Заря
  • Рус Тат
  • Тагын бер дебют

    Татар классигының популяр әсәрен экранлаштыру чын сенсациягә әйләнде. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ы экранда җанланды. Якташыбыз Гүзәл Сибгатуллина (Минакова) картинада төп рольне - авыл терапевты Галияне уйнады.

    Узган ялларда "Кама" кинотеатры яшь, талантлы режиссерның "Тапшырылмаган хатлар" картинасын карау өчен тулы тамаша залы җыйды. 30 нчы елларда язылган повесть безнең көннәргә туры китереп төшерелгән. Фильмны төшерүчеләр моны картинаның бик кечкенә бюджеты (3 млн. сум) белән аңлаттылар. Әсәр республиканың Биектау, Арча районнарында һәм Казанда экранлаштырылды. Авыл тормыш-көнкүрешенең яртысыннан күбрәген Биектау районының Зур Кавал авылында төшерәләр.Фильм япь-яшь хатын өстенә төшкән авыр сынаулар һәм тормыштагы кискен борылышлар турында сөйли. Героиняның авыр шартларда узган бала чагыннан соң фаҗигаләр белән тулы яшьлеге башлана. Ләкин бу сынаулар Галиянең рухын сындыра алмый. Ул алдына куйган максатына кыю бара һәм аңа ирешә дә, ә картинаның азагында гап-гади хатын-кыз бәхетенә ия була. Галия ролен башкаручы Гүзәлне фильм режиссеры Рөстәм Рәшитов очраклы рәвештә генә таба: Гүзәл кастингка үзенең улын алып килә, шунда көтмәгәндә: "Әйдә, син Галия бул", - дип аңа тәкъдим ясыйлар. "Галия белән минем тормышта охшаш чалымнар бар. Мин дә кечкенәдән әтисез калдым, әни белән үстем. Казанга укырга килгәндә дә кыенлыклар булды, туган йорттан читтә читен иде", - диде Гүзәл үзе. Ул табигатенә хас булганча, үз героинясы образына бик җиңел кереп китә. Ул үзе дә бит авылда, Алексеевск районының Ялкын авылында туып үсә. Әйтергә кирәк, Минакова бу фильмда талантының тулы палитрасын ачып бирә. Ул сәләтле генә түгел, ә сокландыргыч матур тавышка ия актриса да. Аның тавышы әлеге фильмның төп музыкасы булып яңгырый һәм "Тапшырылмаган хатлар"ның җанына әйләнә.


    Тамашачы моның вакыт белән чикләнмәгән тарих икәнен тойды. Шул исемдәге повестьнең хәзерге заманга яраклаштырылып төшерелүе бер дә комачауламый. Бу тамашачылар даирәсен киңәйтергә, хәзерге яшьләр күңелендә яңгыраш табарга мөмкинлек бирә.


    Фильм татарча сөйләшүче тамашачыга гына исәпләнмәгән. Рус телендәге субтитрлар - картинаның мәҗбүри элементы. Киләчәктә фильмга рус телендә дубляж ясалуы да планлаштырыла. Шулай ук аны актерлар үзләре тавышландыра.
    Картинаны төшерүчеләр белән очрашуда алексеевскилылар фильмны эшләгән яшь командага рәхмәт әйттеләр. Үз фикерләрен әйтергә теләүчеләрнең барысына да сүз бирелде. Гүзәл Сибгатуллинаны (Минакованы) яхшы белүчеләр дә аңа карата соклануларын һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Тәнкыйть тә булмады түгел. Ләкин бер генә гүзәл әсәр дә аннан башка узмый.


    "Тапшырылмаган хатлар" - "поп-корн" ашап карый торган кино түгел. Бу - аның геройлары өчен кайгырырга, кайбер урыннарында яшь тә түгәргә мәҗбүр итә торган тулы кыйммәтле нәфис фильм. Ул тарихыбызны, традицияләребезне, мәдәниятебезне саклап калу өчен бөтен күңелләре белән борчылучы кешеләр барлыгын күрсәтә. "Тапшырылмаган хатлар" командасы яшь, талантлы кешеләрдән тора. Гадел Кутуйный хатлары адресатына килеп ирешмәсә, Рөстәм Рәшитовның "Тапшырылмаган хатлар"ы үзенең тамашачысына нәкъ менә барып җиттте. Бу картинада якташыбыз Гүзәл Минакованың уйнавы да бик сөенечле хәл.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: