Заря
  • Рус Тат
  • Владимир Козонков, Алексеевск муниципаль районы башлыгы - Ураза гаете белән котлыйм!

    - Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге рамазан аеның тәмамлануы - Ураза гаете белән котлыйм! Бу бәйрәмдә Исламның күп гасырлык гореф-гадәтләре чагылдырылган, алар бүген җәмгыятьтә рухилыкны һәм әхлаклылыкны торгызу өчен аерым әһәмияткә ия.

    Бу - Бөек һәм мөбарәк Рамазан аена йомгак ясау көне. Дин тотучыларга аның таләпләре - төрле конфессия кешеләре өчен бердәй мөһим булган әхлакый чистарыну, яман уйлардан арыну, ялганнан һәм начар сүзләрдән, низаглардан һәм ызгышулардан тыелу.

    Районыбызда төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре күп еллар дәвамында бергә яшиләр һәм эшлиләр. Алексеевскилыларның үзләрен күпкырлы һәм бер бергәлек катнашучылары итеп кабул итүләрен телим.
    Ураза гаете һәр өйгә, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм муллык, тынычлык һәм иминлек алып килсен.

    Владимир Козонков, Алексеевск муниципаль районы башлыгы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: