәтиҗәдә беренче төндә үк кайбер егетләр һәлак булды һәм күпләр яраланды, алар арасында Татарстаннан да алты егет бар иде. Без иптәшләребез белән бәхетле очрак аркасында гына исән калдык".
    Хәрби хезмәткәрләребез дошман өчен мишень булган мондый очраклар күп була һәм аларга, Ф.Әсәдуллин сүзләренә караганда, күнегүе авыр була.
    Совет солдатларына нигездә консервланган ризык ашатканнар, суны артезиан скважинасыннан файдаланганнар. Рейдлар, сугышчан операцияләр үткәргән вакытта коры паек, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, кайчак яхшырак та булып тоелган. Фәриткә андый рейдларда барлыгы дүрт тапкыр катнашырга туры килә. Иң беренчесе-өч айга, икенчесе-ярты елга якын, тагын ике "кыска" рейд берәр айга сузыла.
    Солдатларны даими төстә атулар һәм начар ризык кына хәлдән тайдырмый-әфган табигатенә җайлашу бик авыр була. Фәрит хезмәт итә торган подразделение диңгез өслегеннән 3000 метрдан артыграк югарылыкта була. Әгәр кышын көндезләрен +25 градуска кадәр күтәрелсә, төнлә исә ул кисәк кенә 5 градус җылыга кадәр төшә ала. Температураның болай үзгәреп торуы сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый, шуның өстенә яндыргыч кояш тәнне яндырып, тәндә кабарчыклар хасил була.
    Фәритнең әти-әнисе ике ел буена улларының күп кенә егетләр белән чит илдә булуы һәм аларны көн саен үлем сагалап торуы турында башларына да китермиләр. Чөнки рәсми рәвештә аларның часте Мәскәү янында урнашкан була-өйгә хатлар нәкъ менә шундый адрес белән килә. Туган илгә җибәрелгән теләсә нинди хәбәр җентекләп тикшерелә, шуңа күрә анда, кагыйдә буларак, хат саен таныш почерк белән "исән-сау һ.б." дигән сүзләр языла. Дөреслек егетләр туган якларына кайткач кына өскә калкып чыга.
    "Ләкин ерактагы Әфганстан җирендә күргән барлык газапларга да карамастан,-дип истәлекләре белән уртаклаша Фәрит Кәрим улы,- хәрби частьне ташлап киткәндә бераз моңсу булды. Без, Идел буеннан килгән егетләр, һәрвакыт бердәм булдык, хезмәт итү вакытында бик дуслаштык һәм сугышчан дусларыбыз белән аерылышу җиңел булмады..."
    Хәзер якташыбыз электрчы булып эшли, күптән түгел өй төзеде, хатыны белән бер ул һәм кыз тәрбияли.

    Гөлнара КӘРИМОВА әзерләде


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: