Заря
  • Рус Тат
  • Раштуа уты

    Алексеевск благочиниесенең барлык чиркәүләрендә җомгадан шимбәгә каршы төндә Раштуа гыйбадәтләре булып узды. Традиция буенча якты Раштуа бәйрәмен бистә кешеләре Воскресение чиркәвендә каршыладылар. Бәйрәм гыйбадәте алдыннан чиркәү капкалары өстендә Раштуа йолдызы кабынды, ишегалдында нәни Гайсә рәсеме төшерелгән кардан мәгарә ясалган, ә чиркәүнең үзендә чыршылар бизәп куелган иде. Ишек төбендә Маша Елдашова...

    Алексеевск благочиниесенең барлык чиркәүләрендә җомгадан шимбәгә каршы төндә Раштуа гыйбадәтләре булып узды. Традиция буенча якты Раштуа бәйрәмен бистә кешеләре Воскресение чиркәвендә каршыладылар.

    Бәйрәм гыйбадәте алдыннан чиркәү капкалары өстендә Раштуа йолдызы кабынды, ишегалдында нәни Гайсә рәсеме төшерелгән кардан мәгарә ясалган, ә чиркәүнең үзендә чыршылар бизәп куелган иде. Ишек төбендә Маша Елдашова файдасына хәйрия ярминкәсе оештырылган: мәхәллә кешеләре кулдан ясалган бүләкләр сатып алдылар.


    Бәйрәм гыйбадәте үзе төнге 11 дә башланып, төнге икедән соң гына тәмамланды. Алексеевскилыларны бәйрәм белән протоиерей Павел Чурашов котлады. Ул Патриарх Кирилл һәм Түбән Кама епискобы белән Чистай Парменының котлавын укыды. Бәйрәм гыйбадәтенә кеше күп килде. 200 дән артык иң чыдам мәхәллә кешесе ахырга кадәр калды.


    Раштуаны бәйрәм итү иртән дәвам итте. "Мотобратии во Христе" мотоциклчылары "Свет миру" правослау яшьләре һәм аларга килеп кушылган автосөючеләр белән бергә мото-авто узышында катнаштылар. Бистә урамнары буйлап йөргәндә алар кешеләрне бәйрәм белән котладылар. Моңа кадәрге еллардагыча, колоннаны, зәмһәрир суыктан да курыкмыйча, мотоциклчылар җитәкләде. Узышта катнашучылар кешеләрне күчмә чаң манарасыннан яңгыраган чаң тавышы белән сөендерделәр. Ә зур сәүдә комплексларына килүчеләрне Раштуа җыр-биюләре белән шатландырдылар.


    Шуннан соң чиркәү территориясендә Раштуа күңел ачулары булды. Бала-чага өчен "Свет миру" правослау яшьләре хәрәкәтендә катнашучылар сәхнәләштерелгән әсәр күрсәттеләр, күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.


    Балаларга салкын саф һавада туңмаска дәртле музыка, кайнар чәй, «Керамика-Маркет» һәм Алексеевск шәһәр җирлеге депутаты Наталья Гордеева биргән тәм-томнар булышты.

    Видео

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: