Заря
  • Рус Тат
  • Протоиерий Павел Чурашов алексеевскилыларны Раштуа һәм Яңа ел белән котлый

    Шушы шатлыклы коткару һәм бөек Раштуа бәйрәме көннәрендә сезне, кан-кардәшләрем, дөньяга коткаручыбыз Гайсә пәйгамбәр килү белән чын күңелдән котлыйм. Гайсә пәйгамбәр гади кеше булып туа, яслегә салына. Бөтен кешелек дөньясы өчен шушы бөек шатлык турында иң беренче булып гади көтүчеләр белә.

    Һәр христианның йөрәге шатлык белән тула, чөнки хәзер дөньяга Коткаручы килү турында борынгы кешеләргә биргән вәгъдә гамәлгә ашты. Без бүген искә төшермибез, ә шатлык тулы йөрәгебез белән бу вакыйганы бәйрәм итәбез, чөнки ул безнең һәркайсыбызга кагыла. Аллаһы Тәгалә һәр кешене Мәңгелектә коткарырга, тынычлык һәм шатлык бүләк итәргә тели. Еш кына без бу шатлыкны тоймыйбыз, чөнки кайчак кайгы, авырулар һәм аянычлы хәлләрне генә күрәбез. Ләкин иманыбыз безне бернинди хәлләрдә дә төшенкелеккә бирелмәскә, һәрвакыт безнең өчен, безне коткару өчен килгән Пәйгамбәр өчен шатлыкны сакларга өйрәтә. Гайсә шәкертләренең берсе: "Һәрчак шатланыгыз! Бертуктамый гыйбадәт кылыгыз. Барысы өчен дә рәхмәт әйтегез...", - дип чакыра (1Фес.5,16-18).


    Узган ел күпләребез өчен авыр ел булды, ләкин без гыйбадәт кылудан, аралашудан, хезмәттән һәм игелекле эшләрдән шатлык алдык. Узып киткән ел Чиркәү тормышында да, Ватаныбыз тормышында да истәлекле вакыйгаларга бай булды.


    Бәйрәм белән сезне! Гайсә пәйгамбәрнең туган көне белән! Яңа ел белән!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: