Заря
  • Рус Тат
  • Сәгать угы күчәрме?

    Илебез 2011 елдан бирле җәйге вакыт белән яши. Кышкы вакытны бетергәннән соң халык сәламәтлеге какшаудан, якты көннең кыска булуыннан зурлана башлады. Җәмгыятьтә кышкы вакытка күчү уңаеннан кызу бәхәсләр кабынып китте. Россия яңадан кышкы вакытка Сочида 2014 елгы Олимпия уеннары төгәлләнгәннән соң күчә башлаячак, дигән имеш-мимешләр дә йөри. Бу шулай булырмы-юкмы...

    Шәүкәт абый Камалов, Кыр Шунталысы авылы:
    - Вакыт алыштыру - иң уйланылмыйча эшләнгән эш. Җан ияләренең организмы аз гына үзгәрешне дә сизә һәм ул эзсез үтми. Табигать тарафыннан миллион еллар буена көйләнгән яшәү режимы бозыла. Ияләшеп була, диләр. Бу дөрес түгел. Бигрәк тә бу яшь организмда сизелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә (үз оныкларымнан чыгып әйтәм), баланы биш минутка иртә яки соң уяту да аның кәефен төшерә. Организмдагы мондый кире якка үзгәрешне барысы да аңлый, ләкин бу беркемне дә борчымый. Бигрәк тә психологларны, табибларны, укытучыларны. Сәгать күчерүнең зыяны турында күп язалар, ләкин бу суга сәнәк белән язган кебек кенә. Ул бигрәк тә кышкы айлар өчен уңайсыз, зыянлы, дияр идем мин. Нерв системасына, сәламәтлеккә тискәре йогынтысы зур.

    Гөлия, эшмәкәр:
    - Сәгатьне бер, хәтта ике сәгатькә артка күчерергә һәм шулай калдырырга кирәк. Кеше организмы бер-ике ай ияләшә. Бер тапкыр газапланасың да, аннары ияләшәсең. Кеше табигатьнең бер өлеше һәм табигать кешенең аның белән бер ритмда яшәве өчен тырыша. Ә без бу ритмны бозабыз. Иртән 9нчыда әле караңгы, ә кич белән алтыларда да караңгы. Кешеләр иртән эшкә караңгыда китәләр, караңгыда кайтып керәләр. Сәгать күчерүдән бигрәк тә аерым көн режимы билгеләнгән хроник авырулы кешеләр газаплана. Гомумән, бөтен кеше вакытында йокларга ятарга, вакытында йокысы туеп торырга тиеш.

    Клара апа Гыймадиева, пенсиядәге укытучы:
    - Мин җәйге вакыт белән яшәүгә бик нык каршы. Пенсиядә булганлыктан, үзем өчен кайгырмыйм: миңа кайчан торсам да, кайчан ятсам да барыбер. Тик менә мәктәпкә, балалар бакчасына йөрүче балалар өчен үзәгем өзелә. Аларны иртән йокыдан уятып алуы бик авыр. Мин, мәсәлән, бер гаиләне беләм. Аларның нәни кызчыклары балалар бакчасына йөри, аны йоклаган килеш күтәреп алып киендерәләр һәм бакчага алып китәләр. Ул анда гына уянып җитә. Аннан килеп, безнең Урта Тигәнәле авылында мәктәпкә балалар аз йөри. Өйдән чыгып киткәндә күзгә төртсәң күренмәслек караңгы була. Әле тагын нинди көн юк: кар-бураны, яңгыры-сазы, дигәндәй. Шундый хәлдә авылның бер очыннан икенче очына ул бала мәктәпкә ничек барып җитәргә тиеш. Әле тагын урам этләре дә каршы алса. Алар өерләре белән йөриләр. Баганаларда ут янмый, шуңа күрә ата-аналар балаларын фонарьлар тотып яисә машина белән мәктәпкә китерергә мәҗбүрләр. Ә бит безнең мәктәпкә башка авыл балалары да йөри. Аларны шул авыллардан барып җыеп алып, дәрескә китереп җиткерү өчен автобус шоферы автобусын ничәдә кабызырга тиеш була инде? Болай эшләп кенә электр утын экономияләп булмый. Киресенчә, ут күбрәк яна, чөнки иртән иртүк утны, ашарга җылыту өчен микродулкынлы мичне кабызасың, кич буе да ут гел янып тора. Монда экономия дигәннең әсәре дә юк.

    Фидания Гафиятуллина, укытучы:
    - Җәйге вакытта яшәү бигрәк тә укучылар өчен уңайсыз. Мин, укытучы буларак, шуны әйтә алам: бездә дәресләр 9нчы яртыда башлана. Бу вакытта көн әле ачылмаган була. Балалар йокылары туймаган килеш мәктәпкә киләләр һәм биредә үзләрен бик уңайсыз хис итәләр: пассивлар, сүлпәннәр. Алар эш ритмына тиз генә көйләнеп бетә алмыйлар. Язга таба болай да витамин җитешмәгәнлектән, сүлпәнлек күзәтелә. Аларга нагрузка да бик зур бит. Атнасына 40ар сәгать укыйлар. Алар өчен йокылары туймау фаҗига. Элек җәйге вакытка күчә идек тә, октябрь азакларында кышкыга кире кайта идек. Ул вакытта җиңелрәк иде. Җәй көне иртә таң атканлыктан, ул сизелмичә дә кала иде. Ә хәзер бик авыр.

    Урта Тигәнәле мәктәбе укытучысы Бәдертдин Шәйхетдинов та нәкъ шундый ук фикердә. "Экономия ягыннан караганда, әлләни зур файдасы бардыр, дип уйламыйм мин", - ди ул.

    Гөлчирә Кәбирова, сыер савучы:
    - Әгәр терлекләр турында сөйләсәң, алар мондый үзгәрешләргә бик сизгерләр. Мәсәлән, сыерлар. Сәгать күчкәч, атна буена савым җайланмый, аның һәрвакыт азаюын сизәбез. Терлекчелектә эшләүчеләргә дә бик авыр. Без хәзер эшкә иртәнге дүрттә барабыз, ә бит бу искечә ике дигән сүз. Җәен дә, кышын да йокы күрмибез. Сәгатьне бер тапкыр артка күчереп, бүтән уйнамасыннар иде. Күпме нерв, күпме исәнлек бетә бит.


    * * *


    Чыннан да, күпме кеше булса, шулкадәр фикер. Ләкин фикер ап-ачык сәгатьне артка күчерергә һәм гел шулай калдырырга дигән фикер кызыл җеп булып сузылып бара. Ә сезнең фикерләрегез нинди, кадерле укучыларыбыз? Сездән җаваплар көтәбез.

    Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: