Кешеләр һәм язмышлар

“Кышын кошларны ашатыгыз!”

Зирекле урта мәктәбендә шундый исем астында башлангыч сыйныф укучылары өчен чара үтте.

Педагог-оештыручы Елена Топунова белән бергә балалар кышлаучы кошларның файдасы һәм кыенлыклар турында сөйләделәр. Икенче көнне үк малайлар һәм кызлар мәктәпкә җимлекләр белән килделәр, аларны ясарга әти-әниләре ярдәм иткән. Җимлекләрне мәктәп янына элделәр. Хәзер балалар канатлы дусларыбыз турында көннәр җылытканчы кайгыртачаклар.


Нет комментариев