Заря
  • Рус Тат
  • Урманнарны сакларга кирэк

    Биләр урманчылыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров, район башлыгы Владимир Козонков, министрлык аппараты хезмәткәрләре, ведомствоара учреждениеләр хезмәткәрләре, урман каравылчылары катнашында киңәшмә узды.

    Киңәшмәнең темасы булып "Камааръягы шартларында утырту материалларын үстерү, урманнарны карап тору, агачларны кисү тәртибе, Федераль дәүләт урман күзәтчелеген тормышка ашыру, санитар-чистарту чараларын үткәрү торды.

    Безгә сөйләгәнчә, киңәшмә барышында катнашучылар хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы кабинеты, техник документацияләр белән таныштылар. Аннан соң, кунаклар Баганалы урманчылыгының питомнигын карарга юнәлделәр, 2017 елгы урман культураларының механик ысул белән ничек тәрбияләнүен карадылар.

    Шулай ук кискән кишәрлекләрдә имән агачын үстерү технологиясе белән, иске агачларны кисү тәртибе белән таныштылар. Моннан тыш, урманчылар усак агачы кишәрлекләрен, Чирмешән елгасы ярындагы үсентеләрне карадылар.

    Урманчылык җитәкчесе урынбасары Рамил Нуруллин әйтүенчә, семинар барышында урман хуҗалыгына кагылышлы күп кенә борчыган мәсьәләләр турында сөйләшенде.

    - Хәзер кешеләр зарланалар, урманнан үтеп булмый, ул бик корыган агач ботаклары белән чүпләнгән янәсе, -ди Рамил Равил улы. - Без хәзер хөкүмәттән шундый карар көтәбез, халыкка бу агачларны бушлай алып китәргә ярасын иде. Бу безгә урманны чистартырга ярдәм итәчәк.

    Һәр нәрсәдә чама кирәк. Мәсәлән, Европада урманнардан ял парклары һәм ял итү урыннары ясаганнар, анда сукмаклар салганнар. Нәтиҗәдә кошлар кырларга очып киткән һәм билгеле инде анда бит пестицидлар, кошлар һәлак булган. Шуннан проблемалар килеп чыга.

    Без урманнарны сакларга тиеш, анда чүп-чар тутырмаска, законсыз кисмәскә, -дип алексеевскилыларга мөрәҗәгать итте Рамил Нуруллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: