Заря
  • Рус Тат
  • Олы шәхеснең күркәм бәйрәме

    Туган як... Күпләргә хас булганча, аның өчен дә әлеге төшенчә ул. Бу турыда фикерләгәндә уйлары яктырып китә, күңелләре хисләнә. Үзебезнең Тигәнәле чишмәсе, болын, тау битләре. Әле менә көз көне генә озаткан кошлары... Кошларда да кеше язмышлары, чит җирләрдән кайтып барышлары... Инде менә әйләнеп тә кайттылар. Сыерчыклар сайравы, казлар каңгылдавы... Әнә...

    Туган як... Күпләргә хас булганча, аның өчен дә әлеге төшенчә ул. Бу турыда фикерләгәндә уйлары яктырып китә, күңелләре хисләнә. Үзебезнең Тигәнәле чишмәсе, болын, тау битләре. Әле менә көз көне генә озаткан кошлары... Кошларда да кеше язмышлары, чит җирләрдән кайтып барышлары... Инде менә әйләнеп тә кайттылар. Сыерчыклар сайравы, казлар каңгылдавы... Әнә шушы матур хозурлыкка сокланып, күңеле белән кабат яшьлегенә кайтып, туган авылы урамы буйлап атлый. Туган авылына мәхәббәте аны әнә шулай туган нигезенә алып кайта.

    Чит җирләргә чык та гыйбрәт ал, ди халык. Гыйбрәт алыр өчен читкә чыгасы юк икән, алар янәшәбездә генә. 26 май көнне зур бәйрәм - республика, район, авылыбыз арасында зур хөрмәткә ия булган Зарипов Ралиф Кәрим улы үзенең 70 яшьлек юбилей тантанасын билгеләп үтте. Аның язмышы тулы бер китап язарлык вакыйгалардан гыйбарәт.
    Зарипов Ралиф Кәрим улы 1942 елның 1 февралендә зәмһәрир суык иртәсендә Хамматзариф улы Хамматкәрим белән Вазыйх кызы Зәйтүнә гаиләсендә 7нче сабый булып дөньяга килә. Ралиф дигән сүз-изгелек өләшүче, изгелек кылучы дигәнне аңлата. Димәк, әти-әнисе улларына исем кушканда ук бу бала изгелек кылып яшәсен, диеп, фатиха биргәннәрдер. Ралиф абый Ат елында Сукояр йолдызлыгында туа. Шуңа да аңа гомер буе ат кебек дөнья йөген тартырга туры килгәндер. Ул туган сугыш елларының авырлыгы, авылның кайсы гына йортына кагылмады икән. Ралиф Кәрим улына зур тигез гаиләдә үсәргә насыйп була. Аларның әтиләре Кәрим абый колхоз рәисе булгач, Ралифка, иптәшләренә дә булышырга, укуда да сынатырга ярамый. Үзеннән өлкән туганнарының да, әти-әнисенең дә йөзенә кызыллык китерми ул, мәктәпнең актив укучыларының берсе була. Башлангыч сыйныф укытучысы Даһия апа аның укуын һәрвакыт үрнәк итеп куя. Малай чакның рәхәтен белеп үсә Ралиф абый. Өчкүлне бер итеп, маймыч тоту дисеңме, Тигәнәле башы урманнарыннан җиләк-чикләвек җыеп әнисен шатландырулар, малайлар белән болында ат көткәндә, пешә-пешә көлгә күмелгән бәрәңге ашаулар дисеңме, кача-поса кызлар күзләгән чаклар - болар барысы да төш сыман балачак мизгелләре булып, шушы газиз туган авыл белән бәйле хатирәләр булып калган. Авылның Ташчишмәсе үзе генә дә бер легенда. Сусаганда йөгереп барып, Ташчишмәнең тешләрне сындырырлык салкын суын эчеп кайту да, үзе йөрәккә дәрт, тәнгә сихәт бирәдер сыман. Шул гаҗәеп табигать кочагында үсеп формалашкан тырыш, үткен малай авылда 7 сыйныфны укып, барлык фәннәрне дә үзләштергәннән соң Урта Тигәнәле авылына барып, урта мәктәпне тәмамлый.
    Хезмәт эшчәнлеген ул 1960 елда "Азнакайнефть" идарәсендә электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы буларак башлап җибәрә. 1967 елдан нефть һәм газ җитештерү машиналары һәм җиһазлары белгечлеге буенча Куйбышев политехник институтын тәмамлап кайткан егеткә Азнакай нефть идарәсендә механик, аннан участок начальнигы булып эшләргә туры килә. 1981 елда "Техсодействие" контрактының җитәкчесе буларак, Ирак республикасына җибәрелә. 1982-89 елларда СССР нефть һәм газ промышленносте министрлыгына караган Әлмәт шиннар ремонтлау заводының директоры була. Базар икътисады, үзгәртеп корулар чоры башлангач, завод тулысынча үзгәртелеп җиһазландырыла. Ралиф Кәримович 1989 елдан "Татнефтепром" берләшмәсенең баш инженеры, ә 1990 елдан генераль директоры вазыйфасына күтәрелә. 1995 елда ТР Президенты Указы нигезендә "Татанефтепром" ачык акционерлык җәмгыяте булдырыла. Ралиф Кәрим улы аның генераль директоры итеп билгеләнә. Утыз елдан артык җитәкчелек вазифасын башкарганда Ралиф Кәрим улы-югары профессиональ хәзерлекле, фән казанышларына таянып эшләүче, техник яктан грамоталы, абруйлы шәхес буларак танылды. Аңа фидакарь хезмәтләре өчен "Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе", "Россия Федерациясе ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре" дигән югары исемнәр бирелә. Эшендә оста оештыручы, идарә итүдәге проблемаларны тиз һәм оста чишүе, төптән бәяли белү сәләте аны 1999 елның иң шәп менеджеры дигән Россия конкурсының җиңүчесе итте. Озак еллар Ралиф Кәрим улы Әлмәт шәһәр советы депутаты булып торды. Ә 2004 елның мартында Татарстан Югары Советына үткәрелгән сайлаулар вакытында бер мандатлы 44нче Алексеевск сайлау округыннан ТРның Югары Дәүләт советына депутат итеп сайланды. Депутат булып эшләү чорында Ралиф абый авыл тарихында зур эз калдырды. Иң зур эшләрнең берсе авыл үзәгедә музей бинасы төзетте, авыл тарихын яктырткан "Олы юлда Олы Тигәнәле" китабын дөньяга чыгаруда ярдәм итте, мәктәп, китапханә, мәдәният йортын, мәчет бинасын төзекләндерүдә, авыл җирлегенең вак-төяк эшләрендә, бәйрәмнәр уздыруда зур өлеш кертте.
    Ралиф Кәрим улы хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә ышанычлы тугры ир, улларына үрнәк, кайгыртучан әти, оныкларына яраткан дәү әти. Ралиф абыйның хатыны Гөлсирә Ярулла кызы үз авылыбызның атаклы киез итек басучы Вальщиковлар нәселеннән. Яшьли бер-берсен белеп үскән яшьләрнең сыналган мәхәббәте гомер буе сакланып, хезмәтләренә илһам, үзләренә көч биреп яшәткәндер. Бүген дә алар яшь чакларындагы сыман гүзәл матур парлар. Әлбәттә инде, Ралиф Кәрим улының уңышларының 80%ы Гөлсирә ханымның тырышлыгыдыр. Эш аты кебек җигелеп тарткан ирнең дилбегәсен акыллы, гыйлемле, түземле хатын гына егәрли аладыр.
    Ралиф Кәримовичның уллары Рөстәм белән Рамил инде буй җитеп, акыл туплаган ир уртасы булган, югары белемле җитәкчеләр. Уллары янәшәсендә нәзакәтле киленнәр һәм бар нәрсәне дә белергә омтылучан тиктормас оныклар.
    Ралиф Кәрим улының бүгенге көндә 4 туганы исән-сау, авылда яшәүче 2 апасы һәм шәһәрдә 2 абыйсы бар. Ул туганнары өчен дә олы бер терәк. Бу гаилә бала чактагы кебек һәрдаим бәйрәмнәрдә, җәйге ялларда бергә җыелып яшьлекләрен, бала чакларын искә алалар, бер-берсенә ярдәм итәләр, киләчәккә планнар коралар.
    Юбилярның шушы кыскача биографиясе слайдлар ярдәмендә сөйләнелде.
    Ралиф Кәрим улын 70 яшьлек юбилее белән котларга районнан Р.Мифтахов, А.Трошина, авылыбыз җирлеге башлыгы Р.Зарипов, Урта Тигәнәледән Б.Шәйхетдинов, Казаннан концерт белән артистлар һәм башка кунаклар чакырылган иде. Ралиф абыйны юбилее белән котлап мәктәп укучылары да чыгыш ясадылар. Тигәнәле халкы Г.Камал исемендәге театр төркеменең Әсхәт Хисмәтов җитәкчелегендә үзешчән сәнгать концертын бик яратып карадылар. Бу концерт Тигәнәле кешеләре өчен Ралиф Кәрим улыннан зур бүләк булды. Әсхәт Хисмәтовны аеруча да халык ярата икән. Ул залдагы халык сораган җырларны башкарды. Юбилей туганнары һәм якыннары янәшәсендә "Алан" кафесында дәвам итте. Кыскасы, бу бәйрәм бик күңелле узды.
    Юбилейлы туган көнегез котлы булсын, Ралиф Кәримович! Узган гомерегезнең дәвамы куанычлы булсын, саулык-сәламәтлек үз канаты астына алсын. Гаилә иминлеге, мул, тыныч тормышта, исән-имин яшәргә язсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: