Заря
  • Рус Тат
  • Укытучыма мәрсия

    Юл газабы - гүр газабы, диюләре хактыр. Бигрәк тә соңгы елларда юлларда күпме гомерләр өзелә! Менә үткән атнада да районны тетрәндергән юл фаҗигасе берьюлы авылыбызның ике кадерле кешесен-хөрмәтле укытучыбыз Фәүзия Миңгали кызы Рәхимованы һәм аның соңлап табып, чәчәктәй кадерләп үстергән кызы Лилияне арабыздан алып китте. Руль артында утырган Лилия Чистай...

    Юл газабы - гүр газабы, диюләре хактыр. Бигрәк тә соңгы елларда юлларда күпме гомерләр өзелә! Менә үткән атнада да районны тетрәндергән юл фаҗигасе берьюлы авылыбызның ике кадерле кешесен-хөрмәтле укытучыбыз Фәүзия Миңгали кызы Рәхимованы һәм аның соңлап табып, чәчәктәй кадерләп үстергән кызы Лилияне арабыздан алып китте.

    Руль артында утырган Лилия Чистай юлыннан авылга - Кыр Шунталысына борылганда арттан зур йөк машинасы (хак булса, шофер, йоклап киткәнмен, дигән) китереп бәрә дә, Алексеевск ягыннан зур тизлек белән килүче машинага китереп кыса. МЧС ярдәме белән гәүдәләрен машинадан аерып алганда Фәүзия апаның инде сулышы киселгән була, Лилия район сырхауханәсендә җан бирә. Узган ел да шушы урында авылның мөхтәрәм мал табибы, бар кешенең терлек-туарын дәвалап торган Гыймран абый Шиһабетдиновның гомере өзелгән иде. Биредә әледән-әле юл кырыена машиналар авып, тәгәрәп тора. Фаҗигадән гомерләр өзелә. Бәлкем, авылга борыла торган юл кырыена тизлекне киметүче билге куеп буладыр? Халык моңа бик рәхмәтле булыр иде. Ул юл күрше авылларга да китә бит, хәрәкәт тукталып тормый. Ә әлеге Казан-Оренбург трассасында КамАЗлар, фуралар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ажгырып чаба.
    ...Ә күңелнең югалтулар белән һич кенә дә ризалашасы килми. Узган ел алтын көз көнендә укытучымның хәлен белергә кердем. Хәттәли күленнән казлар куып кайта иде ул. Каңгылдашкан ап-ак казларны йортка керткәч, өйгә үттек.
    - Авыл өе шулай инде ул, гел карап торырга кирәк: ир-ат булмагач, һәр елны нәрсә дә булса эшләп куярга тырышабыз. Ремонт ясаттык әле, әнә, кабиналы душ та куйдырдык, - ди. Заманча яшисез икән, дигәч, бик күңеле булды.
    Алгы якка үткәндә:
    - Безнең гомер буе җыйган байлык шушы инде, - дип олы шкафка рәт-рәт итеп шыплап тутырылган китапларга күрсәтте. Әйе, Фәүзия апа бик зыялы һәм бай интеллектлы мөгаллимә иде. Хезмәттәшләреннән, бөтен рус классикасын укып чыккан кеше ул, дигәнне әллә ничә ишеткәнем булды.
    Тумышы белән ул Алексеевск бистәсеннән. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килеп, гомерлеккә яшәп калган авылы бу. Югары сыйныфларда ул безнең сыйныф җитәкчебез булды. Сабыр холыклы, ипле, үз фәнен тирәнтен белүе белән укучылар һәм укытучылар арасында ихтирам казанган мөгаллимә иде ул. Шактый еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде.
    - Бигрәк тә сугыштан соңгы елларда эш күп иде. Пропагандист та үзебез, стена газетасы чыгарып, фермага дежурга да йөрибез; җәен-көзен борчак чабу, гектарлап чөгендер алу, төнлә ындыр табагында эшләү дисеңме. Караклар колхоз малын урламасын дип, хәтта төннәрен чиратлашып, шакылдавыклар кагып йөри идек...
    - Фәүзия апа, ә сезнең хыялыгыз, чынлап та, укытучы булу идеме?-дим үзем дә сизмәстән.
    - Хыялым агроном буласы килү иде, - диде ул шулчак шаккатырып. - Сугыш чорында әни белән басуга урак урырга йөри идем. Шунда тарантаска утырып безнең янга агроном кыз килә иде, ул миңа шулкадәр матур булып тоела иде. Әнигә, мин үскәч агроном булам, дия идем. Мәктәпне тәмамлагач, Мурзихага эшкә киттем. Анда баржалар бушатабыз, элеваторга икмәк озатабыз. Эш бик авыр иде. Шуннан роно мөдире Ираида Павловна Брехова чакыртып алды. "Безгә грамоталы кешеләр кирәк", -дип ронога эшкә алдылар. Читтән торып югары белем алдым, шушы мәктәпкә эшкә билгеләделәр. Аннан инде башка һөнәрне күз алдыма да китерә алмадым - укытучы эшен бик яраттым. Хәзер дә сагынам мәктәпне, эх, бер генә көн барып укытсаң иде, дим...
    Фәүзия апаның сүзләре әле дә колакта яңгырап тора сыман. Шул арада ул чәен өлгертте, ә күзе һаман сәгатьтә иде - районга йөреп эшләүче бухгалтер кызын көтә. Лилия дә, хәзер кайтырга чыгам, әни, аннан, чыктым, аннан тагы, кайтып җитәм, әни, дип әллә ничә шалтыратты. Чәйне без өчәү күңелле итеп бергәләп эчтек. Үзем дә сизмәстән, бәйрәм табынына эләккәнмен. Алдагы көнне генә Фәүзия апаның туган көне булып, Лилия иртән бик мул итеп табын әзерләп киткән. Мин эштә чакны туганнар килер, бергәләп утырыгыз, дигән. Ризыкның төрлесе икенче көнгә дә калган. Аның һәр хәрәкәте әнкәсенә игътибар, хөрмәт белән сугарылган. Табында утырганда да бер-берсен кайгыртулары әллә каян сизелеп тора. Әни белән кызның шулкадәр якынлыгын, ихласлыгын, бер-берсенә бәйләнгәнлеген, дөресен әйткәндә, әле беркайда да күргәнем юк иде.
    - Менә бит Лилиям дә намазга басты, догалар укый, бергәләп ураза тотабыз, - дигән иде Фәүзия апа кызының изге гамәленә сөенеп. Мөгаен, Чистайга да Рамазан аенда ураза тотарга җимешен-хөрмәсен, башкасын җыйнап кайтырга дип барулары булгандыр.
    Озата чыкканда йортта торган өр-яңа машинага да күз төште. «Өйрәнеп киләм инде, исән-имин йөрергә язсын иде», - дигән иде дә бит Лилия...
    Фәүзия апа быел октябрь аенда 80 яшен тутырасы иде. Юбилеена зурлап берәр язма әзерләрмен, дигән идем. Күрәмсең, язмышның үз язуы... Ә Лилиягә 40 яшь туласы быел, яшисе дә яшисе иде әле аңа. Күрәмсең, бер-берләреннән калып яшәү мөмкин булмагандыр бу җаннарга.
    Ирексездән кулларым мәктәп альбомына үрелә. Әнә алар безне олы тормыш юлына озаткан кадерле мөгаллимнәребез. Тик араларында озак еллар мәктәп директоры булган, авыл халкының олы абруен казанган Гыймран абый Миңнеханов, башлангыч сыйныфлар укытучысы Әминә апа Назарова, япь-яшь килеш китеп барган бөркетләрдәй физкультура укытучыларыбыз Миңнегали Хамматгалиев, Рөстәм Әхмәтов, Бөек Ватан сугышын кичкән, үз вакытында колхоз рәисе булган, иң авыр елларда мәктәпне җитәкләгән Нургали абый Әхмәтов, төгәл фәннәр ханбикәсе Дилбәр апа Кыямова... бу якты дөньяларда юк инде. Югалтулар һаман арта бара. Әйе, тормышның үз кануннары. Хөрмәтлеләребезнең урыннары оҗмахта булсын. Алар безнең күңелләрдә һәрчак якты маяк булып, тормыш юлыбызны яктыртып торырлар.

    Надия ШӘЙХЕТДИНОВА. Казан - Алексеевск.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: