Заря
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: талпаннар!

    Табигать яшәрә. Аның белән бергә паразитлар да активлаша. Аларның күбесе кешегә зур зыян сала. Шундый куркыныч бөҗәкләрнең берсе - урман бете. Талпан энцефалиты дип аталучы, үзәк нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыруны нәкъ менә шул талпан китереп чыгара да инде.

    Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була.


    Урман талпаны язгы-җәйге талпан энцефалитын китереп чыгара. Бу инфекция - кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килүче, арка һәм баш миен зарарлаучы авыру. Ул гадәттә язын яки җәй көне, сирәк кенә көз көне очрый. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар. Язгы-җәйге энцефалитны йоктыру урыннары булып яфраклы агачлар үсүче карт урманнар тора. Якты урманнарда, коры наратлыкларда, гадәттә, талпан булмый.


    Бөҗәкләр сезне агачлар күп үскән урыннарда - паркларда, урманнарда көтеп сагалап тора. Тәнегезгә ябышып, кадалу өчен йомшак урын эзли (култык асты, чәч арасы, колак арты) һәм кан белән тукланып, үзе йөрткән инфекцияне кешегә күчерә. Кадалуны кеше сизми, чөнки бөҗәк авыртуны сиздерми торган матдә бүлеп чыгара. Талпаннар кешеләргә май-июнь айларында, кайсы елларда июльнең беренче яртысында да һөҗүм итә, шуңа күрә бу сезонлы авыру санала. Сентябрь урталарына кадәр бик сирәк күзәтелә.


    Шунысын онытмагыз: авыру кешедән куркырга кирәкми. Чир кешедән күчми, ул талпан тешләгәннән һәм зарарлы продуктлар, мәсәлән, чирле сыерлар һәм кәҗәләр сөте аша йога.


    Авыруның беренче билгеләре 7-12 көннән соң, кайчакта 1 айдан соң гына беленә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Талпан энцефалитының сирәк күзәтелгән кискен формасында температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе ихтимал. Кеше коса, аңы томалана. Гадәттә, кул-аяклар параличлана, кайчакта ул гомерлек булып калырга да мөмкин. Авыруның сиздермичә генә үтеп, хроник төс алуы да бар.


    Әлеге күңелсезлекләргә тарымас өчен табигатькә чыгучы һәркем саклык чараларын күрергә тиеш. Урманга кергәндә якаларны һәм манжетларны яхшылап төймәләргә, аксылрак кием кияргә (бөҗәк сезне сизми калырга мөмкин), күлмәкне - чалбарга, чалбарны итек эченә тыгып куярга киңәш итә. Урман бетләрен куркыту өчен махсус химик препаратлар да ярдәм итә. Аларны өске киемгә сибәргә кирәк. Инде урманга сәяхәтегез вакытында 3-4 сәгать саен бөтен тәнне тикшереп чыгу зарур. Аеруча култык асларына, колак яфракларына һәм артына, тәннең җыерчыклы урыннарына җентекле игътибар сорала. Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур. Ә инде андый мөмкинлек булмаса, талпанны үзеңә алырга туры киләчәк. Моның өчен ул кадалган урынга күп итеп май сөртергә кирәк була. Шулай эшләгәндә, талпанга кислород ябыла. Аннары сак кына бер яктан икенче якка селкеткәләп, талпанны тартып алырга кирәк. Сулыш алу тишекләре томалангач, бөҗәк кадалган урыныннан үзе үк чыгачак. Ныклап ябышкан талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Кулларны яхшылап сабынлап юып, бет булган урынны йод яки спирт катнашмасы белән чистартыгыз. Урманнан кайтканда тәнне генә түгел, киемнәрне, аннан алып кайткан предметларны да җентекләп тикшереп чыгу сорала. Талпан, гадәттә, муенга, умрау сөягенә, култык асларына, күкрәккә, кулларга, аркага, башның чәчле өлешенә, касыкка кадала.


    Талпаннан ничек сакланырга соң? Өс киеме бөтен җирне дә капларга, яка эләктерелгән булырга, чалбар балаклары итек кунычына тыгылырга, куртка яки күлмәк каеш белән буылган булырга тиеш. Муенны саклау өчен капюшон, башлык яки яулык файдалану яхшы. Урманда йөреп чыкканнан соң бөтен тәнне һәм киемнәрне җентекләп тикшерергә кирәк.


    Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдыру өчен еш кына вакцинация дә кулланыла. Вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә.


    Районда соңгы елларда талпан энцефалиты белән авыру очраклары күзәтелгәне юк. Урманчыларга, эшләре табигать белән бәйле һөнәр ияләренә исә профилактик прививкалар ясала.


    Альбина Вәлиева әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: