Заря
  • Рус Тат
  • Мәрхүм Вәсилә Фәттахованың кызы Камиләгә ике яшь тулды

    Вәсилә Фәттахованың якыннары мәрхүм җырчының ВКонтакте челтәрендәге аккаунтын яшәтәләр.

    Вәсилә аккаунтында бер хәбәр барлыкка килде.


    "2017 елның 22 декабрендә безнең уртак тормыш коруыбызга 10 ел тулыр иде. 2015 елның 22 декабрендә кызыбыз Камилә туды...Аңа 2 яшь тулды". Хәбәргә Вәсиләнең ире Илгиз белән төшкән фотосы һәм Камиләне котлап килгән открыткалар беркетелгән.


    Хәбәр астында Вәсиләнең иҗатын сөючеләр Камиләне туган көне белән котлый. "Илгиз (Вәсиләнең тормыш иптәше - ред.), сез ничек түзәсездер, Вәсиләбезне югалту бик авыр. Камиләгә матур кыз булып үсүен телибез!" - дип язганнар. Вәсилә Фәттахова - Татарстанда һәм Башкортстанда танылган эстрада җырчысы. Ике ел элек бала тапканнар соң өзлегү нәтиҗәсендә вафат булды.


    Фото: vk.com/id20432793
    http://intertat.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: