Заря
  • Рус Тат
  • Укытучы гына түгел...

    Районның мактаулы гражданы Ираида Павловна Брехованы алексеевскилыларның бер генә буыны белмидер. Бу очраклы гына түгел, чөнки әлеге ханым бөтен гомерен педагогикага багышлый. Ул укытучы һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшли. 20 сентябрьдә аңа 97 яшь тулды, ул бүген дә тулы тормыш белән яши, район, республика, ил яңалыклары белән кызыксына....

    Районның мактаулы гражданы Ираида Павловна Брехованы алексеевскилыларның бер генә буыны белмидер. Бу очраклы гына түгел, чөнки әлеге ханым бөтен гомерен педагогикага багышлый. Ул укытучы һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшли. 20 сентябрьдә аңа 97 яшь тулды, ул бүген дә тулы тормыш белән яши, район, республика, ил яңалыклары белән кызыксына.

    Баштан аңа карьера уңышы бик елмаймый-ерак Тобольскида яшәүче сөрелгән кулак кызына паспорт та бирмиләр, шуңа кайда да булса китү мөмкинлеге булмый. Тик үзенең холкы, укытучы буласы килү теләге көчле булу аркасында, Ираида ФЗӨне тәмамлый, фабрикага эшкә китә, анда акыллы кызны күреп алып, Тобольскиның балык промышленносте техникумына укырга җибәрәләр. Ираида Павловна: "Мин укытучылардан бик уңдым, бик белемле һәм кызыклы шәхесләр иде. Хәтта берсе элеккеге эсерлар партиясенең Үзәк Комитет рәисе иде".
    Техникумны тәмам-лагач, ул Новый Порт шәһәрчегеннән ерак түгел Ямалдагы йөзеп йөри торган балык фабрикасында лаборатория мөдире булып эшли башлый. Тик ул анда озак эшли алмый, йөзеп йөри торган станцияне көчле давыл утрауга алып ташлый. Берникадәр вакыттан соң, су үз хәленә кайта, ә фабрика корыда кала. Аны ябалар, ә хезмәт-кәрләрне тараталар. Шул чакта Ираида Брехова дус кызы киңәше белән Казанга (педагогика институтына укырга керергә дип) кузгала. Тик аны биредә өметсезлек көткән икән - ул "кирәкмәгән ке-ше" булып чыга һәм аны төрле сәбәпләр аркасында укырга алмыйлар. Тик бу аны туктатмый. Бер елдан соң, ихтыяр көчен туплап, барыбер укырга керә! Тик сөенече озакка сузылмый, 1940 елда уку түләүлегә әйләнә. Бушка бары тик бишлегә генә укучылар укый. Ә Ираида Павловна физикадан бер дүртлесе булу сәбәпле, бу категориягә эләкми. Финанс сәбәпләре аркасында ул читтән торып уку бүлегенә күчә һәм Алексеевск районының Балахчино мәктәбенә химия укытырга кайта.
    Биредә ул кырыс сугыш елларында эшли. 1942 елда мәктәп директоры фронтка китә һәм үз урынына Ираида Павловнаны калдыра. Шуннан соң 1946 елда аны Алексеевск урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бу чакта мәктәптә меңләгән бала укый, тирә яктагы барлык авыллардан укырга киләләр.
    50нче еллар ахырыннан 1970нче елларга кадәр Ираида Павловна мәгариф бүлеге начальнигы булып эшли. Ә бу вазыйфа бик җиңелләрдән булмый. Матди база начар: бары тик кайбер авылларда гына башлангыч мәктәпләр бар, кайсыберләре ике бүлмәдән генә тора. Алары да авария хәлендә. Речное авылы кешеләре елга буйлап агып килгән урманнан бүрәнәләрне тартып чыгарып, мәктәп бинасы төзегәннәр. Барлык мәктәпләр дә утын һәм күмер белән ягылган. Укытучылар укучылар белән бергә урманга утын әзерләргә йөриләр, хәтта кышын да. "Хәзерге рәхәтлекләр турында, без ул вакытта уйлап та карый алмый идек"-ди Ираида Павловна. Кадрлар мәсьәләсе дә кискен тора - югары белемле педагоглар саны бик аз була.
    "Барлык кыенлыкларга карамастан да районның педагогия коллективы һәм атап әйткәндә, 1нче Алексеевск мәктәбе җәмәгать башлангычларында үз теләкләре белән күп кенә өстәмә чаралар уздыра иделәр. Үзешчән сәнгать үсте. Бервакыт урта мәктәпнең укытучылар хоры республикада иң яхшысы дип табылды! Кем әлеге мәктәптә укыган, эшләгән барыгызны да мәктәпнең гасыр юбилее белән кайнар котлыйм, уңышлар телим".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: