Заря
  • Рус Тат
  • Традицияләрне саклап

    Шимбә көнне туган як музеена районның чуаш милли-мәдәни үзәге делегатлары җыелды. Районның кеше саны буенча өченче милләт вәкилләре эшкә йомгак ясадылар һәм мәдәни үзәкнең яңа рәисен сайладылар. Үзәкнең яңа рәисе Чуаш Майнасы мәктәбе директоры Геннадий Федоров булды.

    Делегатлар Алексеевск районы территориясендә чуаш халкының үзенчәлеген һәм мәдәниятен саклап калу мәсьәләләрен тикшерделәр. Район авылларында нинди эш алып барылуы турында Николай Сторожев, Светлана Федорова, Татьяна Карпова, Елена Яковлева, Валентина Данилова, Анатолий Андреев, Нина Карпова, Григорий Тимофеев һәм Дарья Романова сөйләде.
    Язучы, җәмәгать эшлеклесе, районның мактаулы гражданы Михаил Петрович Константиновның чыгышы һәрвакыттагыча кызыклы килеп чыкты. Ул Чуаш Майнасы ветераннар советының эше турында сөйләде. Михаил Петровичның, олы яшьтә булуына да карамастан, мәдәният үзәгенең яшь катнашучылары белән эшләү өчен идеяләре һәм көче җитәрлек.
    Биләр авыл җирлеге башлыгы Александр Гайнуллинның чыгышы аерым бер кызыксыну уятты, ул Биләр җирендә чуаш халкының тарихы турындагы белемен уртаклашты.


    Савинск бистәсеннән Татьяна Кузнецова егетләрне армиягә озату традициясе турында сөйләде. Ул чакта егетләр авылларын калдырып киткәндә картлар янына кереп, алар белән хушлаша торган булганнар. Авыл башында булачак солдат, шәраб эчеп, стаканын җилкәсе аша ташлаган. Бу әгәр ул ватылмаса, егетнең хезмәте әйбәт узачак һәм ул өенә әйләнеп кайтачак, дигәнне аңлаткан. Әлеге авылда егетләрне армиягә хәзер дә шулай озаталар.
    Очрашуда авылда эш проблемасы күтәрелде
    .


    Җыелышта катнашкан "Сувар" газетасының элеккеге мөхәррире, Татарстан Республикасының Чуаш язучылары берлеге әгъзасы Николай Сорокин чуашларга һәм район җитәкчелегенә халык мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калу буенча актив эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук Татарстанда республикада яшәүче барлык халыкларны үстерү өчен шартлар тудырылуын да билгеләп үтте:


    - Республикада без 200 мең кеше. Хәтерегездәме, Татарстан Президентын сайлаганда сайлау алды материаллары арасында чуаш телендә язылган плакатлар да бар иде. Бу инде күп нәрсә турында сөйли. Хакимият безнең фикерне белә һәм исәпкә ала, чуаш мәктәпләрендә балалар ана телләрен өйрәнәләр, сәхнәдә чуаш җырлары яңгырый, бәйрәмнәр үткәрелә. Безгә бөтен яңалыкны шунда ук эләктереп алучы яшьләребез үткәннәрне дә кире какмаслык итеп эшләргә кирәк.
    Конференция азагында "Сувар" газетасы хәбәрчесе, Татарстан Республикасы Чуаш милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Ирина Трифонова чыгыш ясады һәм Алексеевск активистларын Татарстан Республикасы Чуаш милли-мәдәни автономиясенең Мактау грамоталары белән бүләкләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: